|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
25.04.2026 Әдәбият
«БИЗНЕС Online», үз чыганакларына таянып, быелгы Тукай премиясе лауреатларын атадыЭлектрон басма язуынча, быелгы Тукай премиясе лауреатлары билгеле булган. Моны алар үз чыганакларына таянып хәбәр итә. Комиссия утырышы кичә кич узган. Шулай итеп, «БИЗНЕС Online» хәбәр итүенчә, быелгы Тукай премиясе лауреатлары: «Казанга Тукай кайткан» иҗат төркеме, составында: Зәйниева Резеда Рифат кызы, Җаббаров Айдар Талгат улы, Талипов Эмиль Мансур улы – «Казанга Тукай кайткан» спектакле өчен. Сираева Лилия Фаис кызы (Лилия Гибадуллина) – «Дәвамы бар» шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы өчен. Кинематографистлар төркеме: Барыкин А.А., Суров О.Г., Кашинский Е.И., Емельянов Д.В. – махсус хәрби операция турында документаль фильмнар циклы өчен: «Кормильцы», «Голоса из колыбели», «Дорога», «Казань – Лисичанск».
Маганов Наил Өлфәт улы – «Татнефть» хәйрия фонды рәисе, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры, коллектив җитәкчесе, һәм иҗат төркеме әгъзалары: Корчагин П.Д., Чавлинов Э.З., Вертелецкий С.Ю. – төрки музыка уен коралларын яңадан торгызу проекты өчен.
Быел Тукай премиясенә кемнәр дәгъва кылган иде: https://matbugat.ru/news/?id=50476
--- |
Иң күп укылган
|