поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Бөтен нәрсә артты инде быел.
    – Алай димә, хезмәт хакы артмады.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Октябрь
  • • Миләүшә Шәйхетдинова - актриса
  • • Илдус Якупов - композитор
  • • Празат Исәнбәт (1927-2001) - режиссер
  • • Әнвәр Шәрипов - әдәбият тарихы галиме
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
16.09.2008 Матбугат

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ЖУРНАЛИСТЛАР БЕРЛЕГЕ ПРЕЗИДИУМЫНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЕ

ТР Журналистлар берлеге Президиумы соңгы вакытта республиканың массакүләм мәгълүмат чараларында республикабызда яшәүчеләрнең милли, дини, әхлакый хисләренә кагылучы, җәмгыятьтә әхлакый кыйммәтләрне югалтуга китерүче язмаларның, телевидение һәм радио сюжетларының торган саен ешрак пәйда була баруына борчылу белдерә.

 

Җенесләрен "бутаган" затларның ничек күңел ачулары турында сюжетлар һәм программаларны, аларның ярым шәрә фотоларын, җенси хезмәт күрсәтүләрне күздә тотучы "ял" турында белдерүләрне эфирга, газета битләренә чыгару халыкның күпчелегендә ризасызлык тудыра. Моның ише язмалар һәм телесюжетларның диндарлар өчен изге айларга (ә бит бу айлар диндарларның югары дәрәҗәдә әхлаклылыгын һәм бөтен җәмгыятьнең толерантлы мөнәсәбәтен күздә тота) туры килүе бигрәк тә аяныч.

 

ТР Журналистлар берлеге Президиумы мондый материалларның иҗтимагый-сәяси массакүләм мәгълүмат чараларына, гомумән, халык ышанычын яуларга өлгергән газета-журналлар, телеканаллар үтеп керүенә кискен ризасызлыгын белдерә. Без танылган медиа брендларын халыкны фәхешлеккә, шикле күңел ачуларга һ.б. җәлеп итү өчен файдалануга каршы. Чөнки бу гади гражданнарның яраткан басмаларына, теле-, радиоканалларына ышанычларын югалтуга, шулай ук Татарстанның массакүләм мәгълүмат чараларының абруе төшүгә китерә.

 

Журналистлар берлегенә, укучылар, радио тыңлаучылар, телевизор караучылар хисләрен ихтирам итеп эшлик, дип мөрәҗәгать итәсебез килә. Ялган рейтинг яки тираж артыннан куып, "пычрак" материаллардан "пычрак" акча эшләү дәрәҗәсенә төшмәгез. Безнең газета, журналлар, телепрограммаларның дөньяга карашы әле формалашмаган балалар, үсмер­ләргә нинди йогынты ясаячагын онытмагыз. Милләтара, динара татулык һәм толерантлык утравы булып торучы республикабыз традицияләренә тугры калыйк!

---
Ватаным Татарстан
№ 196 | 16.09.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы