|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
06.05.2026 Шоу-бизнес
"Болай буласын белсәм икән ..."Гөлназ Асаева авариядән соң машинасын барып күргән. Башкортстанның атказанган артисткасы, танылган җырчы Гөлназ Асаева үзенең социаль челтәрләрендә 28 февральдә юл-транспорт һәлакәтенә эләккән машина торышын күрсәтте. Кадрларга караганда, машинаны тергезеп булмаячак, дип яза "Кызыл таң".
"Машинада калган әйберләрне алып кайттык. Әгәр мин бу машинаны алган вакытта, барысы да нәрсә белән бетәчәген белгән булсам икән... Бәләбәйгә барып кайттык, зыян күрүчеләр белән күзгә-күз очрашу булды. Әлегә тикшерү алып барыла, мин руль артында йөрүдән читләштерелдем", - дип язган җырчы.
Фото: социаль челтәрдән.
Резида Валитова |
Иң күп укылган
|