поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Әнием, таныш бул: бу Лилия.
    – Бәтәч, син эт алырга чыгып киткән идең түгелме соң? 

Бүген кемнәр туган
  • 12 Май
  • Марат Галимов - җырчы
  • Хатыйп Миңнегулов - галим
  • Чулпан Фәттахова - журналист
  • Алинә Кабаева - гимнастка
  • Ширияздан Сарымсаков (1911-1999) - актер, режиссер
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
  • Сдам 1 ком квартиру в Салават Купере 1. 19000+комун+5000 депозит. Квартире есть кровать,стир машинка шифоньер, на кухне есть еще диван 89030629849
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
Архив
 
26.04.2026 Мәдәният

Татарстан Рәисе Тукай премиясе лауреатларын бүләкләде

Бүген татар дөньясы халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны билгеләп үтә. Татарлар яшәгән һәр төбәктә бәйрәм чаралары уза.    Казандагы тантаналы чара Камал театрында уза. Бирегә татар зыялылары - язучылар, галимнәр, сәнгать әһелләре, дәүләт эшлеклеләре җыелды. 

Залда утыручыларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде. «Тукаебызның 140 еллыгы уңаеннан бик матур чаралар уза. Кичә Кырлайда төзекләндерелгән музей-комплекс ачылды. Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә без бөек шагыйребезнең 150 еллыгына әзерлек эшләрен башлаячакбыз», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул Тукай премиясе лауреатларын котлады, милләтебезгә хезмәтләре өчен зур рәхмәт җиткерде.

Быел әлеге мәртәбәле премиягә лаек булдылар: 

  • Зәйниева Резеда Рифат кызына, Җаббаров Айдар Талгат улына, Талипов Эмиль Мансур улына – «Казанга Тукай кайткан» спектакле өчен; 
  • Сираева Лилия Фаис кызы (Лилия Гыйбадуллина) – «Дәвамы бар» шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы өчен; 
  • Вертелецкий Сергей Юрьевичка, Корчагин Павел Дмитриевичка, Мәганов Наил Өлфәт улына, Чавлинов Эрдни Зулаевичка – төрки музыка уен коралларын яңадан торгызу проекты өчен.

Рөстәм Миңнеханов соңгы елларда музыка уен коралларын эзләп табу, үстерүгә зур өлеш кертелүен билгеләп үтте. Бу юнәлештә эшләүчеләргә зур рәхмәтен җиткерде.

Исегезгә төшерәбез, быел Тукай премиясенә кандидатлар исемлегенә түбәндәге иҗат әһелләре дә кергән иде:

  • Казан хореография училищесы иҗат коллективы, составында: Шахнина Т.З., Бородина О.А., Закамская В.М., Мамин-Оглы М.Э., Хантимирова Т.Х. – Татарстан Республикасында хореография сәнгатен саклау һәм үстерүгә керткән өлеше өчен, З. Хәбибуллинның «Заколдованный мальчик» балетын кую (2024 ел, либретто татар халык әкиятләре һәм Г. Тукай әсәрләре мотивлары буенча), шулай ук 2006–2023 елларда «Белоснежка и семь гномов» К. Хачатурян, «Щелкунчик» П. Чайковский, «Аленький цветочек», «Морозко», «Снежная королева» кебек XIX–XX гасыр композиторлары музыкасына куелган балаларга әкияти балетлары сериясен булдыру өчен.
  • Гарипова Илсөяр Вазыйх кызы (Иксанова Илсөяр) – «Үткелләрне үтү – дөнья көтү» шигырьләр җыентыгы өчен.
  • Корбанов Рафис Харис улы (Рафис Корбан) – «Әхмәров», «Ватан», «Алиш» китаплары, «Танкистлар» повесте өчен.
  • Кинематографистлар төркеме: Барыкин А.А., Суров О.Г., Кашинский Е.И., Емельянов Д.В. – махсус хәрби операция турында документаль фильмнар циклы өчен: «Кормильцы», «Голоса из колыбели», «Дорога», «Казань – Лисичанск».
  • Гвоздь Юрий Константинович – Татарстанның күренекле әдәбият һәм сәнгать әһелләре образлары галереясын булдырган өчен (И. Шакиров, С. Хәким, Х. Якупов, Х. Бигичев, Х. Туфан, Р. Шәрәфиев һ.б.).
  • Низамов Эльмир Җәүдәт улы – «Кара Пулат» операсы өчен.
  • Әхмәтҗанов Шамил Сабир улы – «Сорнай моңы» дискы составына кергән татар халык җырлары циклы өчен.
  • Сәләхов Рабис Мәгалим улы – татар халык җырлары мотивлары буенча эшләр циклы өчен.
  • Вахитов Рифкат Мөхәммәт улы – «Тарих һәм шәхес» (1998–2019 еллар) эшләр сериясе белән Татарстан Республикасында сынлы сәнгать үсешенә зур өлеш керткән өчен.
  • Акимов Владимир Яковлевич – «Мое чувашское Ендурайкино» һәм «И снова о вечном…» күргәзмәләре өчен.

Энҗе Шәйхетдинова
Ватаным Татарстан
№ --- | 26.04.2026
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы