|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
23.04.2026 Фаҗига
Әнисе дә, улы да һәлак булганБашкортстанның Аскын районында коточкыч янгын дөрләгән, дип яза "Кызыл таң". МЧСның матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, Кышлау-Елга авылында верандалы һәм мунчалы торак йорт янган.
Янгын сүндерүчеләр урындагы ирекле янгын сүндерү командалары белән бергә килеп җитү белән утны сүндерүгә керешкән. Янгын урынында 57 яшьлек хатын-кызның һәм аның балигъ булмаган улының гәүдәләрен тапканнар.
Янгынның сәбәпләрен һәм хәл-шартларын оператив төркем һәм МЧС дознавателе тикшерә.
--- |
Иң күп укылган
|