поиск новостей
Көн мәзәге
  • Безнең җыелма команда, ниһаять, дөнья чемпионатына эләгәчәк! Бишәр “Сникерс” кәгазе җыеп тапшырган кешеләргә шундый мөмкинлек бирелде. 

Бүген кемнәр туган
  • 11 Октябрь
  • • Габделфәт Сафин - җырчы
  • • Венера Шакирова - актриса
  • • Рузилә Хәертдинова - җырчы
  • • Фирдәвес Әһлия - язучы
  • • Дамир Фәттахов - дәүләт эшлеклесе
  • • Рөстәм Гафаров - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
05.05.2026 Шоу-бизнес

"Бәлки, берәр кешегә кирәгебез бардыр әле дидем" - "Эссе" төркеме кире кайтырга уйлаган

“Нәрсә эшлим инде хәзер, мин бит сиңа һич тә кирәк түгел. Алсуга кирәк, Ләйсәнгә кирәк, Гөлназга кирәк, сиңа кирәк түгел!”– дип җырлаучы егетләр “Эссе” төркеме янә бергә!

Нияз Вәлиев белән Айрат Ильясов репетицияләрне башлап җибәргән. 2000 еллар башында бик популяр булган “Эссе” солистлары төркем таралгач үз юллары белән китте. Нияз Вәлиев – популяр җырлар авторы, аранжировкалар остасы. Ә Айрат Ильясов – танылган алып баручы, концерт программаларын ясаучы булды. Дистә елдан соң, егетләр янә бергә җыелганнар. Төркемнең яңалыклары турында Айрат Ильясов һәм Нияз Вәлиевтан белдек.

Айрат Ильясов:

– Социаль челтәрдә видеолар күрдем, репетицияләрне башлагансыз. Концерт куярга исәп бармы әллә?
– Чыннан да, репетицияләрне башладык. Иске җырларыбызны искә төшерәбез. 6 майга бер концертка чакырганнар иде, шуңа әзерләнәбез. Аннан мәҗлескә чакыручылар да булды. Быел ничектер уйлашып алдык та, Нияз белән берничә тапкыр күрештек. Өйдә ифтар үткәргән идек, аннан соң да сөйләшеп алдык. “Әйдә җырлап карыйк, бәлки, берәр кешегә кирәгебез бардыр әле”, – дидем. Шулай итеп, төркемне торгызырга булдык. Ике яңа җыр әзерлибез. Берсе – Казан турында. Икенчесе әлегә сер булып калсын. Сабантуйларда, мәҗлесләрдә, зур чараларда катнашырга исәп. Үзебезчә тырышабыз. Нияз җырларны ясау ягыннан бөтен нечкәлекләрне белә. Мин соңгы елларда  концертлар оештыру буенча күп эшләгәч, шул юнәлешне хәстәрлим. Әгәр халык, тамашачының ихтыяҗы булса, бәлки, киләсе елга концерт куярбыз. Ихтыяҗ булса, эшлибез инде.

– Сез бәхәсләшеп таралышмаган идегез бугай?
– Әйе, бәхәсләшмәдек. Бу ничектер үзеннән-үзе бетте. Учакка утын атып тормасаң, уты сүрелә. Безнең белән дә шулайрак булды. Яңадан җыелгач, яшьлеккә кайтып килгән кебек. Һәр артистның һәрбер җыры аерым тарих. Без дә шулай җырлап алабыз да, хатирәләргә биреләбез. Аллаһка шөкер, матур, күңелле мизгелләр күп булган. Тамашачылар да җырларыбызны тыңлап, бәхетле мизгелләрен искә төшерер дигән өмет белән эшлибез.

Нияз Вәлиев:
– Сәхнәгә кайту кыен түгелме? Соңгы елларда гел студиядә эшләдегез бит.
– Дөрес, инде күп еллар студияда эшлим: җырчыларга көйләр язам, аранжировкалар ясыйм, тавышларын яздырам. Бу эш көндәлек мәшәкатькә әйләнде. Тормышка ниндидер яңалык кертәсе килде. Моңа өстәп, артислар белән эшләү – ул гел компромисс, үзең теләгәнчә генә эшне башкарып булмый. Бу да төркемне торгызырга бер этәргеч булгандыр. 100%ка үзең теләгәнчә эшне башкару мөмкинлеге бар.

– Беренче репетицияләр нинди хисләр калдырды?
– Хәзер репетиция уздырыр өчен бик уңайлы бүлмәләр бар. Элек репетицияләр сәхнәдә, концерт алдыннан гына була иде.  Ул гына җитеп бетми шул. Тулаем, беренче репетиция бик күңелле узды. Киредән шушы мохиткә кайту рәхәт тә, кызык та.

– Яңа җырлар яздырасыз. Элеккеге “Эссе” стиле сакланачакмы?
– 15 еллап Айрат белән бергә җыр яздырганыбыз юк. Яңа җырлар яздырабыз, элеккеләрен дә яңартабыз. 15 ел узды бит, бар да үзгәрде. Безнең стиль дә әзрәк үзгәргәндер.

Илгизә Галиуллина
Шәһри Казан
№ --- | 05.05.2026
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы