|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
29.04.2026 Икътисад
Татарстанда иң зур хезмәт хакы түләнә торган вакансияләрне атадыларТатарстанда иң зур хезмәт хакы түләнә торган вакансия – ультратавыш диагностикасы табибы - акушер-гинеколог. Мондый белгечләргә аена 200 мең сумнан артык хезмәт түләнә. Superjob эш эзләү сервисында «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр иттеләр. Аның артыннан стоматолог-терапевтлар килә, алар 150 мең сумнан артык хезмәт хакына исәп тота ала. Өчлекне программистлар (175 мең сум) йомгаклый. Бишлеккә шулай ук IT-проектлар җитәкчесе (143 мең сум) һәм тимер юл транспортында ремонт эшләре башкару участогы башлыгы (122 мең сум) кергән.
--- |
Иң күп укылган
|