поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
08.11.2011 Мәдәният

«Гаиләне бернәрсәгә дә алыштырмыйм»

Татарстанның атказанган артисты, «Зө-Ләй-Лә» төркеме солисты, җырлар авторы, «Язмышлардан узмыш юк» фильмы аша тамашачыларга яхшы таныш Зөлфия ВӘЛИЕВА күптән түгел икенче тапкыр әни булды. Авырлы чакта да Зөлфиянең спектакльдә катлаулы рольләрдә уйнаганын, Сабан туе мәйданында борынына җиткән көмәне белән җырлап, биеп йөргәнен күреп гаҗәпләнгән идем. Инде икенче сабыен алып кайткач та тик ятарга җыенмый икән ул.

Кызына 3 атна булгач ук чыгыш ясарга өлгергән, актив, дәртле артистның алга таба да кул кушырып утырырга исәбендә юк. «ШК» Зөлфия Вәлиевада кунакта булып, артистның планнары белән уртаклашып кайтты.

 

Зөлфия Вәлиева яши торган Имәнлек урамындагы әлеге йортны артистлар йорты дип атыйлар, чөнки анда К. Тинчурин театрыннан гына да 16 гаилә яши. Подъезддан ук мине Зөлфиянең улы Кәримулла каршы алды. Әтисе белән музыка түгәрәгенә китәргә җыеналар икән. Миңа да баянда сәләтен күрсәтергә өлгерде Кәрим. «Улыңның сәхнә өлкәсен сайлавын телисеңме әллә?» – дим Зөлфиягә. «Киләчәк һөнәрен үзе сайлар. Без ата-ана буларак балаларга бары тик төрле яклап белем бирергә тиешбез дип саныйм. Гомумән, Кәрим кызыксынучан, актив безнең. Биюгә, бассейнга да йөри. Әнә баскетбол уеннарына да язылып кайткан», – дип сөйләде Зөлфия улын җыендырганда. Кәрим әтисе белән чыгып киткәч, әңгәмәбезне дәвам итәбез. Арабызда, мес-мес килеп, Латыйфа йоклап ята.

 

– Зөлфия, кызыгызга сирәк очрый торган исем кушкансыз, Латыйфа исемен кем уйлап тапты?

 

– Мин үземне гел малайлар гына табармын дип уйлый идем, шуңа да улыбызга дип Зиннәтулла исеме уйлап куйган идек. Ә менә УЗИ кыз дигәч, хәтта югалып та калдык. Хәер, кыз бала иремнең күптәнге хыялы иде. Шуннан исем уйларга тотындым. Тәлгать кайтканчы, су буе исемлек төзеп куям: Наилә, Әминә, Аликә... Тумаган тайның билен сындырма диләрме әле, безнең Тәлгать тә шулай, алдан сөйләргә яратмый, бер исемне дә ошатмыйча, исән-сау тусын, табарбыз әле исем, дия килде. Беркөнне Латыйфа исеменә тап булдым. Мәгънәсе дә матур, шәфкатьле, сабыр, максатына ирешүчән дигәнне аңлата икән. Бу исемне ишеткәч, иремнең дә күзләрендә очкын кабынды, кыскасы, Латыйфага тукталдык. Бәхете белән үссен сабый.

 

Бәләкәчне Зөлфияләр озак көткәннәр, табиблар аңа хәтта башка балагыз булмаска да мөмкин дип әйткән булганнар икән. Авырга узган көннәрен искә алганда Зөлфия күз яшьләрен яшерә алмый.

 

– Зөлфия, сезнең тагын бер кызыгыз да бар бит әле?

 

– Әйе, Динара – мәрхүм энемнең кызы. Аңа хәзер 16 яшь. Энем һәлак булгач, гаилә хәлләре аркасында, аны әти-әнием опекунлыкка алган иде. Фатир алгач, Динара үзе безнең белән яшәргә теләк белдерде.

 

– Ирең Тәлгать моны ничек кабул итте?

 

– Шөкер, Динара безнең олы кызыбыз кебек. Тәлгатькә зур рәхмәт, ул аны беркайчан да чит күрмәде. Динара бик тырыш, акыллы кыз. Укырга ярата. Тормышка гашыйк. Аңа бәхет телибез.

 

– Зөлфия, син Казан кызы. Шәһәр кызының балачагы ничек узды?

 

– Без Мәскәү базары янындагы «Юность» кибете урнашкан йортта тордык. Өч бала үстек. Күбрәк Гайнелхәят әбием белән булырга туры килде. Ул мине аш-суга, чигәргә, бәйләргә өйрәтте. Яланаяк асфальттан урамда уйнап йөргәнемне хәтерлим. Май ягылган, өстенә карлыган вареньесы салынган күмәч телемен ике кулга тотып чыгабыз да рәхәтләнеп урамда уйныйбыз. Әниләр хәзер дә шунда яши. Тик ишегалдындагы машиналарны гына аралап чыгып булмый... Балачактан музыка мәктәбендә шөгыльләндем. Кечкенә чакта мине бик усал булган диләр. Өч яшемә кадәр чәчем дә үсмәгән минем, кәҗә сөте ашап үскәнмен, шешәдә сөт бетүгә вакытында тутырып бирмәсәләр, шешәне стенага тотып бәрергә дә күп сорамаганмын...

 

– Зөлфия, син тормышта көчле хатын-кыз булып күренәсең, спектакльдәге рольләрең дә горур, нык холыклы образлар. (Х. Ибраһимовның «Төн яна учакта»гы – Зәйнәп, К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлары»нда – Сәрвәр һ.б.). Сине нәрсә елата ала?

 

– Шундый булып тоелам гына мин. Гомумән, көчле хатын-кызлар булмыйдыр ул, чынлыкта бик нечкә күңелле, бер сүздән дә елап җибәрә алам. Ә менә рольләргә килгәндә, чыннан да, гел шундый күп фаҗигаләр кичергән көчле хатын-кыз образларын уйнарга туры килде. Гел афәт, күңелсезлек турында уйлап, шул караңгылыкка чума барасың... Әле ярый үлчәүне тигезләштерергә «Зө-Ләй-Лә» бар. Төркемдә җырлау миңа дәрт өсти. Артык эмоциямне сәхнәдә чыгарам. Анда шаянлык, җилбәзәклек бар. Ә көчле булырга тормыш үзе өйрәтә. Менә мәктәптә укыганда башыма төшсә авырттырыр дип, баскетбол тубыннан да курка идем, кирәк булгач, тиз арада машина йөртергә дә өйрәндем. Югыйсә беркайчан да руль артына утырмам кебек иде. Киңәш итеп әйтәм, ун көн машина йөртсәң, өйрәнәсең, әгәр инде бер көн куркып утырмый калсаң, машинага ияләшүе авыр булачак. Инде ничә яшемә җитеп киләм, әле һаман үземне ачылып җиттем дип әйтә алмыйм, кеше өчен нәрсә дә булса сорарга кирәк булганда кыю мин, ә үзем өчен дигәндә...

 

– Син үзеңне күбрәк кем итеп хис итәсең: җырчымы, актрисамы?

 

– Беренче чиратта, мин актриса... Театр барыннан да якынрак минем өчен. Ә инде гаиләгә килгәндә, аны бернәрсәгә дә алыштырмыйм, ул һәрчак беренче урында...

 

– Зөлфия, Тәлгать белән танышуыгыз ничек булды?

 

– Ул К.Тинчурин театрында ут куючы булып эшли иде. Безнең диплом эше Т. Миңнулинның «Ак тәүбә, кара тәүбәсен»дә бик чая кыз образын уйнадым. Шунда Зөлфия хатыным булырга тиеш дип колагына киртләп куйган. Тик ике еллап бу хакта сүз дәшми йөрде әле. Аннары инде очраша башладык. Һәм менә 12 ел инде без бергә. Хәзер ирем «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында ут куючы булып эшли.

 

– Синең еш кына гастрольләрдә йөргәнеңне ничек кабул итә?

 

– Аңлый ул мине. Хәер, үзе дә гел сәяхәттә. «Пирамида»га бөтен дөньядан диярлек артистлар килә. Тәлгатьнең эшеннән канәгать калып, аны хезмәттәшлек итәргә чакыралар. Күптән түгел ул Латвия иллюзианистлары белән Украинада гастрольләрдә булып кайтты. Кыскасы, үз эшенең остасы.

 

Зөлфиянең фатирын күзәтәм. Дизайнга килгәндә, хәзер күбрәк тыныч, җылы төсләрне ярата. Бизәкләрдә Шәрык стиленә басым ясый. Үзе дә шундый стильдә рәсемнәр ясау белән мавыга икән. Сүз уңаеннан,

 

К.Тинчурин театрында фойеда эленеп торган портретларның астына язуларны бизәкләп Зөлфия Вәлиева язган.

 

Йокы бүлмәсе – Кәрим белән Динараныкы. Залда исә Латыйфа, Тәлгать, Зөлфия «яши». Бала караватына бизәкләп чигелгән япманы күреп сокланып куйдым. Баксаң, Зөлфия аны үзе теккән икән, кызының мендәренә күбәләкләр төшергән, бантиклар элгән... Бер чатта – яшел почмак. Артист гөлләр үстерергә ярата. Әлбәттә инде, җырчыларга хас булганча, бүлмәдә пианино, кассеталар, дисклар, тавыш көчәйткечләр...

 

Алгы бүлмәдә, ягъни тышкы ишектән килеп керүгә үзеңне әкияттәге кебек хис итәсең. Стенада декоратив ташлардан төрле бизәкләр ясалган, берничә урында лампалар яна. Өендә күп нәрсәне Зөлфия ире белән үзе ясаган. «Фантазияне эшкә җигеп, иренмичә эшләсәң, барысы да була», – ди җырчы.

 

Аш бүлмәсендә кызгылт кара төсләр өстенлек итә. Стенада зур гына дөнья картасы. Балаларга географияне өйрәнү уңайлы булсын өчен шулай эленгән икән. «Җырчы булмасам, мөгаен, мин шеф-повар булыр идем», – ди Зөлфия. Аш-суга бик оста ул. Әнә кичә көне буе бәлешләр пешергән. Микродулкынлы мичтә шуларны җылыта-җылыта: «Бу мич өчен ун ел көрәштем», – ди Зөлфия. Баксаң, Тәлгать микродулкынлы мичкә каршы булган икән, ул аны сәламәтлек өчен зыянлы дип саный. Без чәй эчәргә утырырга җыенганда гына күршеләре Сиринә апа да килеп керде. Минем редакциядән икәнне белеп: «Күршең үзеңнән яхшырак булсын дип әйтәләр. Без күршеләрдән бик уңдык. Зөлфия ул үзе бәйрәм», – дип мактарга ашыкты.

 

Зөлфияләрдән китәсе дә килмәде. Ниндидер җылылык, рәхәт мохит бар алар өендә. Зөлфия исә тәмле йокысыннан уянган сабыен кочагына алып, мине озатып калды.

 

Зөлфия Вәлиевадан камыр ясау рецепты

 

Берәүгә дә ачмыйм дисә дә, Зөлфия «ШК» өчен генә рецептны бирергә булды.

 

4 татлы бәлешкә ярты литр сөт алына. Ярты стакан җылы суга ике аш кашыгы коры чүпрә (саф момент), ике аш кашыгы шикәр комы салып болгатасың, күперә тора. Өч йомырканың агына 2 аш кашыгы шикәр комы салып күпертәсең, 3 йомырка сарысына 2 бал кашыгы тоз салып болгатасың. 1 стакан көнбагыш мае өстисең. Барысын бергә бутап, он кушып, камыр басасың.


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»