|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.11.2011 Җәмгыять
![]() Бездә дә бар “Черкизон”Матурлык корбаннар таләп итә. Әлеге хакыйкать Казанның тарихи ядкәрләрен саклап калу эшенә дә кагыла, күрәсең. Шушы көннәрдә башкаладагы базарларны да тәртипкә китерү турында сөйләшү башладылар. Ниһаять. Беренче чиратта Нариманов урамында урнашканы ябылачак, дип чаң сугарга керештеләр. Калганнарын исә түбә астына кертү турында карар әзерлиләр. Казанның тарихи үзәген саклап калу буенча башланып киткән эш көн саен яңа хәбәрләр белән тулылана. Моңарчы шәһәрдә мәдәни мирас булып саналган урыннарда баручы төзелешләр туктатылган иде. Тәртипкә китерү өчен биналар инвесторларга сатыла, тарихка кул салган җитәкчеләргә карата җинаять эшләре ачыла.
Нариманов урамындагы базарны исә Казан мэры Илсур Метшин Мәскәүдә гаугалы рәвештә ябылган “Черкизон” белән чагыштырды. Аның әйтүенчә, безнекендә дә шундый ук хәл, законсыз гамәлләр кылу очраклары да буа буарлык. Җитмәсә, ул башкаланың тарихи йөзен дә боза икән. Шул сәбәпле, аны бөтенләй ябу кулай булыр иде, дип саныйлар Казан мэриясендә.
Базарда үз эшләрен алып баручы эшмәкәрләр исә түрәләр белән бөтенләй килешми. Әйтик, анда инде 5 елдан артык кием-салым сатучы Шерзод Ниязов шәһәр хакимиятенең бу гамәлен аңларга да теләми. Аның фикеренчә, базардагы эшмәкәрләрдән генә Казан бюджетына берничә миллион сум акча керә, шәһәр халкының күп өлеше монда килә, якында яшәүчеләр дә ишек төбенә чыгып кирәкле нәрсәсен алып керә алганына куана. Иң элек хакимият вәкилләренә базар ябылганнан соң эшмәкәрләрнең нишләячәге, кая китәчәге хакында уйларга кирәк. мисал өчен, шәһәрнең башка бер җирендә шундый ук базар төзергә мөмкин, ди ул. Базар ябылган очракта исә, Шерзод башкага китеп сатачагын әйтте.
Аның сүзләрен Равия Сәгъдиева да хуплый. Сатучы сүзләренчә, ул эшләгән күпләп сату базарына, азык-төлек алырга дип, ярты Казан килә. Әгәр инде моны япсалар, халыкка альтернатива калмый, аларга Борисково бистәсендә урнашкан күпләп сату складларына йөрергә туры киләчәк. Ә кемнең токмач белән дөге артыннан анда кадәр барасы килсен ди? Сәгъдиева әйтүенчә, бөтен проблема шул тарихи истәлекләр дип гауга куптарудан чыкты. “Ул биналарның кемгә хаҗәте бар соң? Болай да җимерелеп беткән инде алар. Моңарчы берәүгә дә кирәкмәде, безнең борын төбендә тарихи ядкәрләрне сатып яттылар, ә хәзер түрәләрдә дә милли хисләр уянган. Шул ниндидер ташландык биналар аркасында безне урамга куып чыгарырга торалар”, – дип ачынды ул “Ватаным Татарстан” хәбәрчесенә.
Нариманов урамындагы базарга халык күп йөргәнлектән, сатучыларның да үз транспортларын юл кырыенда калдыруы сәбәпле, монда юл хәрәкәте бик авыр була. Бу проблемадан аеруча шушы урамнан узып китүче автомобиль хуҗалары зарлана. Шундыйларның берсе Илсур Әбүсәетов, базар якында яшәүчеләргә генә түгел, күп кешегә проблема тудыра, дигән фикердә. Аңа параллель булган урамда да шул ук хәл. Тимер юл вокзалы ягыннан килүче машиналар Колхоз базары янында да, Нариманов урамында да “бөке”дә утырырга мәҗбүр. Шуңа күрә аларны бөтенләй үк ябарга түгел, ә шәһәр читенәрәк күчерү бик яхшы булачак, шәһәр үзәге аз булса да кыенлыклардан арыначак, ди Әбүсәетов. Әлеге йөртүчегә җавап итеп, бер төркем сатучылар Казанның башка җирләренә күз салырга тәкъдим итте. “Бездә генә шундый хәлмени, хәтта Карл Маркс урамында Эчке эшләр министрлыгы тирәсендә дә юл кырыенда автомобильләр тезелгән, автобусларга йөрү читен, ә бу берәүгә дә кирәк түгел. Базарларны һәрвакыт кысып килделәр. Бу эш һаман дәвам итә”, – дип шаулашты алар.
Нариманов урамындагы базар 4 мең квадрат метр мәйданны алып тора. Бүген ул “Алтын-Т” исеме астында эшләп килә. Аның директоры – Сергей Кастрицкий. Базарда берничә сәүдә ноктасы тотучы Адель миңа мондый мәгълүмат бирде: 2004 елда әлеге базар хезмәткәрләре белән Вахитов районы хакимияте арасында низаг килеп чыккан икән. Түрәләр аларны тиешле нормаларны бозуда гаепли һәм эшмәкәрләрне куып тарату белән яный. Оешма директоры Сергей Кастрицкий исә ул вакытта: “Бернәрсә дә аңламыйм һәм администрация вәкилләренең ни теләвен белмим”, – дип әйткән. Аның сүзләренчә, базарга басым ясалуын ясалмый, тик ниндидер киеренкелек барыбер сизелә.
Гомумән, базарларга һөҗүм бара, дип санаучылар да юк түгел. Восстание урамы киселешендәгесенең директоры Алексей Мирошниченко аларның җиренә “Макдоналдс” кафесының кызыгуын яшерми. Сергей Кастрицкий исә базарларга карата штрафларның һәм таләпләрнең сәүдә үзәкләре белән чагыштырганда катырак булуыннан зарлана. Ә бит икесендә дә шул ук “Made in China” дигән тамгалы товарлар сатыла. Кастрицкий җитәкчеләрнең бу проблемаларга колак салуына өметләнә. Моңа әле түрәләрнең башкаладагы ачык базарларны түбә астына кертү теләген дә өстәп әйтергә кирәк. Бу яңалыкны киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертергә уйлыйлар.
Ничә еллар буена эшләп килгән Нариманов урамындагы базарның болай бик тиз ябылуына күпләр ышанмый. Аны нинди язмыш көтә икән соң? Казан мэриясенең матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Ләззәт Хәйдәров моңа бераз ачыклык кертте. Аның әйтүенчә, хакимият базарларда яңа тәртип кертү очрагында 271нче федераль законны куллана. Анда исә, киләсе елның 1 гыйнварына аларның барысында да сату эшләре капиталь корылмаларда башкарылырга тиеш, диелгән. Димәк, моны күздә тотып, Казандагы барлык базарларны да тиздән “түбәле” итәчәкләр. Хәйдәров сүзләренчә, бу шәһәр мэриясе мәнфәгатьләрен кайгырту түгел, ә федераль законны тормышка ашыру очрагы.
Нариманов урамындагы базарга килгәндә исә, матбугат хезмәте вәкиле анда закон бозу очраклары теркәлгән, дип белдерә. Мисал өчен, сату эшләре махсус урыннарда түгел, тартмалар өстендә башкарыла. Алардан соң юлларда һәм тротуарларда чүп өелеп кала. Ә менә узган атнада аның янында терлек калдыклары да табылган. Базарның мондый шартларда эшләве – шаккатыргыч хәл. Хәйдәров әйтүенчә, аның эшчәнлеген туктату-туктатмау әлегә мэрия тарафыннан каралмый, бүген исә анда тикшерү эшләре алып барыла.
Рәсим ХАҖИЕВ |
Иң күп укылган
|