• 15.06-25.06 Әлдермештән Әлмәндәр. Театр кукол "Экият"
  • 16.06 В честь танца. Гала концерт Казанского хореографического училища. ТАГТОиБ им. М.Джалиля 18:00
  • 17.06 Премьера "Корт" (12+), Кариев театры, 18.30
  • 18.06 Премьера "Мио,минем Мио" (6+), Кариев театры, 18:00
  • 24.06 StandUp show ТНТ. Brand new show. Татнефть Арена 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 15 Июнь
  • Абдулла Гомәр (1906-1974) - журналист
  • Зөлфирә Зарипова - актриса
  • Гөлнирә Габдулла - pr-белгеч
  • Зөфәр Дәүләтов - язучы
  • Асия Хәйруллина (1921-2004) - актриса
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 7 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Даими эшкә бухгалтер кирәк.Казан.89270386051
  • Казан шәһәре Ибраһимов проспектындагы 37 йортның 2 катында урнашкан 13 кв.м бүлмә сатыла. Телефон:89274000105
  • Услуги ассенизатора. 89172681882. Камаз - 10 кубов. Откачка и вывоз жидких бытовых отходов, из сливных ям, канализации,септиков, автомоек.
  • Сутелгэн ой бурасы сатыла утынга 6 почмаклы таза нарат агачыннан, бэясе10 мен. Балтач районы 89874245531
  • Тэртипле татар кызлары, (эшлибез) озак вакытка торырга квартира эзли. Чисталык, тынычлык хэм вакытында тулэуне гарантируем. Бэясе 16 менгэ хэтле. Риэлторларсыз! 89083499791 (Ватсап)
  • Исэнмесез мин эйбэт тэртипле акыллы семьясын кайгырткан егет бн танышасым килэ, пожалуйста ойлэнгэннэр язмасын иде, арчадан булса, бик эйбэт булыр иде 28-33 хэтле булса иде, мин узем ризаля 25 яшь кияудэн аерылган, балам юк +79393996314
  • Казан шәһәрендә общежитиеда булмә сдавать итәм. Тел. 89178571330
  • Берәр хуҗалыкта КИР 1.5 сакланып калмаганмы или редуктор аңа тел.89033139876
  • Продаю комнату в коммунальной квартире, которая расположена по адресу: Казань, пр-т Ибрагимова, 37. Общ. площадью 13 кв.м.На 2/5эт. Входная дверь в комнату металлическая, пластиковые окна, на полу ламинат.Кухня, туалет, душ в коридоре с отдельным входом. В квартире сделан косметический ремонт.Доброжелательные соседи. Месторасположение комнаты очень удобная , развитая инфраструктура, всё в шаговой доступности(магазины,школы,аптеки). Во дворе детские сады, детская площадка, парковка своя. Отличная транспортная развязка, откуда можно добраться до любой точки Казани. Метро "Яшьлек" в 5 минутах пешим ходом. Автобусная остановка рядом. Парк Победы рядом. ТЦ Парк Хаус, Тандем, ДК Химиков, московский рынок всё в шаговой доступности. 870000р. Тел.89274000105

 

 
 

 
Архив
 

               

07.11.2011 Мәдәният

“Кыз урлау”да шаһит булдык...

21 октябрьдә Самара шәһәренең Киров мәйданында урнашкан Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда тамашачы Эстәрлетамак башкорт драма театрының Мостай Кәрим пьесасы буенча куелган “Кыз урлау” комедиясен карап хозурланды.

20 ел элек үзгәртеп кору таңында барлыкка килгән бу театр инде шактый тәҗрибә туплап өлгергән. Комедиянең сюжеты гади генә булса да, режиссер Азат Җиһаншин спектакльне җырлы-биюле номерлар белән бизәп, матур итеп сәхнәләштергән.

 

Эстәрлетамаклыларның Самарага беренче тапкыр гына килүләре түгел, шуңа да зал тулы булып, тамашага башкорт туганнарыбыз гына түгел, милләттәшләребез дә шактый җыелган иде.

