поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
09.11.2011 Мәдәният

Гражданин нәчәлник!..

Миңа кадерле "Татарстан яшьләре" газетасында (сиксәненче еллар уртасында биредә эшләгән дә идем) Рөстәм Зариповның язмалары еш басыла. Мин Рөстәм әфәндене күптән беләм: тирән белемле һәм ихлас кеше, үз фикерләрен турыдан ярып яза; син аның белән килешергә мөмкин, килешмәскә, иң мөһиме – ул битараф калдырмый. Аның һәр кешегә үз мөнәсәбәте бар. Бу – табигый. Менә газетаның 15 октябрь санында мин фәкыйрьгә дә мөнәсәбәтле "...Әй, "мөкаддәс" синтезатор!" дигән мәкаләсе дөнья күрде.

Мөхтәрәм Рөстәм әфәнде "Казан утлары" журналының 8 нче санында "Балалар әдәбиятының торышы һәм үсеш перспективалары" дигән темага 20 май көнне узган фәнни-гамәли конференциядән бирелгән мәгълүматларны укыгач, кулына каләм алган. Миңа кагылышлы беренче җөмлә: "Татарстан Язучылар берлегенең әдәби консультанты Ркаил Зәйдулла исә үзенә бирелгән вакытны, гомумән, балалар поэзиясенә мөнәсәбәте булмаган, митингка хас пафос белән милләтпәрвәрлеген, укымышлылыгын һәм көрәшче булуын раслауга гына багышлаган кебек аңлашылды". Рөстәм әфәнденең мине пафоста һәм риялыкта гаепләвенә җавап биреп тормыйм, һәркемгә дә "мин дөя түгел" дип исбат итеп йөреп булмый. Ләкин "балалар поэзиясенә мөнәсәбәте булмаган" дип әйтүе белән ул хаклы. Чөнки бу фәнни-гамәли конференция "Әдәби ел йомгаклары" кысаларында үтте. һәм Язучылар берлеге идарәсе конференция башланганчы өч нотык сөйләнергә тиеш дип карар кылды: Язучылар берлеге рәисенең ел дәвамындагы гамәлләр хакындагы исәп-хисабы, әдәби консультантларның бүгенге татар әдәби хәяте һәм урыс телле әдәбиятның торышы турындагы чыгышлары. "Казан утлары"ндагы кереш сүздә шуны дөрес аңлатмау һәм чыгышларны дөрес тәртиптә урнаштырмау аркасында аңлашылмаучылык килеп чыккан: минем чыгыш конференциядә балалар әдәбияты турында сүзне башлап җибәргән Галимҗан Гыйльманов телмәреннән соң бирелгән; ләкин бу тәртипнең дә үз мантыйгы бар: "Татарстан республикасы Министрлар Кабинетының аппаратының мәдәният һәм Татарстан республикасы халыклары телләрен үстерү бүлегенең баш белгече" язмасын гап-гади әдәби консультант чыгышыннан соң "күреклерәк исәбендәге" (Р.Зарипов бәяләмәсе) журналда бастырмаслар бит инде!

 

Әлбәттә, әлеге җыенда Рөстәм әфәнде үзе катнашса, әлеге аңлатманың кирәге дә булмас иде. "Әмма ошбу чара эш көнендә узу һәм ни пенсионер, ни әдәби редакция планктоны булмавы сәбәпле", Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы анда катнаша алмаган.

 

