поиск новостей
Көн мәзәге
  • Кыз: Сөйгәнемне ничек кире кайтарырга?
    Хатын: Иремне ничек әнисенә кире кайтарырга?
    Әби: Сталинны ничек кире кайтарырга?
Бүген кемнәр туган
  • 10 Май
  • Камил Фасиев (1919-2005) - галим
  • Рәмзия Закирҗанова - актриса
  • Алия Кәлимуллина - актриса
  • Рамил Муллин - дәүләт эшлеклесе
  • Мәликә Гыйльметдинова - хәйрияче
  • Гариф Галиев (1903-1985) - язучы
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
  • Сдам 1 ком квартиру в Салават Купере 1. 19000+комун+5000 депозит. Квартире есть кровать,стир машинка шифоньер, на кухне есть еще диван 89030629849
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
  • Эретелгән хәләл ат мае сатыла. Казан. 89063227505 (телеграмм)
Архив
 
06.05.2026 Дин

Корбан бәйрәмен үткәрү һәм гает намазын уку тәртипләре билгеле

Татарстан мөфтияте Корбан бәйрәмен үткәрү һәм гает намазын уку тәртипләрен раслады. Нисаб күләме, корбан чалу урыннары, бәйрәм уңаеннан оештырылачак чаралар, СВОда булган якыннары өчен чалынган корбан, хатын-кызларның корбанга карата җаваплылыгы... Матбуган конференциясендә бу һәм башка сорауларга ачыклык керттеләр.

Гает намазы

– Корбан гаете ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә. Быел ул 27 майга туры килә. Республиканың барлык мәчетләрендә гает намазын кояш чыгып 30 минут узгач укырга тәкъдим ителә, – диде Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр эшчәнлеге буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров.

Казан шәһәре мәчетләрендә Корбан гаете түбәндәге тәртиптә узачак:

2:15–3:15 – иртәнге намаз, Коръән уку;

3:15–3:45 – гает вәгазе;

3:45 – гает намазын уку;

3:55 – гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу.

Нисаб күләме

Быелга корбан чалу өчен нисаб күләме, бөтен әҗәтләр һәм чыгымнардан тыш, 100 000 сум дип билгеләнде. Ул 595 грамм көмеш бәясенә тиң. Шул рәвешле, мөселман кешенең кулланылмый торган 100 мең сум акчасы булса, аның өчен корбан чалу мәҗбүри санала. Әҗәт һәм чыгымнардан тыш дигәндә, кешенең асыл хаҗәтләре күз алдында тотыла. Ягъни ашарга бер көнлек ризыгы, кияргә киеме, яшәргә түбәсе булса, 100 мең сум акчасы гына түгел, кулланмый торган өстәмә милке булса да, корбан чалу тиешле. Ирләргә генә түгел, хатын-кызларга да кагыла бу. Нисаб күләме туры килсә, корбанны һәр ел чалырга тиешбез.

Корбан чалу

Бәйрәм намазыннан соң корбан чалу башланып китәчәк. Әлеге эшләр махсус корбан чалу урыннарында 3 көн – 27, 28, 29 майда узачак. Корбан чалу 29 майда кояш баеганчы, 20:13 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Казанда корбан чалу өчен махсус 17 мәйданчык билгеләнгән: «Гадел», «Ризван», «Тынычлык», «Әл-Мәрҗани», «Апанай», «Иман нуры», «Котдус», «Билал», «Казан нуры», «Салихҗан», «Фатиха», «Рамазан», «Мәүлид», Әхмәтзәки», «Җомга», «Бистә нуры» мәчетләре, «Корбан бәйрәме» комплексы.

Бәйрәм чаралары

Бәйрәм булгач, ризыгы, муллыгы да янәшә йөри. Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарда балалар, гаилә бәйрәмнәре узачак. Катнашучылар өчен төрле бәйгеләр, эстафеталар, милли уеннар, спорт чаралары, мәдәни программа каралган. Кунакларны пылау, коймак, тәм-томнар, чәй көтә, дип вәгъдә итә оештыручылар. Сәүдә нокталары да эшләячәк.

Хаҗ кылу

16 май көнне республикадан беренче 4 төркем изге сәфәргә кузгала. Быел Татарстаннан 1800 кеше Корбан гаетен хаҗда каршы алачак. Бу квота 2024 елдан бирле үзгәрмәгән инде. Һәр төркемне тәҗрибәле хәзрәтләр һәм табиблар озата барачак. Татарстаннан хаҗилар белән бергә барлыгы 20 табиб юлга чыга.

Татарстан Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы Булат Мөбарәков журналистларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Корбанга нинди хайваннар чалынырга тиеш?

Дөяләр, сыерлар, үгезләр, сарыклар чалына. Сарык чалган очракта, алты айлыгы да ярый дип ялгышалар. Алты айлык бәти гәүдәсе белән бер еллык сарык зурлыгына ирешкән очракта гына ярый. Әмма моны тәҗрибәле, бу мәсьәләне белүче кешеләр генә билгели ала. Йоны алынган булу-булмавы корбанның дөреслегенә тәэсир итми. Әмма алынмаса, хәерлерәк.

– Корбан чалу ялгыз хатын-кызларга да мәҗбүриме?

Монда хезмәт хакына каралмый. Корбан көннәрендә кулында булган милеккә карап хәл ителә. Милке нисаб күләменә җитә икән, аңа корбан чалу ваҗиб.

– Балалары, ирләре СВОда булган әти-әниләр, хатыннар ир кеше өчен корбан чала аламы?

Хәрби хезмәттәге ир кеше моны үзе сораса, чала алалар. Әмма корбан чалу – һәр кешенең шәхси җаваплылыгы. Һәр кеше беренче чиратта үзе өчен чалырга тиеш. Икенче чиратта гына башкалар өчен дә чалса була.

– Мәрхүм исеменнән корбан чалырга ярыймы?

Шулай ук иң беренче чиратта исән кеше үзе өчен чалырга тиеш. Мәрхүмнең чалынмаган корбаннары булса һәм туганнары аны базар бәясе белән каза кылырга теләсә, корбан бәясеннән сәдака бирелә.

– Гаиләнең 200 мең сум акчасы булса, ире дә, хатыны да чалырга тиеш буламы?

Ваҗиб булган корбан – шәхси гыйбадәт. Намазны ничек үзебез өчен укысак, корбан да шулай чалына. Элек бөтен милек, хуҗалык ир кеше кулында иде. Ир корбанны үз исеменнән чала да гаиләсенә багышлый. Ләкин чалган вакытта барыбер үз исеменнән чалырга тиеш. Хәзер акча хатын-кыз кулына да керде. Аллаһ рөхсәт иткән дәрәҗәдә алар да финанс ягыннан мөстәкыйль. Әмма бу мөстәкыйльлек хокуклар гына түгел, җаваплылык та тудыра. Ир өчен ваҗиб булган әйберләр хатын-кызга да ваҗиб.


Алсу Шакирова
Ватаным Татарстан
№ --- | 06.05.2026
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы