|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
05.05.2026 Фаҗига
Ана дүрт баласы белән тереләй янып үлгәнСвердловск өлкәсенең Ленское авылында 7 квадрат метр мәйданда шәхси йортта янгын чыккан. Булган хәл нәтиҗәсендә биш кеше, шул исәптән дүрт бала һәлак булган, дип хәбәр итә РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк буенча Баш идарәсе. Янгынны тиз арада сүндергәннәр. Ведомствода янгынның сәбәбен хәзер гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сорау алучылары ачыклый, дип ачыклык керткәннәр. Свердловск өлкәсе прокуратурасы мәгълүматлары буенча, янгында 35 яшьлек хатын һәм аның 4 баласы һәлак булган. Аларга 16, 11, 9 һәм 8 яшь булган. Тикшерү бара.
Фото: видеодан скриншот
Лиана Ханмурзина |
Иң күп укылган
|