поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
10.11.2011 Җәмгыять

Бәләкәйләр

БӘЛӘКӘЙ РӨСТӘМ

Кайдадыр сугыш иде

 

Безнең балачак тормышыбыз бүгенге балалар тормышыннан бөтенләй үзгә иде. Чөнки ул сугыш елларына туры килде. Шәһәр тормышының үз кыенлыклары булгандыр. Ә авылларда, әйтик, мин яшәгән авылда, кешеләр дә ач, маллар да ач иде. Әтиләребез сугышта, әниләребез көне-төне эштә. Без балалар ни теләсәк шуны кыланып яшибез. Менә тамак ач булу гына җанны кыйный. Бодай басуы саргайгач, хәлебез җиңеләя, басуга кереп утырабыз да башак уып итәкләребезгә бодай тутырабыз. Кырда учак ягып, аны табада кыздырып ашый башлыйбыз. Басуга керү куркыныч, колхоз бригадиры камчы тотып, атка атланып басу карап йөри. Безне күрсә, камчысы безнең аркага эләгә. Ул чакларда ашлык өлгергәч аны урып ындыр дигән урынга ташып сугалар иде. Әнкәйләр ашлык суга башлагач, безнең хәлләр тагы да яхшыра, алар учак ягып, бодайны мулданрак кыздырып безне ашаталар иде. Шунысы яман, бодайны кесәгә салып өйгә алып кайтырга ярамый, ә безнең өйдә дә ашыйсы килә.

 

Безнең Наил башлы малай

 

Әнә Наилнең әнисе итәгенә бодай салып кайтырга чыккан да, юлда тикшереп, бодаен табып, үзен төрмәгә яптылар. Наил авыл карамагында калды. Торуын ул бездә торды, әнкәй аны безгә алып кайтты. Наил бик уңган малай, маллар караша, бакча эшләрендә дә булыша.

 

Минем әткәй ни өчендер чормага шактый күп мал тиресе элгән, озак торып хәзер алар калай кебек каткан. Килде бит Наилнең башына бер уй:

 

—Без аларны ашыйк!—ди.

 

—Ничек?

 

—Йоннарын утта өтик тә, тиресен пешерик,—ди. Без шулай эшләдек тә. Тиреләрне ваграк кисәкләргә турап, сындырып, йоннарын утта яндырып, тиресен пешерә башладык. Ул ашның тәмлелеге әле дә хәтеремдә. Бик күп кафеларда, рестораннарда ашаганым бар, андый да тәмле аш ашаганым булмады кебек.

 

Ул елларда кешеләр генә түгел, маллар да ач иде. Бигрәк тә колхоз фермасындагы сыерлар ашарга сорап туктаусыз мөгриләр. Ул чакта сыерлар арасына чиләк-чиләк зурлыгындагы эре-эре тоз кисәкләре куялар иде.

 

Ни өчен куялар дигән сорауга җавапны да Наил уйлап тапты:

 

—Күп тоз ялагач, күп итеп су эчәләр. Эчләре тулгач, ашауны онытып торалар,—диде. Безгә дә тоз яларга киңәш итте. Без ул тозларны ялап карадык. Ләкин безнең алар арасында буталып, тозларын ялап йөрү сыерларга ошамады.

 

Үгез мине куып җитә алмады

 

Бер юньсез үгез мине фермадан куып ук чыгарды. Әй куды, әй чаптым. Киртә өстенә мендем дә, ферма йортыннан урам якка сикердем. Алданган үгез киртәләрне җимереп, мөгезенә киртә элеп урам якка чыкканда мин инде еракта, урамдагы каз төркемнәрен туздырып өйгә элдертә идем. Мин бүтән тоз яларга керми башладым. Ул чакта кибеттә йомырка кабул итәләр иде. Бер йомырка бирсәң, кибетче Котдус абзый өстәлдә яткан иске китаптан бер бит ертып ала да, шуңа бер уч тозлы кильки төреп бирә. Без малайлар шулай кесәләргә кильки тутырып елга буендагы чишмәгә чабабыз. Монда табигать матур, саф һава, яшеллек. Килькие дә нинди бит! Ялтырашып торалар—аша да аша гына. Бу инде сыерлар аяк арасында буталып тоз ялау түгел. Чыннан да, тозлы кильки ашап, күп кенә су эчкәч, ашыйсы килү бераз басыла сыман икән.

 

Ур-ра! Әткәйләр сугыштан кайта башлады

 

Беренче булып култык таягына таянып Равилнең әтисе Котдус абзый кайтты, кибетче булып эшли башлады. Икенче булып сул кулы кәкрәеп каткан Сәгыйть абзый кайтты, ул ферма мөдире булып эшли башлады. Өченче булып Туликның әтисе Колбин абзый кайтты. Көтәм—минем әткәй юк та юк. Наилнең әтисе дә, әнисе дә кайтмыйлар. Ул да аларны бик көтә.

 

Колбин абзый мукшы иде,

күп татардан яхшы иде

 

Колбин абзый сау-сәламәт кайткан, авылда шофер булып эшли башлады. Ул ындырда безнең әнкәйләр суккан ашлыкны машинасы белән авыл амбарына ташый. Кыр юлында Колбин абзый, әлбәттә, безне очрата, машинасын туктата, көрәк хәтле куллары белән безне берәм-берәм күтәрә:

 

—Татар малай, батыр малай!—дип безнең арт якларга шап-шоп сугып, машина әрҗәсендәге бодай өстенә ташлый:

 

—Кесәләрегезгә бодай тутырыгыз, тизрәк тутырыгыз!—ди.—Инде, әйдә, кайсыгыз төшә?—ди. Берәм-берәм күтәреп безне кыр юлына бастыра. Үзе бер уңайдан:

 

—Малай матур, күлмәк кыска, корсак зур!—дип, корсакларыбызга да шап-шоп суккалап ала.—Сез әнә тегендәрәк чокырда мине көтегез, монда авыл бик якын, председатель күрер!—ди. Без кесәләребезне өйдә бушатып, чокырга ашыгабыз. Тиздән Колбин абзыйның ындырдан авылга кайтып килүче яшел машинасы күренә. Тагын:

 

—Малай матур, күлмәк кыска, корсак зур!—Һәм шап-шоп башлана. Безнең янда кызлар булганда, Колбин абзый аларның яулыгына бераз бодай төреп бирә.

 

Безнең дә ипи ашаган чак булды

 

Без хәзерге балалар кебек теләсә кайсы вакытта авыз тутырып ипи ашый алмый идек шул. Шулай да ипи ашаган чак булды. Җиләк-җимеш өлгергәч, йә җиләк, йә шомырт, йә карлыган җыеп, аны сатарга стансыга барабыз. Ул безнең авылдан унбиш чакрым читтә. Анда барып җиткәнче төш вакыты җитә. Узучылар вагоннардан төшеп, безнең алып килгән җиләк-җимешләребезне сатып алып бетергәнче кич тә була. Җыелган акчаларыбызга һәркайсыбыз ипи сатып ала. Менә шуннан соң утырып, авыз тутырып ипи ашыйбыз. Инде унбиш чакрым араны кире кайтырга кирәк. Кайтыр юлыбыз—олы юл буенда, бераз куркабыз да. Безнең авыл аша узучы машиналар безне утыртмыйлар, һәр шофер мукшы Колбин абзый кебек яхшы түгел шул. Юлыбызның урман аша узасы урыннары да бар. Наил алдан бара, ул курыкмый: «Әтием дә юк, әнием дә юк, мине бүре ашаса да ярый,—ди.—Ипи тутырган капчыгымны гына асып китәрсез, кызларга бирерсез»,—ди.

 

Без кайтыр юлга кузгалуга караңгы төшә башлый. Төнлә юлыбыз мазарат кырыеннан да уза (урыс зиратын безнең якта ни өчендер «мазарат» диләр иде). Безнең якта, җитмәсә, шундый риваять бар. Имеш кайчандыр бу юлда төнлә мазараттан чыгып бер абзыйны шунда сөйрәп кертеп җеннәр кыйнаганнар, абзый таңгача кычкырып ярдәм сораган. Җеннәр абзыйга типкәлиләр, өстенә менеп бииләр дә: «Бүген төнлә учак ягып сине кыздырып ашыйбыз, без кеше итен яратабыз»,—диләр икән. Бервакыт абзый мазараттан чыгып кача алган, әмма җеннәр аны куып җиткәннәр дә, кире мазаратка кертеп, чишендереп, тәре баганасына бәйләп куйганнар. Инде җен балалары абзыйга таяклары белән дә төрткәли, суккалый башлаганнар. Аны кемнедер күмәргә килүче урыслар гына коткарган. Авылына кайткач, абзыйны танымый торалар икән, чөнки чәче ап-ак, тәннәре күгәреп беткән... Тагын әле урманнан узучы өч кешене бүреләр ашаган, юл буенда аяк киемнәре генә торып калган дигән сүз дә бар. Кыскасы, куркырлык та шул.

 

Без урманны чыккач, мукшы авылы Пүләй башлана. Инде Касады елгасы аша салынган ике күперне узасы да, аннан безнең Йолдыз авылы. Арабызда Такый исемле малай бар иде, ул бик оста җырлый, матур тавышы әллә кайларга яңгырый. Пүләйне узуга Такый авыл көенә җырлап җибәрә:

 

Сандугачлар да сайрамый, әллә инде көз микән?

Була диләр бәхетсезләр, әллә шулар без микән?

 

Бу җыр безнең исән-сау кайтып җитүне бөтен авылга хәбәр итә. Касады елгасы бу җирдә икегә тармакланып уза. Бер тармагы Пүләй ягыннан, икенче тармагы безнең авыл—«Йолдыз» ягыннан уза. Без кайтып килгәнне ишетеп өлгергән кызлар, Пүләт күперенә үк килеп, безне каршы ала. Авылда күпләр безне малай-шалайга санаса да, без үзебезне инде егетләргә санап йөри идек, чөнки колхоз эшләренә дә катнашабыз. Кичке клубны гөрләтеп без уйныйбыз. Уеннардан соң кызлар озаткалаган да бар. Бездәге кичке уеннарга хәтта Пүләйдән мукшы кызлары да килә. Пүләй безгә чакрым ярым ераклыкта. Әлбәттә инде, Пүләй кызларын да озатып куябыз.

 

Безне каршыларга килгән кызлар без алып кайткан ипиләрне алалар да, чыр-чу килеп Йолдыз күпере ягына—авылга йөгерәләр. Хәзер алар бер якты өйгә керәләр дә, бирегә килмәгән кызларга да өлеш чыгарып, ипиләрен тигезләп бүләләр инде.

 

Менә шулай үтте безнең балачак.

 

    

 


БӘЛӘКӘЙ РӨСТӘМ
Казан утлары
№ 11 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»