|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
06.05.2026 Тарих
Милли музей «Серләр саклаучы: Кабан күле» күргәзмәсе белән таныштыра (ФОТО)Казан зооботаника бакчасының тарихы 1806 елда, профессор Карл Фукс Император Казан университеты каршында ботаника бакчасына нигез салгач башлана. 1830 елда бакча Урта Кабан күле буена күчә. Беренче директор Александр Бунге вакытында архитектор Михаил Коринфский проекты буенча таш оранжерея төзелә. 1841 елга коллекциядә 4 000гә якын үсемлек төре була. Гражданнар сугышы елларындагы җимерелүләрдән соң, бакчаны торгызу эше 1924 елда «Табигать сөючеләр» түгәрәге көче белән башланып китә. Ботаника бакчасы белән беррәттән, Казанда Зоология бакчасын төзү буенча да актив эш алып барыла. Ул 1925 елның 3 ноябрендә ТАССР Үзәк музее ишегалдында ачыла, ул вакытта анда 54 хайван була. 1931 елда зоопаркны ботаника бакчасы белән берләштерәләр. Бу бик сирәк күренеш: Россиядә һәм элеккеге СССРда мондый берләшмәләр юк, ә дөньяда андый зооботаника бакчалары уннан да артмый. Зооботсад тоткынлыкта туган көрән аю балаларын табигатькә кайтару буенча фәнни эше белән дан казана – бу дөньяда тиңе булмаган тәҗрибә иде. Шулай ук ак аюларны үрчетү методикасы эшкәртелә. 1979 елдан 1996 елга кадәр биредә 15 ак аю баласы дөньяга килә. Бүгенге көндә коллекциядә хайваннарның 140тан артык төре (4 000нән артык үрнәк) һәм үсемлекләрнең 1 000нән артык төре (якынча 11 000 үрнәк) бар. «Замбези елгасы» дип исемләнгән Африка хайваннары һәм үсемлекләре экспозициясе – бакчаның аеруча зур горурлыгы.
Фотолар Милли музей фондыннан. Материалны күргәзмә кураторы, фәнни-экспозиция бүлегенең кече фәнни хезмәткәре Полина Желябина әзерләде.
--- |
Иң күп укылган
|