|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
24.04.2026 Шоу-бизнес
"20 ел эчендә беренче татар концерты": Гүзәл Уразова Волгоградта концерт куйганТР халык артисты, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова Волгоградта концерт куйган. Җырчы социаль челтәрләрдә сөйләгәнчә, 20 ел эчендә бу шәһәрдә беренче татар концерты. - Волгоградта беренче татар концерты булды. Моңа кадәр беркем дә куймаган. 20 ел элек кемдер килгән иде, диделәр, ләкин беркем дә төгәл белми, шуңа күрә без Волгоградка татар концертын алып килергә булдык. Зал тулы иде, – диде Уразова. Концертка Русиянең төрле почмакларыннан — Геленджик, Әстерхан һәм Көньяк федераль округының кайбер шәһәрләреннән тамашачылар килгән. Чыганак: https://kazanfirst.ru/
Лиана Ханмурзина |
Иң күп укылган
|