поиск новостей
Көн мәзәге
  •  Күзе бик-бик яхшы күргән эт төннәрен Сатурнга улый.

Бүген кемнәр туган
  • 13 Сентябрь
  • Шамил Шәрифуллин (1949-2007) - композитор
  • Ринат Нәбиев - галим
  • Дамир Йосыпов - очучы
  • Азат Гайнетдинов - җәмәгать эшлеклесе
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
  • На ул Карбышева, Казань Сдаю 1 комнатную квартиру с 25 августа . 89376102201
Архив
 
30.04.2026 Җәмгыять

Рәхмәт кичәсе: эшмәкәр Ильяс Гыймадов китабын тәкъдим итте

Зөһрә Садыйкова Казанда эшмәкәр, меценат һәм хәйрияче Ильяс Гыймадов “Тап-татарча бизнес” дип исемләнгән китабын тәкъдим итте. Әлеге очрашуда аның якыннары, туганнары, дуслары, остазлары һәм фикердәшләре җыелган иде.

– Бу кичәнең максаты һәм нияте барыгызны да бергә җыеп, рәхмәт әйтү. Бүген бу залда иң якыннарым утыра. Без тормыш дәвамында бер-беребезгә ярдәм итеп яшибез. Сез булмасагыз, мин беркем түгел. Мәдрәсәләрне дә, мәктәпләрне дә барысын да сезнең ярдәм белән генә төзедек. Барысы өчен дә рәхмәт, - диде Ильяс Гыймадов.

– Монда җыелган эшмәкәрләр бер-берегез белән аралашырсыз, киләчәктә бәлки юлыгыз кисешер, ярдәмләшерсез. Әйе, бүген безгә җиңел түгел. Илебез өчен дә, икътисад өчен дә авыр вакытлар, ләкин аңа карамастан, сез һаман да игелек проектларында булышасыз. Һәркайсыгыз минем тормышымда зур урын алып тора. Безнең максатыбыз гаиләне генә туендыру түгел, башкаларга да ярдәм итеп, үзебездән соң җәмгыятькә файдалы эшләр калдыру. Эшмәкәрнең бертуган абыйсы Фаиль Гыймадов да туганын хөрмәтләп килгән кешеләргә рәхмәтен җиткерде.

– Китап язган, аны укыган һәм кадерләгән кешедә, халыкта, милләттә өмет бар. Энекәшнең китабын да яратып кабул итәрсез, дип өметләнәм. Безнең яшь аермасы – 17 ел. Мин аның үскән вакытын бик күрмәдем дә. Ул вакытта инде институтка укырга кергән идем. Өйгә кайтып-китеп кенә йөри идем. Һәр кайтуда Ильясның шөгыльләре артып тора иде. Ильясның акыллы, хуҗалыклы икәнлеген, туганнарына хөрмәтен кечкенә чыганнан ук аңлап була иде, Әти белән әни дә өйдәге хуҗалык эшләрендә 5-6 сыйныфта укучы Ильяс белән киңәштеләр, – диде ул.    

Ильяс Гыймадов укытучысы Гөлнирә һәм аның ире Рәис Нәгыймуллиннарга гомрә хаҗына юллама бүләк иткән була. Әлеге бәйрәмдә остазы да бар иде.  

Ильяс укытучысы Гөлнирә ханым белән

– Бу көнне күптән көтеп алдым һәм сезнең алда чыгыш ясау бик дулкынландыргыч. Әти-әни баласы белән горурланса, укытучы укучыларының уңышларына сөенә. Мин алданрак килгәч, барысын да күзәтеп утырдым. Барыгыз да Ильясны якын итәсез. Боларны күргәч, аның белән горурлануым тагын да артты. Ильясның киләчәктә уңышка ирешәсе мәктәптә укыганда ук билгеле иде инде. Укуны бетергәч тә, ул безне бер дә онытмый, һәрвакыт элемтә тора. Кечкенә генә авылдан шушындый егет үстергәнбез икән, бу безнең генә өлеш түгел, иң элек үзенең тырышлыгы нәтиҗәсе, - диде укытучысы.  

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров эшмәкәрнең башка өлкәләрдәге милләттәшләргә ярдәм итүдәге ролен билгеләп узды.

– Бу очрашуны хәйриясе татар эшмәкәрләре җыены дип әйтеп булыр иде. Сез бүгенге көн мәгьрифәтчеләре, иганәчеләре үзәгендә торасыз. Моңа кадәр бизнесның үзенчәлеген, нечкәлекләрен аңлатучы татар телендәге китап юк иде әле. Китапның барлык даирәләргә дә таралуын телим. Ул шулай ук эшмәкәрлектә беренче адымнарын ясаган кешеләргә дә нигез булып торсын иде, – диде Данис Шакиров.    

Эшмәкәр ике телдә язылган китабында үзе узган юл һәм тормышында очраган кешеләр турында тасвирлый. Шулай ук намус белән бизнес төзү серләрен чишә. Билгеле булганча, әлеге вакытта хәйриячеләр ярдәме белән Яшел Үзән шәһәренең “Җәмигъ” мәчете каршында Каюм Насыйри исемендәге рухи-агарту үзәге (полилингваль мәктәп) төзелеп килә. Бу эшләрнең башлангычында да Ильяс Гыймадов тора.  

– Иң элек китап яңалыгы белән җәлеп итте, чөнки бездә эшмәкәрлек, бизнеска багышланган татар телендәге китаплар юк иде, - диде китап мөхәррире Айсылу Галиева.  – Икенчедән, ул эшмәкәрнең уңышсызлыклар очравы һәм үзендә кабаттан үсәргә көч таба алуын ачыктан-ачык сөйләп бирүе белән җәлеп итте. Кайбер эшмәкәрләр китапны укыганда үзләрен дә танырлар әле.

Зөһрә Садыйкова
Ватаным Татарстан
№ --- | 30.04.2026
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы