|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
28.04.2026 Мәдәният
Зөлфәт Хәким: "Бар көчемне җыеп гафу сорадым, бер атна үттеме икән ул дөнья куйды"«Тормышта нәрсәдән куркасың, шуның киресе була. Әбиемне үз яныма алып китә алмавым гомерлек үкенечем булып калды. Вакытында эшләнмәгән эшләр чарасызлыкка китерә. Балачакта мин классташым Әхмәтне бик үрти идем. Тормышны аңлый төшкәч, еллар узгач, моңа бик үкендем, аңардан ничек гафу үтенергә белми йөрдем. Ул үзе миңа ачу сакламый иде, күрешкәндә, иң якын кешесен күргәндәй сөйләшә торган иде. Шулай бер вакыт мин бар көчемне җыеп, аңа шалтыраттым да, гафу сорадым. Ул аптырап калды, ә минем өстемнән авыр йөк төшкәндәй булды. Шул вакыттан соң бер атна үттеме икән, Әхмәт дөнья куйды. Кирәкле сүзләрне вакытында әйтеп өлгерү кешеләрне җан газабыннан коткара икән», – ди ул. Зөлфәт Хәким концерты турында тулырак «Интертат» сайтында Фирүзә Гыйниятова язмасында укый аласыз.
--- |
Иң күп укылган
|