|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
05.05.2026 Тарих
Татар дәүләт филармониясеннән Бөек Ватан сугышы елларында яуга киткән артистлар турында ВИДЕОхатирәБөек Ватан сугышы башлангач, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бик тиз арада хәрби тормыш ритмына керергә мәҗбүр була. Штатлар кыскартыла, күп кешеләр армиягә алынганлыктан, зур коллективлар эшчәнлеге туктатыла. Халык уен кораллары оркестры таркала, фольклор кабинеты артистлары чыгышлардан тукталып тора. Сугыш һәм сугыштан соң беренче елларда Татар дәүләт филармониясенең директоры итеп Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле сәнгатъ җитәкчесе Зөләйха Әхмәтова (1941-1944) һәм күренекле композитор Җәүдәт Фәйзи (1944-1946) билгеләнә. Җырчылар, нәфис сүз осталары, биючеләр, баянчылар, скрипачлар тупланган концерт бригадалары оеша. Филармония бу афәтле елларда республика тирәсендәге госпиталь һәм хәрби бүлекләрдә 1700 гә якын шефлык концертлары оештыра. Артистлар 17 фронт бригадалары составында сугышның бик күп фронтларында концерт программалары белән чыгыш ясый. Филармониянең әйдәп баручы артистлары – җырчылар: Зита Измайлова, Галия Кайбицкая, Җәваһирә Сәлахова, Рәйсә Тимофеева, Разия Тимерханова, музыкантлар: Фәйзулла Туишев, Фәйзи Биккенин, Гани Вәлиев, Рокыя Ибраһимова, биючеләр: Зәйтүнә Феткулова (Ваһапова), Хәдичә Нуриева, Салих Әхмәров фронтның алгы сызыкларында үзләренең концерт номерлары белән Ватанны саклаучыларга күңел күтәренкелеге, көч-дәрт өстиләр. Алар да ялкынлы җырлары, иҗатлары белән сугышчыларга җан ризыгы биреп, җиңүгә рухландырганнар, Җиңүне якынайтуда үзләреннән өлеш керткәннәр. Үз чыгышлары белән сугышчылар да, җиңүгә омтылыш тойгылары уяткан, аларны көрәшкә өндәгән филармония артистларының шәхси архивлары, кулъязмалары шул хакта сөйли... Филармония артистлары Сәгыйть Алиев, Камил Басыйров, Гали Җәмлиханов, Фәйзи Садыйков, Шәриф Гәрәев, Нәзиф Сәлимов, Ильяс Якупов, Рәшит Гобәйдуллин, Габделхак Шаһиев, Мостафа Сәләхетдинов, Геннадий Гурфинкель, Николай Будрейко, Георгий Астапов, Рәйсә Волкова, Җәүдәт Айдаров, Николай Алексеев, Александр Бендецкий, Габдулла Рәхимкулов, Фәйзи Йосыпов, Георгий Астаповлар сугышның төрле фронтларына кулларына корал тотып дошманга каршы яуга китәләр. Материалны Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе музее мөдире Алсу Хәкимова туплады.
--- |
Иң күп укылган
|