поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
09.11.2011 Җәмгыять

Стрессмы, иман тынычлыгымы?

Бөтендөнья психик сәла­мәтлек көне уңаеннан мәгъ­лүмат чаралары көнбатыш җәмгыятендәге ру­хи чирләр турында яңа саннар тапшырды. ­“Би-би-­си”­га һәм “Америка тавышы”на ышансак, Европадагы 164 миллионнан артык кешенең психикасы чирле икән. Бу Европаның утыз илендә яшәүчеләрнең 38 проценты нервлар какшавыннан алып шизофрениягә кадәр диапазондагы чирләр белән интегә дигән сүз.

Мәгълүмат ташкыны ас­тында калган хәзерге ашкын җәмгыятьтә күңел төшенкелегенең ни икәнлеген татып карамаган инсанны табуы кыен. Депрессия исә баш миен генә зарарлап калмый, иммунитетны җимерә, тәндәге барлык әгъзаларны сафтан чыгара. Бу – хәзерге медицина тарафыннан инде расланган факт. Әйтик, табиблык фәнендә психоиммунология тармагы иң яшь юнәлеш булып саналса да, нәтиҗәләре ышанычлы дәлилләнгән: күңел тынычсызлыгы организмны акрынлап тар-мар итә, бәндә­не инвалидлыкка чыгара, кайбер аеруча кискен очракларда хәтта кабергә дә китереп тыга. Баш миен өйрәнүче Көнбатыш белгеч­ләре исәпләп чыгарган: стресска бәйле чирләрне дәвалау өчен, Европа гына да ел саен 1 триллион доллар акча сарыф итәргә мәҗбүр. Гигант сумма бу, әмма аңа әле стресс нәти­җәсендә зарарланган ашказаны, бавыр, бөер, простата кебек әгъзаларны дәвалау чыгымнары кермәгән.

 

Рәсми медицина күңел тө­шенкелегеннән барлыкка килгән чирләрне соңгы утыз елда гына ныклап өйрәнә башласа, ахырзаман пәйгам­бәре Мө­хәммәд (салаллаһу га­ләйһи вәссәлам) инде 1500 елга якын элек үк: “Белегез: тәндә бер ит кисәге бар, әгәр ул ит кисәге төзәлсә, бөтен тән төзәлер, әгәр ул ит кисәге бозылса, бөтен тән бозылыр. Ул ит кисәге – йөрәктер”, – дип белдерде, ягъни төрле әгъзалардагы чирләрнең кү­ңелдәге уйлар, калебтәге хисләр нәти­җәсе икәнен аң­латты. Онкологик чирләрне дәвалаучы Америка табибы Берни Сигл: “Рух сәламәтлеге – тән сәламәтлеге”, – дип игълан итте һәм шул исемдәге китап язып бастырды. “Сәла­мәт тәндә – сәламәт акыл” дигән әйтемне киресенә әйләндерде.

 

Югарыда китерелгән саннар материалистик җәмгыять­нең даими депрессия хә­лендә булуы, стресс кичереп яшәве турында сөйли. Бу – Алланы онытканнар өчен котылгысыз халәт. Аллаһы Тәга­лә үзе бу хакта “Гасыр” сүрә­сенең 103 нче аятендә ачык итеп аң­лата (тәфсир): “...Дөреслектә, адәм баласы хәсрәттәдер (ассызык минеке – Р.Ф.), кадерле гомерен дөнья өчен генә әрәм итеп зур зарарланудадыр. Мәгәр Коръән өйрәткәнчә, дөрес юл бе­лән чын иман китереп, Ислам динен кабул иткән, һәрвакыт изге гамәлләр кылган, Коръән дәлилләре белән, хактан һич тә аерылмаска бер-берсен өндәшкән һәм тормыш һәм дин мәшәкатьләренә, килгән төрле авырлыкларга, бәла-каза­ларга сабыр итәргә, чыдамлы булырга бер-берсен өндәшкән хак мөэминнәр генә зарарлануда, кимчелектә, хәсрәттә булмаслар”. (Ногмани тәфсире.)

 

Күңел төшенкелегенең чыганагын һәм депрессиядән ко­тылуның универсаль ысулларын аңлата адәм баласына бу сүрәдә Аллаһы Тәгалә. Стрес­сның төп нигезе – материализм, бу дөньяга табынып, аны бар итүчене кире кагу яисә оныту. Депрессиядән котылу­ның төп ысулы – Коръән өйрәткән юл белән яшәү, изге гамәлләр кылу, мөэминнәрнең бер-берсен авырлыкларга чыдам булырга өндәүләре.

 

Мәскәүдә Инна Шот дигән редактор бар, балалар өчен журнал чыгара. Күреп таныш булмасак та, фейсбук аша аның белән еш аралашабыз. Инна минем рус телендә язганнарымны укый һәм ошатуын белдерә, аның фәлсәфи фикерләре миндә дә бик еш теләктәшлек таба. Бу табигый, чөнки Инна – мөслимә хатын. Тормыш авырлыклары тудырган хәсрәт тойгысыннан котылу юллары турында да еш искәртә ул. Күптән түгел генә диварына “Күк күкрәү” сүрәсеннән йөрәкләрнең бары тик Аллаһы Тә­галәне искә төшергәндә генә тынычлык табулары турындагы аять­­нең тәфсирен язып куйган иде. Гомумән, сабырлык, проблема килеп туганда ярдәм сорап Хак Тәгаләгә мөрә­җә­­гать итү турында Инна еш яза һәм язганнарын рухи кардәшләре­нә юллый. Мөэ­миннәрнең нәкъ менә шул рәвешле бер-берсен үгетләү­ләре, өндәү­лә­ре хәсрәттән ко­тылуның бер юлы икәнлеген искәртә бит Аллаһы Тәгалә дә “Гасыр” сү­рәсендә.

 

Күңел төшенкелегеннән ко­тылу өчен аның табигатен, нилектән килеп чыгуын өйрәнү мөһим. Мин үзем стресс­ның өч төп сәбәбен аерып чыгарам. Беренчесе – ки­ләчәк өчен курку, үз алдыңда торган проблеманы хәл итә алмам дип гаҗизләнү. Без еш кына таза-сау һәм кулыннан эш килә торган кешеләрнең ир­тәгесе көнгә ышаныч юк дип зарлануларына юлыгабыз. Бу зарлану артында эшсез калырмын, малсыз калырмын, ризыксыз калырмын ди­гән курку ята. Шул курку хәсрәткә сала адәм баласын, стресс киче­рергә мәҗбүр итә. Ярты гомерен шул хәсрәт белән үткәргәннәргә мөрәҗә­гать итеп, бер нәрсәне искәртер идем. Хәсрәтегезнең кысыр хәсрәт икә­нен аңлау өчен, артыгызга борылып карагыз: үткән гоме­регездә күпме булды андый куркулар, барысы да үтте, ризыгыгыз киселмәде, үзегез үлмәдегез. Киләчәктә дә нәкъ шулай булачак: әҗә­ләгез җит­мәсә, ризыгыгыз киселмәс. Бу дөнья­дагы проб­лемаларның барысы да – үтүче проблемалар. Кү­ңел тө­шенкелеге алда торган киртәне үтәргә булышмый, эшне кыенлаштыра гына. Ә инде ризык һәм мал мәсь­әләсенә килсәк, Аллаһы Тә­галә Коръәндә аларның үзеннән икәнен ачык итеп аңлата һәм һәртөрле тереклек иясен ризыкландырырга вәгъдә би­рә. Шушы вәгъ­дәгә иман китерү адәм баласын иртә­гесе көн өчен хәсрәт утында булудан коткара. Иман ки­термәгәннәр өчен исә чара юк, алар даими стресста булачаклар. Әгәр дә инде үзен мөселман дип атаучы да, иртәгесе көн өчен кайгырып, күңел төшенкелеге ки­черә икән, иманын тикшерсен, ди­мәк, иманда кимчелек бар. Бу кимчелек ике төрле сә­бәптән булырга мөмкин: беренчесе – белем җитмәү, икен­чесе – монафыйклык (икейөзлелек). Ризык (мал) проблемасын аң­лауда ислам дине кешеләрне бишкә бүлә. Бу урында мин шуларның икесен генә китереп үтәм. Берәү­ләр ризыкны Аллаһыдан дип белә, ләкин бирәме-юкмы икә­нен белми, болар – шик кылучы мона­фыйклар. Ризык хәсрәте боларны да читләтеп үтмәячәк. Икенчелә­ре ризыкны (малны) Аллаһыдан дип белә һәм кә­сеп итүне ризыкның сәбәбе дип таный һәм, сәбәп дөнья­сында яшә­гәнлектән, ризык табу юлында тырышлык күрсәтә, Аллаһының вәгъ­дәсенә берсүзсез ышана. Болары – мө­селман­нар. Менә шулар каль­бендә күңел тынычлыгы хакимлек итә дә инде. Тулы тынычлыкка ирешү өчен, мондыйларга ризыкның хакын чыгару, ягъни зәкәт һәм гошер түләү генә кирәк.

 

Стрессның икенче зур сә­бәбе – көнчелек. Көнчелекнең ни икәнен аңлатып тору ки­рәк микән? Үзенә карата башкаларның көнчелеген тоймаган кешене табу кыен, аннан да бигрәк үз кальбендә бү­тәннәргә карата көнчелек хисе уянмаган бәндәне табу катлаулырак. Әмма хөсетлек – тыелган сыйфат. Пәйгамбәре­без (салаллаһу галәйһи вәссә­лам) әйтә: “Кинә белән көнчелек изгелекләрне ут утынны ашаган кебек ашыйлар”, – ди. Бәс, шулай булгач, мөэмин кешегә калебтәге бу хисне авызлык­лау тиешле. Шуңа ирешә ал­мыйсың икән, стресс котылгысыз. Көнләшкән өчен адәм баласы биш төрле җәза ала. Беренчесе – киселми торган кайгы, ягъни даими стресс. Икенчесе – хәсрәте өчен әҗер­нең булмавы, ягъни стресс нәти­җәсендә ки­чергән авырлыкның савап бирмәве. Өченчесе – хурлыкка калу, дүртенчесе – Аллаһы Тә­галәнең ачуына дучар булу, бишенчесе – бу кеше өчен тәү­фыйк ишекләренең бикләнүе.

 

Адәм баласын депрес­сия­гә китерә торган өченче сә­бәп – бирелгәнгә риза булмау, шөкер итмәү. Өр-яңа өй салып чыккан, эш урынына ия, дүрт саны да сау-сәламәт булган бер танышымның мал кимлегеннән, хезмәт хакының азлыгыннан, байларның бай булуыннан даими зарлануыннан туйгач, мин аңа бервакыт: “Рөхсәт ит, Аллаһы Тәгаләдән сиңа аяксыз-кулсызларга, йорт­­сыз-җир­сезләргә биргәнне би­рүен сорап дога кылыйм”, – дидем. Ул шунда кинәт сискәнеп китте, үз хәленең нигъмәт икәнен аңлап алды, тәүбә итте. Хәле­без авыр дип уйлаганда, бу дөньяда бездән күп тапкыр авыррак хәлдәге миллионнар бар икәнен искә төшерү, шө­кер итеп, стресстан котылырга булыша. Шөкер итү­че кү­ңел стресс кичерми, бу – абсолют хакыйкать.


Рәшит ФӘТРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 223 | 09.11.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»