|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
28.04.2026 Мәдәният
Бүген «Яшь башкаручылар конкурсы»ның 3 туры тәмамланды (ВИДЕО)Быел бәйгегә барлыгы 104 гариза килгән. Шулар арасыннан 55 артист һәм коллектив бүген жюри каршында чыгыш ясады. Менә алар – «Яшь башкаручылар конкурсының» 3 турында катнашучылар. “Яшь башкаручылар конкурсы” Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале кысаларында 2007 елдан бирле уздырыла. Конкурсның лауреатлары бүген зур сәхнәләрдә чыгыш ясаган шәхесләр. Алар арасында Марат Яруллин, Ришат Төхвәтуллин, Гөлназ Асаева, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов һәм башкалар бар. Конкурсның максаты – халыкчан башкару, академик вокал, эстрада җыры һәм инструменталь башкару өлкәсендә яңа талантлар эзләү, барлау һәм аларга ярдәм итү. Төрле елларда фестивальдә татар җырчылары һәм башка милләт вәкилләре дә катнашты.
--- |
Иң күп укылган
|