поиск новостей
Көн мәзәге
  • Безнең җыелма команда, ниһаять, дөнья чемпионатына эләгәчәк! Бишәр “Сникерс” кәгазе җыеп тапшырган кешеләргә шундый мөмкинлек бирелде. 

Бүген кемнәр туган
  • 11 Октябрь
  • • Габделфәт Сафин - җырчы
  • • Венера Шакирова - актриса
  • • Рузилә Хәертдинова - җырчы
  • • Фирдәвес Әһлия - язучы
  • • Дамир Фәттахов - дәүләт эшлеклесе
  • • Рөстәм Гафаров - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
05.05.2026 Хәйрия

«Могҗизага өметләнәм»

Биектау районының Дөбъяз авылында гомер итүче Гүзәл Спиридонова ялгызы авыру бала үстерә. 3 яшендә догалар ятлаган, шигырьләр сөйләгән Булат кулына кашык тотып ашый да алмый. Утыртыр, яткырыр өчен дә кеше ярдәме кирәк.

– Без Үзбәкстанда яшәп, 1992 елда Суыксу авылына кайтып төпләндек. Ике ай да үтмәде, кинәт кенә әтиебез үлеп китте. Әнигә бик авыр булды инде, – дип сөйли Гүзәл. – 20 яшемдә Дөбъяз егетенә кияүгә чыктым. Бик озак балабыз булмады. Биш ел торганнан соң гына үземнең авырлы икәнемне белдем. Әмма бәхетем озакка бармады. Беренче улым үле туды. Ул чакта җанымның ничек бәргәләнгәнен үзем генә беләм. Әле ярый, янымда якыннарым, әнием булды.

 Бер елдан Гүзәл тупырдап торган тагын бер малай таба. Балага Булат дип исем кушалар.

– Улым бик тере булды. Укытучы булгач, мин аның белән бик иртә шөгыльләнә башладым. Теле дә тиз ачылды. Ике яшендә инде дөрес итеп җөмләләр төзеп сөйләшә иде. Өч яшендә догалар өйрәттек. Балалар бакчасында да аның матур итеп шигырь сөйләвенә сокландылар. Белмим, әллә инде күз тиде, йөгереп йөргән бала үзенең туган көне алдыннан авырып китте. Әни, минем аякларым авырта, диде. Хастаханәгә киттек. Анда барып җиткәнче, бөтенләй хәлсезләнде. Биектау хастаханәсендә бернинди диагноз куя алмадылар. Бик үтенеп сорагач, безне Казанга җибәрделәр, – ди Гүзәл. – ДРКБ табиблары да тиз генә эшнең нидә икәнен аңлый алмады. Тикшерә торгач, баланың үпкәләрендә авыру барлыгы ачыкланды. Табиб мине бүлмәсенә алып кереп, компьютердан улымның үпкәсенең сурәтен күрсәтте. Ап-ак булган. Күп тә үтмәде, улым комага китте. Үзе сулый алмагач, аны ИВЛга тоташтырдылар.

 Табиблар Булатның йөрәге белән үпкәсе арасында шеш барлыгын күреп ала. Әмма әлегә операция ясап булмаячагын, баланың аны күтәрә алмаячагын әйткәннәр.

– Яшәве икеле, диделәр. Ә мин көн-төн дога укыдым, бөтен танышларым улым өчен Аллаһыдан шифа сорады. Теләкләребез кабул булды – Булат күзләрен ачты. Шуннан соң аңа катлаулы операция ясап, теге шешне алдылар, – ди Гүзәл. – Инде бар да артта калды дисәк, тагын сынаулар көтеп торган икән әле. Хастаханәдә безгә ЛФК ясадылар. Балама шул ярамады, ахры, аның өянәкләре башланды. Бик озак җәфаландык. Табиб киңәшләрен тотып, үзем белгәннәрне эшләп, шөкер, бу авырудан котылып булды. Тик улым йөри дә, сөйләшә дә алмый. Шунысы сөендерә: ул бөтен нәрсәне аңлый, яхшы кешеләрне күрсә, елмая.

 Гүзәл бар тормышын улына багышлаган. Егетне атнага ике тапкыр өйләренә килеп укыталар. Булат быел 8 нче сыйныфта белем ала. Укудан соң әнисе аны Дәрвишләр бистәсендә урнашкан физик мөмкинлеге чикләнгән балалар түгәрәгенә алып бара. Анда  Булат бөтенләй балкып китә.

– Ирем белән аерылышсак та, баланы ташламый. Каенанам да бик әйбәт кеше. Гел ярдәм итеп тора. Хәзер әнием белән бергә яшибез. Булатны бергә үстерәбез, – ди Гүзәл. – Тормыштан зарлана алмыйм. Димәк, мин шушы сынаулар белән яшәргә тиеш булганмын. Улымны бик яратам. Ул да моны сизә. Әнә шуңа да бер дә иренмим, төрле бәйрәмнәргә дә алып барам. Мине өмет яшәтә. Бәлки бер могҗиза булыр әле. Баланы ничек бар шулай яратырга кирәк, кеше янына чыгудан куркырга ярамый. Алар да беркемнән ким түгел.

Гөлгенә Шиһапова
Ватаным Татарстан
№ --- | 05.05.2026
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы