|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
27.04.2026 Мәдәният
Бүген Зөһрә Сәхәбиева түгәрәк юбилеен бәйрәм итә (ФОТО)Зөһрә Сәхәбиева заманында әле зур сәхнәгә килгәнче, Сара Садыйкова җитәкләгән җыр түгәрәгенә йөри. Сөекле композиторның фатыйхасы белән Казан дәүләт консерваториясенә укырга керә. Консерваторияне 1977 елда тәмамлагач, Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенә солист буларак эшкә җибәрелә. Шул ук елны Республикабыз хакимияте карары белән М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрына күчерелә. Ул 1977-1984 елларда — М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында, 1984-1993 елларда — Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә, 1993-1996 елларда Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында, 1996-1999 елларда — «Идел» концерт-филармония берләшмәсендә эшли. 1993-1998 елларда – Казан дәүләт консерваториясенең Татар музыкасы факультетында вокал укыта. Зөһрә Сәхәбиева үзенең концерт программалары белән илебезнең төрле төбәкләрендә чыгыш ясый. «Җидегән чишмә» (С. Садыйкова муз., Г. Бәширов сүз.), «Сусау» (С. Садыйкова муз., С. Хәким сүз.), «Әнкәй» (С. Садыйкова муз., Т. Миңнуллин сүз.), «Рәхмәт сиңа» (Р. Яхин муз., Ш. Маннапов сүз.) һ.б. җырлар белән тамашачы күңеленә юл яра ул. Репертуарында тагын С. Сәйдәшев, М. Мозафаров, Ф. Әхмәтов, Р. Еникеев, Б. Мөлеков һәм башка күренекле татар композиторларының әсәрләре дә бик күп урын ала. Аның тарафыннан әзерләнгән «Без – Тукайлы халык», «Күңел йолдызы», «Таян Аллага» исемле, халык җәүһәрләре – мөнәҗәтләрдән, Г. Тукай сүзләренә язылган җырлардан, татар халык җырларыннан торган концерт программаларын да җыр сөюче тамашачы бик яратып кабул итә. Зөһрә Котдус кызы Сәхәбиева бүгенге көндә дә төрле концертларда, Татарстан һәм Россия төбәкләрендә чыгыш ясый, чит илдә яшәүче милләттәшләребез дә аны көтеп ала. Аның башкаруында бик күп вокал әсәрләре Татарстан радио һәм телевидениесенең алтын фондына керә. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе Зөһрә Сәхәбиеваның үз фондында сакланган кайбер фоторәсемнәрен тәкъдим итә.
--- |
Иң күп укылган
|