поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Әнием, таныш бул: бу Лилия.
    – Бәтәч, син эт алырга чыгып киткән идең түгелме соң? 

Бүген кемнәр туган
  • 12 Май
  • Марат Галимов - җырчы
  • Хатыйп Миңнегулов - галим
  • Чулпан Фәттахова - журналист
  • Алинә Кабаева - гимнастка
  • Ширияздан Сарымсаков (1911-1999) - актер, режиссер
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
  • Сдам 1 ком квартиру в Салават Купере 1. 19000+комун+5000 депозит. Квартире есть кровать,стир машинка шифоньер, на кухне есть еще диван 89030629849
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
Архив
 
05.05.2026 Хәвеф-хәтәр

"Куак астында койрыгын күреп калдым" - Татарстанда бер ирне елан чаккан

Минзәлә районының Бакчасарай авылында 61 яшьлек Газинур Исламов витаминлы аш пешерү өчен булыр дип кычыткан җыярга чыккан. Балачак тәмен искә төшерәсе килә бит ул.

Өстәвенә әнә ничек матур итеп бәрәңге бакчасы артында яшь кычыткан үсеп чыккан.

Яшь яфракларга үрелүе була, кулы калын ботакка тиеп киткән кебек була. Авыртудан кулын тартып алган ирнең күзе ярага төшә, аннан кан китә. Кул астында бинт булмагач. Газинур аны перчатка белән сөртеп ала. Төкерекнең бактерияләргә каршы файдалы икәнен исенә төшереп, яраны ялап та ала. Әмма боларның берсе дә ярдәм итми: кул ойый, янып торган кебек була, ә авырту хисе бөтенләй булмый.

– Шул вакыт куак астында еланның койрыгын күреп алдым да өйгә ашыктым. Кул бик нык шеште, кыза башлады. Өйдәгеләр бик борчылды, кызым яраны бәйләде, боз куйды. Улым 5 нче номерлы шәһәр хастаханәсенә алып китте. Анда агуга каршы сыворотка бар,  табиблар минем кебекләргә күп тапкырлар ярдәм иткән булганнар, – дип сөйли Газинур Исламов.

Хастаханәгә барганда ир-атның тыны кысыла башлый, хәле начарлана. Кан басымы 180 гә кадәр күтәрелә. Реанимация бүлеге мөдире Павел Егоров сүзләренчә, пациент авыр хәлдә кабул ителә. Кул шешкән, көчле аллергия реакциясе аркасында шәмәхә төскә кергән, агуның канга бик тиз эләгүе аркасында хәле начарланган. Квинке шешүе арта, тыны кысыла, аның гомеренә куркыныч яный. Бер килсә килә бит ул: Газинур абзыйның муеныннан талпан да табып алганнар.

Ярый вакытында килеп өлгергәннәр дә, реанимациядә елан агуына каршы сыворотка кадап, бер атнадан терапия бүлегенә күчергәннәр.

Терапия бүлеге мөдире вазыйфаларын башкаручы Гүзәл Лотфуллина пациентның дәвалануның тулы курсын узып, инде өенә кайтарылуы турында хәбәр итте.  Әле рәткә кергәнче шактый вакыт кирәк булачак.

– Елан чакканнан соң иң мөһиме – паникага бирелмәскә, ашыгыч ярдәм бригадасын тизрәк чакырырга яки үзең хастаханәгә барырга кирәк. Ярадан  агуны суырырга, елан чаккан урынны тыгыз бәйләвеч белән бәйләргә һәм үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнергә ярамый, – дип ассызыклады Гүзәл Лотфуллина.

Менә сиңа кычыткан ашы! Май бәйрәмнәре ялларында, гомумән, табигатькә чыкканда мөмкин кадәр сак булыгыз, дип кисәтә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.


Алсу Шакирова
Ватаным Татарстан
№ --- | 05.05.2026
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы