|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
05.05.2026 Шоу-бизнес
Ильмира Нәгыймова Марат Яруллинга үзенең җырларын башкаруны тыярга җыенаИльмира Нәгыймова Марат Ярулллинга үзе иҗат иткән җырларны башкаруны тыярга җыена. Ул аларны барлык музыкаль мәйданчыклардан алуын таләп итәчәк. Ильмира мондый карарга Маратның үзе белән очрашкан дәвердә башка кызларның да башын әйләндерүен белгәннән соң килгән, дип яза "Интертат". Шушы көннәрдә Ильмира Нәгыймова дүрт ел Марат Яруллин белән очрашып йөрүен, ләкин бу елның гыйнварында бу мөнәсәбәтләргә нокта куюын сөйләгән иде. «Мин хәзер аңа үземнең җырларымны башкаруны тыярга уйлыйм. «Минем серем» һәм «Мәктәп еллары» җырларын барлык музыкаль мәйданчыклардан алсын», – ди Ильмира.
--- |
Иң күп укылган
|