"Планктон" сүзенең мәгънәсен төгәл ачыклар өчен мин кулыма "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"н алдым: "Планктон ... диңгез, елга, күл суының бөтен тирәнлегендә яшәп, су агымы белән хәрәкәт итә торган вак үсемлек һәм хайван организмнары җыелмасы", – дип язылган анда. Редакцияләрдә казганып утыручы каләмдәшләреңне шулай "зурлау" һәм шулар кулына ук язганнарыңны даими юллап тору өчен нинди сыйфатлар кирәк? Әллә соң кайбер язмаларын дөньяга чыгармаганнармы? Әнә бит мәкаләсе ничек башлана: "Язучы Тәлгат Нәҗми мәзәгендә искә алынган "бер-берсен бастырышу" мәшгульлегендәгеләрнең туклыклы "иҗат"ларыннан тәмам гарык булу сәбәпле, милли әдәби журналларыбызның һәр яңа саны битләрен шикләнеп кенә ачам..." Әһә, димәк "планктоннар" әдәби журнал редакцияләрендә генә утыра. Ә алар бездә ничәү? "Казан утлары" һәм күпмедер кимәлдә "Идел" белән "Мәйдан". Рөстәм әфәнденең публицистик язмаларын дөньяга чыгарырга һәр "планктон" бишкуллап риза дип уйлыйм. Үпкә-ачуның сәбәбе, мөгаен, әдәби әсәр кысасында язылганнарның нәшер ителмәвендәдер. "Планктоннар"ны гаепләгәнче, сәбәпне үзеңнән эзләргә кирәк түгелме икән? Бәлки, син язганнар журналда чыккан "туклыклы иҗатчылар"ныкыннан да кайтышрактыр? "Бер-берсен бастырышу", хәтта аны язучы Тәлгат Нәҗми әйтсә дә, үзен татар әдибе дип санаган кеше куллана торган сүз түгел. Моңардан да зур зәвыксызлык була алмый. Гомумән,юл уңаеннан да, максатчан рәвештә дә язучыларга тибеп китү Рөстәм Зариповта гадәткә әверелгән. Әйткәнемчә, аның бигрәк тә редакцияләрдә эшләүче язучы-мөхәррирләрне җене сөйми.

 

Әлбәттә, "балалар поэзиясенә мөнәсәбәте булмаган" чыгышым өчен генә Рөстәм әфәнде миңа арналган мәкалә язып тормас иде. Хикмәт шунда – чыгышта мин Рөстәм әфәнденең бер мәкаләсендәге поэзиябездә соңгы вакытта шәркый шәкелдә иҗат итүчеләргә каршы әйтелгән фикеренә каршы төшкән идем. ("Үзгә тәкъдимнәр бармы?" "Т.Я." № 49). Андый әсәрләрне ул "көнчыгышның суфичыл шигъриятенә тәкълиди көчәнүләр" дип атый. Үз фикерен ныгытыр өчен ярдәмгә Тукайны да чакыра. Бардыр, арада тәкълидләр дә бардыр. Тукайның үзендә дә "тәкълид" дип аталган шигырьләр шактый (тәкълид – гарәпчәдән иярүне аңлата). Тәкълидне дә кем яза бит!

 

Мәгълүм ки, соңгы елларда шәрекътән килгән шигырь шәкелләренә (робагый, газәл, касыйдә, фәрд һ.б.) мөрәҗәгать итүчеләр күбәйде: Р.Гаташ, Г.Мөхәммәтшин, Д.Гарифуллин, М.Мирза һ.б. Совет вакытында безнең шәркый тамырлар бөтенләй өзелә язган иде. Кояшны да без гарептән, ягъни Көнбатыштан чыга башлаячак, дип ышана башлаган идек бугай. Минем әлеге мәсьәләдә фикерем бик баналь һәм анык: татар шигъриятенең бер канаты шәрекъ, икенче канаты гареп булса, чын асылын аның миллилек, меңәр еллардан килгән халык иҗаты тәшкил итә.

 

Монда бәхәсләшерлек нәрсә дә юк сыман. Ләкин Рөстәм әфәнде мәсьәләне тирәнәйтә: "...өзек китереп һәм аны ялгышка чыгарып, шул мәкаләдә тәнкыйтькә тарган бәгъзе әдәби түрәләргә, журналда эшләүче хезмәткәрләргә тез йөгенергә дияргә үк базмыйм, хөрмәт күрсәтергә дип әйтү кулайрак булыр, җай таба". Рәхмәт инде...

 

Аннары ул цитаталанган өзекне тулы килеш кабатламауда гаепли. Әмма кыска гына чыгышта (миңа вакыт 6-7 минут бирелгән иде), бик теләсәм дә, мин аның мәкаләсен тулаем укып чыга алмый идем. Рөстәм әфәндегә шуны гына әйтә алам: Тукайның "Төркиядә сухта, монда кайтып фетнә булган Мостафасы" белән робагый язучы шагыйрьләр арасында бернинди уртаклык юк! Тукай томнарына искәрмәләрне игътибар белән укырга кирәк.

 

Шулай яздым да каләмем һавада эленеп калды. Рөстәм әфәнде тагын кабатлаячак: "Күренә ки, Ркаил әфәнде үзенең кайчандыр, вуз семинарындамы, лекциясендәме отып алганын әләм итеп күтәреп, мин фәкыйрьгә карата хәлфәлек вазифасына дәгъва кыла". Юк, Рөстәм әфәнде, хәлфәлеккә дәгъва кылмыйм. Тыңларга, яисә белергә теләмәгән шәкерткә, хәтта ул пишкадәм булып җитсә дә, бернинди хәлфә ярдәм итә алмаячак.

 

"Үзгә тәкъдимнәр бармы? дигән мәкаләгә Шамун Фидаиның дүртьюллыгы эпиграф итеп куелган: "Атты таң әкрен генә. Сүнде йолдыз, сүнде ай. Шул матур йолдыз белән Әкрен генә сүнде Тукай». Рөстәм әфәнде яза: "Ә Шамун Фидаи Тукайның ниндилеген бик яшьли аңлаган һәм шуңадыр, Сталин чоры чалгысы аны унсигез яшендә үк чабып ташлаган". Сталинның гөнаһлары болай да күп, бичара яшь шагыйрьнең фаҗигасен дә аңа сылтамыйк инде. Чынында, Фидаиның (Касыйм Шакирҗановның) һәлак булуында Сталинның да, Тукайның да катнашы юк. "1920 елда комсомол эше белән авылга барганда кулаклар үтерә", – дип язалар белешмәләрдә. "Комсомол эше" дигәненең продразверстка булуы, ягъни авыл кешесенең соңгы икмәген таларга бару ихтималы да зур. Елы шундый – хәрби коммунизм халыкның җелегенә төшкән вакыт, киләсе елга исә маясыз калган игенчеләр меңләп-меңләп ачлыктан кырылачак.

 

Инде Рөстәм әфәнденең тәнкыйтенә тарган, ә мин йөгенә язып хөрмәт күрсәтергә җай тапкан бәгъзе әдәби түрәләр, журнал хезмәткәрләренә әйләнеп кайтыйк. Кемнәр алар? Мин тез йөгенү кимәленә җитеп кемгә хөрмәт күрсәтәм? Дөрес, ул башта татар язучыларына юл уңаеннан тибеп китә, ансыз инде аның ашы аш түгел: "Ел да бирелә килүче Тукай премиясен ярлы татар әдипләре өчен матди ярдәм дип санаганда, аны чират төзеп, шуны бозмый, гауга тудырмый өләшү кулай булыр кебек".

 

Кемнең ярлы, кемнең бай икәнен Рөстәм әфәнде билгеләргә тиешме? Әгәр чыннан да дәүләт (Татарстан да кәгазьдә дәүләт санала) язучыны ярлы хәлгә калдырган икән, моның өчен кем оялырга тиеш? Кайдан телгә керде әле ул "язучы – ярлы" дигән миф? Намуслы язучы гади халык кебек үк яши. Артык та, ким дә түгел, һәм моның өчен һич кимсенәсе юк, горурланырга гына кирәк. Урлап-талап, намуссыз юл белән баеганнар оялсын!

 

Бик лаеклы шәхесләрне тәкъдим итә Рөстәм әфәнде Тукай премиясенә. Исәннәр дә бар анда, мәрхүмнәр дә. Хәтта ул язмасын кайсы газетага юллаячагын искә төшереп, исемлеккә "үз кыйблаларына тугры "Татарстан яшьләре" коллективын" да кертә. Дипломат, шайтан алгыры! Тик шунысын онытмаска кирәк: кыйбла берәү генә була... Җырчыларны, тәрҗемәчеләрне, җөмләләр авторы Марс Ахуновны (кайбер романнарны сыксаң, аның бер җөмләсе кадәр дә мәгънә чыкмый, дип бәя бирә) тәкъдим иткәннән соң, үзе үк комиссия әгъзаларына искәртә: "Тукай романчы да, драматург та булмаган. Ул ялкынлы публицист һәм шагыйрь. "Ягъни бүләккә лаек кандидатларны тәҗел (кичекмәстән! – Рк.З.) шигърият һәм публицистика осталары арасыннан эзләү акылга муафыйк булмасмы?" Шигърият дигәндә аңладык инде – тәкълиди көчәнүчеләр. Ә менә публицистикада... Ә кем татарда иң шәп публицист?

 

То-то...

 

Инде янә кайтыйк Рөстәм Зариповның синтезатор турындагы мәкаләсенә. Миңа "синтез" сүзенең асыл мәгънәсен аңлатканы өчен рәхмәтемне әйтеп, аның җыр сәнгатебез турындагы фикерләренә, академик Алексеевның кытайларга баглы остазлык мәсьәләсендәге раславына тулаем кушылам, Марсель Галиевнең "Т.Я." битләрендә мине артык мактап язуы белән дә килешеп бетмим. Ләкин аны кире кагып җавап та яза алмыйм бит?! Мактауга, урыс әйтмешли, кем әле "опровержение" биргәне бар? Мин, элекке планктон булсам да, бөртекне кибәктән аера беләм. Инде Нурислам Хәсәновның "Золым" романы турында... Күпләргә мәгълүм, әлеге роман документаль нигезгә корылган. Белүемчә, аны нәшер итәргә җыенгач, әсәр прототиплары аны дөньяга чыгармауга ирешә. Бүген без әдәбиятның дәрәҗәсе төште, тормышка аның бернинди йогынтысы юк, әдәби әсәрләрне хәзер беркем дә укымый, дигән сүзләрне, әйткәнемчә, еш ишетәбез. Шундый шартларда әдәби әсәрнең нәшер ителүенә киртә куялар, дөньяга чыгармаска телиләр! Димәк, "дәрәҗә төшү", фәлән-төгән дип раслаулар юк сүз икән бит! Кырыс чынбарлыкны күрсәткән әсәрнең дөньяга чыкмавы, ягъни чыгармаулары әдәбиятның зурлыгын күрсәтмимени? "Аның дөньяга чыкмый торуы әдәби әсәрнең бөтенләй үк буш сүз түгеллегенә бер ишарә" дигәндә, мин шул фикерне күздә тоттым. Кайда монда Рөстәм әфәнде күргән апломб, ягъни ул ук аңлатканча, "үзем турында буй җитмәслек югары фикердә торып кукраю үрнәге?" Ул гына да түгел, минем казый болай дип тә өсти: "...әфәндебез каләмдәшен бөҗәккә санап, аңа лупа аша бәя бирә төсле".

 

Нахак!

 

"Югыйсә вакыйгалар авыл җирендәге район масштабында гына бара", – дип минем тагын бер җөмләне кабатлагач, җәя эченә өч сорау билгесе куя Р.З. Гомумән, ул җәя эченә өчәр өндәү йә сорау билгесе белән инициалларын куярга ярата. Мин Рөстәм әфәнде белән тулысынча килешәм: "әдәби әсәрнең кыйммәте вакыйганың патша сараенда яки чүплек башында баруы белән үлчәнми". Ләкин вакыйгалар патша сараенда барса (сүз, әлбәттә, бүгенге патшалар турында), роман бүгенге шартларда бөтенләй чыкмаска мөмкин иде. Әлбәттә, Н.Хәсәновның бу әсәре "район масштабында" да тулаем безнең илдәге вәзгыятьне чагылдыра. Хәзер инде мин Рөстәм әфәнде әйләнеп үткән тагын бер җөмләне монда күчерәсем килә: "Тормыштагы гадәтигә әйләнгән сөмсез, ертлач хакимият ияләрен, чиновникларны әсәрдә күреп, иске танышларны очраткандай, чын күңелдән сөенәсең". Моны да шәрехләргәме? Ә Р.Зарипов мине Н.Хәсәнов иҗатына карата тактсызлык һәм тәкәллефсезлек күрсәтүдә гаепли.

 

Рөстәм әфәндегә публицистик әсәрләремне татар телендә генә язуым да ошамый. Урыс аңламагач, ул әйткәнчә, әлеге матавык бүрәнә аша бүре куу гына икән. Һичьюгы, урысча язып "Звезда Поволжья" газетасында бастырырга кирәк, ди. Һәм шул газетаның авторлары булган публицистларның исемлеген тәкъдим итә: "Мин фәкыйрьгә аның (ягъни минем – Рк.З.) публицистикасына караганда, аларныкы күп тапкырлар югарырак һәм нәтиҗәлерәк тоела". Нәтиҗәле дигәндә ул, әлбәттә, бу авторларның кайчакта урысча язуларын, ә кайберләренең теле бөтенләй урысча гына булуын күздә тота булса кирәк. "З.П."да Рөстәм әфәнденең үзенең дә репликалары ара-тирә чыгып тора. Бәхәсләшмим, урысча яза белү теләсә кемнең хәленнән килми. Тик шунысы да бәхәссез: Рөстәм әфәнде телгә алган шәхесләр урысча язсалар да, мин татарча кыштырдап ирешкән нәтиҗәгә генә килделәр. Ягъни нәтиҗә – нуль. Кызганычка күрә, без бүген элегрәк яулаган казанышларыбызны да югалттык. Хәер, бөтен Рәсәй күләмендә авторитар режим урнашты, кая таба адым ясасаң да шовинистик диварга килеп төртеләсең. Рөстәм әфәнде! Урыслашкан татарны урысча язып кына милли иманга кайтарып булмый, чөнки ул татар мәнфәгатен яклаган язмаларны кулына да алмый, чын урыстан да урысрак булырга тырыша – неофитларга хас нәрсә. Сүз уңаеннан әйтим: минем публицистик язмалар да "Идел"нең урысчасында "Каланча Зайдуллы" дигән рубрика белән даими басыла иде.

 

Рөстәм әфәнденең шигырьләрем турында да үз фикерен – күргәнебезчә, катгый, гадел фикерне – әйтәсе килә. Тик ул аларны укымаган гына икән. Шулай да кисәтеп куюны кирәк таба: "Мәгарә" җыентыгын укып чыгу бәхетенә ирешкән тәкъдирдә дә, ул миңа тамчы да ошамаска мөмкин..."

 

Минемчә, Рөстәм әфәндене мондый озын мәкалә язарга этәргән сәбәп бик өстә ята. Чыгышымда "ялгышасың, кем, гражданин Рөстәм", дип эндәшүем аның күңеленә нык тигән булса кирәк. "Гражданин" төшенчәсендә бернинди дә мыскыл төсмере тоймыйм мин. Кызганыч, бу сүзнең татарча төгәл тәрҗемәсе генә юк. Безнең буынны яшьтән үк "гражданлык үрнәгендә" тәрбияләделәр.

 

Кабатлап әйтәм: асылда мин самими күңелле, милли җанлы Рөстәм кардәшне, яшьлегем җыры "Тамчы гөл" авторын ихлас хөрмәт итәм. Ләкин юктан гаеп эзләп, кычытмаганны кашыган һөнәр иясенә безнең ише кыршауда калучылар ничек мөрәҗәгать итә? Дөрес: «Гражданин нәчәлник!» – диләр.


Ркаил ЗӘЙДУЛЛА, әдәби консультант
Татарстан яшьләре
№ 55 | 03.11.2011
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»