|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
02.05.2026 Хатлар
Эшләп яшәвем, кыен хәлгә куя, имеш...Авылда ялгызым гына яшәүче бер әби мин. Яшем җитмештән узды. Алай да үз көчемдә, җир җимертеп, үз көнемне үзем күреп ятам. Бер эшемне балалардан эшләткәнем юк. Әле бу атнада баздан орлык бәрәңгесен чыгардым. Берсенә дә әйтеп тормадым. Күршеләр, чеби алырга барабыз, дигәч, аларга ияреп барып, егерме биш чеби алып кайттым. Кичә телефоннан сөйләшкәндә кызыма шуларны сөйләгән идем, тетмәмне тетеп атты! Имеш, мин шулай эшләп яшәвем белән аларны кеше алдында кыен хәлгә куям икән! Әниләренә булышмыйлар, дип әйтә торганнардыр авылдашлар, ди. Булышмагач, ни дисеннәр инде? Март бәйрәменә ярты көнгә кайтып киткәннәр иде. Шуннан бирле өч кызымның берсенең дә кайтып күренгәне юк. Аларны көтеп ятсаң, Сабан туе җитәр! Эштән, исәнлектән аермасын иде әле.
--- |
Иң күп укылган
|