|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
01.05.2026 Шоу-бизнес
Ильмира Нәгыймова Марат Яруллин белән мөнәсәбәтләренә нокта куйганБу хакта ул социаль челтәрдәге язылучыларына сөйләгән. – Дүрт ел минем өчен аз вакыт түгел. Тормышымда булганы өчен рәхмәт әйтәм. Бик күп авырлыкларны бергә үттек. Төрле вакытлар булды, әмма бәхетле мизгелләр күбрәк. Без бер-беребезне тормышта гына түгел, иҗатта да терәк булдык. Тормыш бу... Кешеләр кавыша, аннан аерылыша. Синең моңлы тавыгың (көлә). Хәтереңне калдырган булсам гафу ит, Марат. Бәхетле бул! – дип язган Ильмира. Шулай ук Ильмира Нәгыймова язылучыларының сорауларына да җавап биргән: – Марат белән уртак видеолар кайчан була? – Ни өчен аерылыштыгыз? – Хәзер сез мөнәсәбәтләрдәме? – Маратның әнисе сезне куып чыгарган диләр. Дөресме? – Сез бик матур пар идегез... – Марат белән Русланны чагыштырып булмый. – Идеаль ир-ат нинди булырга тиеш? – Күпләр Маратны сезнең дуэттан соң белде. – Марат белән ничек очраша башладыгыз? – Руслан белән аерылышуның сәбәбе Марат идеме? – Марат сезне җибәрә алмый кебек... – 4 ел эчендә тәкъдим ясамадымы? – Ялгызлыктан куркасызмы? – Энегез вафатыннан соң, Марат ярдәм иттеме? – Марат гафу үтенсә, янәдән кавышасызмы? – Сез хәзер аралашасызмы? – Марат белән аерылышуга балалар нәрсә ди? – Энегезне алып кайттылармы әле? – Руслан белән дус булып, аралашып яшәр идегезме?
--- |
Иң күп укылган
|