поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
09.11.2011 Медицина

Хастаханәне барыбер яптылар

СССР таркалган чорда мин, Похвистнево районының Гали авылында яшәүче Шәфигулла Хәмидуллин, үзебезнең хастаханәгә дәваланырга яттым. Шул дәвердә тирә-яктагы авыллардагы өч хастаханәне ябып куйганнар иде инде. Беркөнне без яткан стационарга да өч кеше килеп керде. Икесе палатабызга кереп, ниндидер акт язарга тотынды. “Ни эшләп йөрисез?” - дигән соравыма: “Хастаханәне ябарга булдык”, - дип җавап бирделәр. Караватымнан сикереп торып, кызуланып, ризасызлыгымны белдерергә керештем.

Бер-ике көннән баш табиб Доронина кереп, кем тавышланганы турында сораша башлады. Шуннан соң ул: “Заманасы шул, нишлисең бит, хастаханәне ябарга туры килә. Ремонт ясатмый торып, эшне алып барырга рөхсәт юк. Түбә ябарга складта калай да бар, тик эшләтергә генә кеше дә, акча да юк”, - дип зарланды. Бездә ул вакытта әле ике колхоз, ике авыл советы эшләп тора иде. Мин алардан ярдәм сорарга киңәш иттем.

 

Бер атна да үтмәде, без баш табиб белән икәү Рысайкинога ярдәм сорап килдек. Үтенечебезне кире кактылар. Тәрҗиев исемендәге колхоз рәисе Халит Йосыпов та, үзебез дә банкрот хәлендә дип, кире борып җибәрде. Гали авылы советы рәисе Ильяс Баһаутдиновта да акча булмады.

 

Ильяс Баһаутдинов һәм сатучы Фәнүзә Вәлиева киңәше буенча авылда җыелыш уздырырга булдык. Халык күп килде. Хастаханәне ремонтлау өчен акча бирергә дип кул күтәрүчеләр 100 процент булды. Беренче чиратта авылыбызның өч мәчете зур ярдәм күрсәтте. Һәр йортка кереп тә акча җыеп йөрдек. Кем күпме булдыра, шул кадәр бирде. Тиздән хастаханә мөдире Мәрвәр Латыйпова эшчеләр яллап, стационарны ремонтлауга кереште.

 

Эшчеләр бригадасы җитәкчесе Минһаҗев миңа эшләгән эшләрен күрсәтеп йөргәндә, Гаязов фамилияле бер кеше истәлеккә дип калай кисәге китереп тоттырды һәм эш биргәнем өчен бөтен бригада исеменнән рәхмәт әйтеп, исәнлек-саулык теләде.

 

Йомшак агачны корт баса, диләр. Бу хәлләрдән соң ике ел узгандырмы, Мәрвәр ханым мине тагын чакыртты. “Синең белән сөйләшергә телиләр”, - дип, безнең хастаханәгә баш табиб итеп җибәрелгән Темникова фамилияле табиб белән таныштырды. Стационар тирәли коелган койма авып беткәнгә, ул аны ремонтлатырга тели икән. Шуңа акча җыюны миңа йөкләде. Каршы килмәдем инде.

 

Без рус милләтендәге табибка озын күлмәк кидереп, башына яулык бәйләттек тә, янә мәчетләребезгә ярдәм сорарга киттек. Рәхмәт яугыры, бу юлы да булыштылар, халыктан да акча җыелды. Ике мең сумга кирәкле материаллар алып кайттым һәм эш башланды. Хастаханәбезнең илле еллык юбилеен матур койма белән каршыладык. Рәхмәт, мине дә бу бәйрәмгә зурлап чакырдылар.

 

Тик шулай да без стационарыбызны саклап кала алмадык. Аны ябу эшләре башлангач, ике шәфкать туташы миңа йөгереп килделәр, тик мин ул вакытта авырап, урын өстендә ята идем. Шулай да, 300 кешедән имза җыеп, риза түгеллебезне белдердек. Шулай да эш барып чыкмады, 15 кешелек хастаханәбезне ябып куйдылар.


Шәфигулла ХӘМИДУЛЛИН
Бердәмлек
№ 45 | 05.11.2011
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»