поиск новостей
Көн мәзәге
  •  Күзе бик-бик яхшы күргән эт төннәрен Сатурнга улый.

Бүген кемнәр туган
  • 13 Сентябрь
  • Шамил Шәрифуллин (1949-2007) - композитор
  • Ринат Нәбиев - галим
  • Дамир Йосыпов - очучы
  • Азат Гайнетдинов - җәмәгать эшлеклесе
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
  • На ул Карбышева, Казань Сдаю 1 комнатную квартиру с 25 августа . 89376102201
Архив
 
23.04.2026 Шоу-бизнес

"Картада булган акча уенчык сыман гына тоела, тиз бетә": җырчыларыбыз акча тота беләме?

17 апрель – Халыкара акча көне. Яраткан җырчыларыбыз акчаларын кайда саклый? Кибетләргә еш йөриләрме? Акчаны күп итеп җыю яклымы алар? Хәзер барысын да ачыкларбыз.

“Акчаны өйдә сакламыйм. Безнең барысы да әйләнештә, киләчәк өчен тырышабыз. Кибетләргә еш йөрергә яратам, бүгенге белән яшим. Әлегә запас акча җыймыйм”,– дип елмая Алсу Фазлыева.

“Беренче чиратта, акча – минем өчен энергия, ә аның уңаймы-тискәреме икәнбеләне бары кешенең үзеннән тора. Шуңа күрә үз-үзеңне карарга кирәк: сәламәтлек, йокы, дөрес туклану, ял, спорт, массаж... Барысы да мөһим. Акча да сәламәт, уңай кешеләрне ярата”,– дип сүз тотты Гөлназ Яхина. Шулай ук җырчы кибетләргә йөрергә яратуын да ассызыклый. “Нәрсә дә булса сатып алу – минем өчен дофамин. Еш булмаса да стилист белән киенәм, рациональ рәвештә акча туздырырга яратам”,– дип белдерә ул.

“Миңа акчаны сакларга урын кирәкми: ул тиз генә керә дә, чыгып та китә”, - дип елмая Байбулат. “Акчаны җыйган бар, әмма еш кына нәрсәгәдер булса көтмәгәндә чыгып китә ул. Кирәк әйберләр барлыкка килеп кенә тора. Тик шулай да алга таба акчам җыелыр дип өметләнәм, моның өчен тырышлыгымны куям, тиешле юнәлештә эшлим”,– дип үз фикере белән бүлешә алып баручы һәм җырчы.

Рамил Закиров акчаны күбрәк кәгазь вариантта сакларга ярата, яки берәр сумманы процентсыз счетка салып куя. Соңгы ике елда исә аның бөтен акчасы диярлек яңа йортка кереп бара икән: “Ремонт, кирәк-яраклар алу белән акча бетеп бара. Кибетләрдән килде-китте нәрсәләр алып йөргән юк хәзер”,– дип бүлешә җырчы һәм “куркынычсызлык мендәре” сыман бераз җыелган акча булырга тиеш икәнен дә ассызыклый.

Илсур Шәрипҗанов картада акча тотарга шулай ук яратмый булып чыкты. “Аны салдырып, мендәр астында саклавың хәерлерәк. Картада булган акча уенчык сыман гына тоела, тиз бетә ”,– дип бүлешә гаилә башлыгы. “Хәзер кибеткә кереп ипи-сөт алырга бер мең сум акча китә, продукция исемлеген арттырсаң, биш меңгә дә тулырга мөмкин. Әйберләр кыйммәт хәзер. Маркетплейслардан да кирәкмәгән нәрсә җыеп утырган юк”,– ди иртәгесе көнне уйлап яшәү һәм булган акчаны тиз генә тотып бетерү яклы җырчы.

Илүзә Касыймова
Шәһри Казан
№ --- | 23.04.2026
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы