|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
24.04.2026 Шоу-бизнес
Дилә Нигъмәтуллина: "45 яшьтә футболчы булып куйдым"Җырчы Дилә Нигъмәтуллина белән әңгәмәдән өзек: — Дилә, соңгы вакытта сине футболчы буларак та күрә башладык.
— Тормышыбызда футбол көтмәгәндә барлыкка килде. Үзем дә шаккаттым. Турнир эшләргә мәрхүмә җырчы Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз Әбдрәкыйпов тәкъдим итте. Уфада хатын-кызлар турниры бар иде. Без дә бик кыска вакыт эчендә команда булып оештык. Күпчелекне җырчылар тәшкил итә. Команда капитаны — Лилия Гыйматдинова. Футболның “ф” хәрефен дә белми идем. Башта ник ризалашканыма үкендем. Уйный башлагач, булмый болай дип, кушылышып, акчага тренер ялладык. Заказга киемнәр тектердек. Команда исеме — “Алга”. Турнирда җиңдек. Икенче юлы каршы як команда безне Уфага чакырды. Башкортстан командасы бик көчле иде. Һөҗүм итеп кенә тордылар. Уен безнең капка янында гына барды (көлә), әмма кертә алмадылар. Капкачыбыз бөтен тупны тотты. Әле күкрәгемә туп тиеп, сулыш ала алмый торгач, мине алыштырырга да туры килде. Пенальти белән булса да, анда да җиңдек. Азактан җыелышып концерт та куйдык. Менә шулай 45 яшьтә футболчы булып куйдым!
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|