|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
05.05.2026 Киңәш-табыш
Батат үстерәсезме? (ФОТО)— Батат белән очраклы рәвештә мавыгып киттем. Гадәттә, сатып алып, үләннәр белән пешереп ашый идек, бер батат артып калды һәм шуннан башланды. Бататны урталай бүлдем. Болай ике төп кенә үсәр иде. Мин янына берничә шырпы кадап, 0,5 л лы банкага суга утырттым. Киселгән урыны суга 2 см гына тиеп торырга тиеш, шырпылар бүлбене суга төшеп китүдән саклый. Батат тиз арада тамыр җибәрде, аннан күзләре үсә башлады. Һәр шыткан урыннан бүлбесен дә кертеп, фотодагыча кисеп алдым һәм грунтка утырттым. Шулай итеп, бер бататтан берничә үсенте алдым.
Батат җылы ярата, шуңа күбесен теплицага утырттым, берничәсен бакчага да күчердем. Батат үрмәләп үсә, шпалер куярга туры килде. Чәчәкләре ипомеяга охшаган, чөнки алар бер семьялыктан. Августта бер төбен казып карадым, бер чиләккә якын бәрәңге чыкты! Калганнары соңрак казылды, тагын да эрерәк булды. Иң яхшы уңышны теплицадан алдым.
Әлфия ГАЗИЗОВА, Алабуга.
![]() ![]() ![]()
--- |
Иң күп укылган
|