|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
06.05.2026 Мәгариф
Тантаналы линейкаларда бу җырларга вальс биюне тыйганнарфРязань өлкәсендә укучыларга тантаналы линейкаларда чит ил җырларына вальс биюне тыйганнар. Моңа балаларның әти-әниләре зарланган. Рязань өлкәсенең Фомин исемендәге мәктәп укучылары бию өчен Стингның атаклы "Shape of my heart" җырын сайлаган булганнар. Хореографка акча түләп (һәм укучыдан – 5 мең сум, барлыгы 50 мең сум), берничә ай әзерләнгәннәр. Әмма мәктәп хакимияте унберенче сыйныф укучыларында гүзәллек хисен кырт өзгән... Чыгарылыш укучыларының ачы күз яшьләренә карамастан, җырны "Ландышлар" сериалыннан "Соңгы вальс" композициясенә алыштырганнар, шулай итеп балалар репетицияләрен дәвам иткән, бу юлы инде үзебезнең телдәге җырга... Шундый ук очраклар Ярославль һәм Тамбов өлкәләрендә дә булган, анда Тони Брэкстон һәм Уитни Хьюстон җырларына вальс биюне тыйганнар. Рязань өлкәсенең мәгариф министрлыгында бу хәлгә аңлатма биреп, мәктәпләр учреждениенең локаль актлары яки федераль законнар нигезендә чаралар контентына өстәмә таләпләр билгеләргә хокуклы, дип ассызыклаган. “Җырлар яшь нормаларына һәм традицион кыйммәтләр турындагы күзаллауларга туры килергә тиеш, аларда бер мәгънәле булмаган подтекстлар булырга тиеш түгел", – дип өстәгән чиновниклар. Mash МАХ-каналы язуынча, бу уңайдан илебез республикаларында яшәүчеләргә уңыш елмайган дисәң дә була. Татар, мари яисә бурят телләрендәге вальслар биергә рөхсәт ителә. Чыганак: lenta.ru
Әлфия Шакирҗанова |
Иң күп укылган
|