|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.11.2011 Юмор
Мин дә җырлыйм шырдыйны
Һәр кешенең үз төсе бар
Һәр чәчәкнең үз төсе бар, Һәр чәчәкнең үз исе...
Кушымта: Алмагачта ак чәчәк лә, Күк сиреньдә күк чәчәк шул... «Безнекеләр», – диярлекләр: «Кемнекеләр?», дигәндә. Син дигәндә – мин идәндә...
(Зифа Нагаева сүзләре. Гөлназ Сираева репертуарыннан)
Һәр кешенең үз төсе бар, Һәр кешенең үз исе. Матурлыкта, мәхәббәттә Бәндәкәйләрнең көче.
Кушымта: Кытайларда сары тән лә, Негрларда кара тән шул. Сөйгән ярым, ак тәнеңне Мин барыбер яратам. «Синекеләр», – диярлекләр: «Кемнекеләр?» – дигәндә. Син – идәндә, мин – идәндә, Рәхәт кулың тигәндә.
Бигрәк татлы, бигрәк тәмле Алдагы ризык-ашлар. Синең ир бар, минем – хатын, Сау гына булсын башлар.
Кушымта.
Ярый әле мин бар
... Гөлләр үссен өчен, Ярый әле син бар, Әле син бар... ... Йөрәк типсен өчен, Ярый әле син бар, Әле син бар.
Кушымта: Иңнәреңнән кочарга Син бар, син бар. Упкыннарга очарга Син бар, син бар...
(Гөлназ Гарипова сүзләре. Алия Шәрәфетдинова репертуарыннан)
Сине сөйсен өчен, Янып-көйсен өчен, Сине гел-гел мактап, Күккә чөйсен өчен, Ярый әле мин бар, Әле мин бар.
Тунлы итсен өчен, Акчаң җитсен өчен, Караватта ятып, Көнең үтсен өчен, Ярый әле мин бар, Әле мин бар.
Ашың пешсен өчен, Кашың үссен өчен, Синең көйне көйләп, Гомер үтсен өчен, Ярый әле мин бар, Әле мин бар.
Кушымта: Күңелеңне күрергә Мин бар, мин бар. Утка-суга керергә Мин бар, мин бар. Упкынга сикерергә Мин бар, мин бар... ... Ярый әле үкенергә Төн бар, төн бар.
Ике метрлы малай
Их, ыштанны салып ташлап, Таяк атка менәсе...
... Ике метрга җитсәм дә, Мин әле малай гына...
Мөнир Вафин
Күптәннән үк инде мине Агач ат кызыктырды; Шул атка бер утырырга Арт як гел кызып торды.
Бүген менә җай чыкты да Ыштанны салып аттым... Фатир буйлап әй җилдерәм, Иярләп агач атны!
Шактый карап торгач, хатын Әйтеп куйды бер мәлне: – И Ходаем... Бу бәндәңә Тәки акыл кермәде!
Биш киш-миш
(Робагыйлар)
Бу такмакчы килеп чыкты кайдан, дип, Робагый, дип, ниләр яза надан, дип, Көлмә, шагыйрь. Бу әкәмәт дөньяда Үз-үземә шулай кызык табам бит.
Туфан Миңнуллин
Үз-үземә шулай кызык табам, диеп, Робагыйлар язган Туфан агам, диеп, Мин дә беркөн тотындым бу күркәм эшкә – Бәлкем, кемдер язганыма багар, диеп.
Ләбиб Лерон
Чәй эчәмен кара җимеш, өрек салып, Авыз, ирен пешмәсенгә өреп кабып... «Аракыга бер дә исе китмәде», – дип, Булмас микән тарихларга кереп калып.
* * *
Сәхнә тулды яулык чөйгән ирләр белән, Колак тонды шырдый-бырдый җырлар белән. Бетсә бетсен татар җыры, юморы, дип, Сәхнәләргә мин дә чыгып мырлар булам.
* * *
Көн дә мине тиргисең вә битәрлисең: – Мин әйткәнне тыңла, эчмә бүтән! – дисең... Ә мин – кире, һаман эчәм салкын сөтне – Беләм юкса, берөзлексез ютәллисен...
* * *
Сез белмәгән, мин күрмәгән илләр күпме, Кулга тотып карамаган гөлләр күпме... Илгә чыксаң, уңда-сулда күрерсең син – Үлә-бетә яшәп яткан телләр күпме?
* * *
Һәр иртәне эчкән нәрсәм – яшел чәй, Ашаганым – җиләк-җимеш, яшелчә, – Дип, алдадым үземне һәм сезне дә... Ходай күпме биргән – шуны яшикче!
Фото: Зөлфәт Хәйруллин шаржы.
Ләбиб ЛЕРОН |
Иң күп укылган
|