 

Пәрдә ачылуга, күз алдыбызда һәрберебезгә кечкенәдән таныш, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтерлек чиккән сөлгеләр, тукыган паласлар җәелгән күренеш пәйда булды. 

 

Авыл Сабан туена әзерләнә.  Озын колга күтәреп, яшьләр бәйрәмгә бүләкләр җыеп йөри...

 

Татарларда да, башкортларда да кыз күзләү, яр сайлау нәкъ менә шушы язгы бәйрәм вакытында хәл ителә дә бит инде. Бүген дә халык, бигрәк тә яшьләр, сабантуйларны көтеп ала, һәм “акыллы егетләргә матур кызлар” табылып кына тора.

 

Янгын сүндерүче Мөхәммәтша (Илһам Рәхимов) чая, чибәр, бер кашык су белән йотарлык Җәмиләгә (Юлия Галәветдинова) гашыйк икән. Күрше  Актанык авылында яшәүче Котлыәхмәтнең (Рафик Хәсәнов) дә күзе  шушы кызга төшкән.

 

Сабантуй житте исә, Әҗмәгол карт (Филарит Бакиров), еллар узган саен арттырыбрак, бичәсе Уңганбикәне (Ниса Бакирова) урлап кайтуы турында сөйли башлый, һәм бу егетләргә утлы табага май салгандай була. Карт төлке Әҗмәгол әкиятеннән дәрт алып,  Котлыәхмәт тә, кыз белән уртак тел таба алмагач, Җәмиләне урлап кайтырга ният итә. Ул егетләрне һәм буйдак ир Дәүләтбайны (Азамат Хәлилов) котырта һәм ризалыкларын ала. Тик Дәүләтбай бу эшне үз файдасына борып, тол хатын Туктабикәне (Физәлия Рәхимова) урларга кирәк дигән фикергә килә.

 

Тик караклар ятмәсенә Җәмилә дә түгел,  Туктабикә дә түгел, ә Әҗмәголның бер тапкыр инде урланган карчыгы Уңганбикә эләгә. Шулай итеп, егетләр кыз урлыйбыз дип, әби урлап кайталар...

 

Эстәрлетамак театры куйган бу спектакльдә шаян сүзләр, җырлар һәм такмаклар, гомумән, халыкчанлык рухы хөкем сөрде. Тамашачылар спектакльне бик җылы кабул иттеләр, мавыгып һәм кызыксынып карадылар, залда әледән-әле көлү тавышы, кул чабулар яңгырады. Мин театр тәнкыйтьчесе булмасам да, һәрбер геройның үзенә генә хас характерын тоемладым.  Мәсәлән, Туктабикә үҗәтле, тормышны үзенә ничек кирәк шулай бора белә торган хатын булса, Дәүләтбай, киресенчә, эшләпә киеп, тәкәббер кыланып йөрсә дә, аның йомшак, беркатлы икәнлеге күренеп тора.

 

Комедия булгач, арттырыбрак җибәргән чаклары да булмады түгел. Мәсәлән, Дәүләтбайның хатын-кыз киеме киеп чыгуы урынсыз булды кебек.

 

Кояшлы Башкортостанның саф һавасы, шифалы чишмә сулары йогынтысын сәхнәгә алып чыккан артистларның энергиясе Самара тамашачысына да күчте. Борчыган уйлардан, тормыш авырлыгыннан, проблемалардан бер кичкә генә булса да арынып тордык. Спектакль тәмамлангач, тамашачыларның көчле алкышлары бик озак яңгырады әле. Самара өлкәсенең һәм шәһәренең башкортлар “Королтае” активистлары барча артистларга да чәчәк бәйләмнәре һәм тартма-тартма конфетлар тапшырып, рәхмәтләрен белдереп, яңадан-яңа спектакльләр алып килүләрен үтенделәр.


Зөлфия ВӘЛИӘХМӘТОВА
Бердәмлек
№ 45 | 05.11.2011
Бердәмлек печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№19 (785690) / 09.11.2011 07:09:09

№4,№17, әлбәттә,Соры! Бирешмәгез.

Акча һәм власть бүлешә алмаучыларга. Бары шулар татарны узган гасырла аерыды, хәзер дошманлаштырмакчы.Бөтен татар да акча белән кәнәфигә исе китә дип уйламагыз. барысына караганда да тормышны яратабыз. Тату тормышны!

№18 (785685) / 08.11.2011 23:42:07

зал шыгрым тулы иде...
алдашырга ярамый,зал яртылашта тулы түгел иде.

№17 (785641) / 08.11.2011 18:51:32

Тамашачы, синен сузлэрдэ Гитлернын татачага авыштырган сузлэре ярылып ята. Синен кебек башкаларны курэлмичэ халыкларны котыртып ятучылар башкортлар арасындада бар ул. Э гади башкорт халкы татар дип улеп тора ул. 2-3 ел татар жырчыларынын дискларын алу очен махсус рэвештэ Башкортстанга чыга идем, Татастанда табып булмый иде. Хэзер интернет булгач ойдэгенэ качать итеп утырам.Башкорт илен аркылыгада-буйгада йоргэн бар.Бер жирдэдэ син татар дип карангы чырай курсэткэннэре булмады

№16 (785635) / 08.11.2011 18:15:14

Мин һич кенә лә татар мәктәптәренең урыс, яки бигрәк тә, айыруса башкорт мәктәптәре булыуын келәмәйем, һис тә келәмәйем!
Татар авылларындагы мөктәпләргә, берсенә генә дә рус мәктәбенә өйләнү куркынычы янамады, һәм дә янамый да.
Нәкъ сез өйткәнчә, Башкортстанда бик күп татар авылларында татар мәктәпләре (берничә йөз!) мәҗбүриләтә русчага әйләндерелде,
чөнки, аларга татарча укытырга рөхсәт итмәделәр. Телләрен ватып чит башкорт телендә укытканчы дип халык, мәктәп җитәкчеләре укытуны русчага күчерделәр шул вакытта.
Ул гына да түгел. Башкортстанда туган телләре татар булган, мәктәпләрдә татарча белем алган, татар дөньясының бер өлеше булган ярты миллионга якын мари, чуваш, удмурт, немец (Благовар районы) халкы да бар. Алардагы бар татар мәктәпләрен дә ябып бетерделәр, тагын берничә йөз мәктәп, хәзер күбесе үз туган теле - татарча түгел, ә бәлки русча белем алырга мәҗбүр.
Шыр надан калалар диләр укытучылар укучыларын, укыту алар өчен таныш булмаган рус теленә күчергәч балаларны!
Башкортстанда кешелек тарихында булмаган этноцид, татар халкына карата этноцид сәясәте алып барыла.
Нюрнберг процессы кирәк, бу этноцидны хөкем итәр өчен!

№15 (785628) / 08.11.2011 17:35:52

Тамашачы шуны әйтәм шул,татар мәктәпләре пусть башкорт мәктәпләре булсын,чем урыс мәктәбе булганчы. Син татар мәктәпләренең, урыс мәктәпләре булуын келисеңме?

Татарның бетен бәхетсезлеге умырткасыз,сатлык булуында. Ул чукына да ала,башкорт булып та языла ала. Шуның өчен кирәкме монда ызгышып утырырга?!? Тамаша ясап,башкорт-татар арасына чөй сукма. Бармакларың кысылып калмасын.

Мин белгән бер татар Уфада, директор завода булып эшли. Юкны сөйлисең. Кулыннан килгән кеше эш таба,в том числе руководящих должностях. Талантлы булу,кулдан эш килү,ялкау булмаска кирәк.

Каян беләсең син,тамашачы,кемдә кем каны акканын?

Бик зыянлы эшкә тотынгансың син тамашачы. Акыллы кеше болай сөйләмәс!!!

№14 (785626) / 08.11.2011 17:34:28

.\ Татар дип язылды ни, башкорт дип язылды ни, баребер шул бер халык бит инде.\

Ну әйтеп тә күрсәттең син,Соры корт.Урыс бн украин кешесе берме соң?
Тамашачы бик дөрес әйтә,Башкортстанда бүгенге көндә дискриминация бара-татарлардан башкорт ясау дәвам итә.Ә башкортлаштыру алымнары 1552 елда чукындыру алымына охшаш.Авыр булса да бу хәлне кабул итәргә кирәк.Дөрес,монда бичара башкорт халкының бернинди дә гаебе юк.Һәрвакыттагыча политиклар кулы уйный.Кызганычка каршы башкорт халкы башка милләтләр бн ассимиляцияләнеп бетте,һәм хәзер татарлар исәбенә демографик тишекне томаламакчы булалар.

Татарның башкорт,башкортның татар булуы не обязательно,ә менә дус булып , тату булып ,бер-берсен астан кистермичә генә яшәүләре бик кирәк.Татар бн башкорт арасына чөй сугуны да "дәү абый" җитәкчелеге астында башкаралар.

№13 (785625) / 08.11.2011 17:25:57


Сез бу әкиятегезне, башкортлар белән татарлар бер халык икән дигән әкиятегезне, Башкортстандагы бүгенге вәзгыять вакытында туктатып торсагыз да була. Бу фәлсәфә татар өчен, татар милләте өчен бүгенге көндә иң куркыныч фикер.
Барыбер бер халык булгач, нишләп соң Башкортстанда җитәкче этнократлар бар урынга да бары тик этник башкортларны гына куялар, һәм дә аларның да чын, Урал арты башкортларын, һәм дә ни өчен этник татарларны, татар әдәбиятен, татар мәдәниятен эзәрлеклиләр?
Сез юк сүзне сөйләмәгез, чын башкортларның (Урал артының чын этник башкортларын, гади халыкны да кертеп шул исәптән) иң күралмаганы, урыс та түгел, капиталист та түгел, - татар.
Алар татарга тарыма, тарысаң арыма, татарның утырган урынын ешып ешып (кырып-кырып) ю, татарлыгы йокмасын диләр.
Ул татар авылларында гына башкорты да, мариы да, русы да, әрмәне дә яши.
Башкортлар үз авылларына, үз илләренә бер генә дә чит кавемне, бигрәк тә татарларны кертмиләр, кергәннәренә исә яшәргә бирмиләр, хәтта физик юкка чыгарган очраклары да бар.
Шәхсән мин үзем берничә шундый очракны беләм.

№12 (785623) / 08.11.2011 16:53:04

Тамашачы: кемнәрдә арей, әй лә татар каны, срочно генетический анализ!!! 

Яшәгез бүгенге көндә, йөрегез җирдә. Тамырлар эзләп, тиздән Адәм галейһегалиәссаләм яшәгән чорга барып чыгасыз бит. Татар дип язылды ни, башкорт дип язылды ни, баребер шул бер халык бит инде. Сүз уңаеннан, мин үзем дә, барлык туганнарым да диярлек кап-каралар, нәрсә, без башкортлармы???

№11 (785619) / 08.11.2011 16:25:47

Нәрсәсе туры килә?
оренбурның Каргалы халкымы, әллә Северный районы татарларыныкымы?
Мөслим авылында (Чиләбе Кунашак районы), халык кап-карамы?
Әллә Сафакүлдә кара кешеләр яшиме?
Ул Самар, Ульянның ярты мишәр халкын әйтәсе дә юк.

№10 (785617) / 08.11.2011 16:21:22

Сезгә генә ул абый-агайларың без татар дип әйтә торганнардыр ул.
Татар дип язылган кешене башкортта эш урынында тотмыйлар.
Мин эшләгән районда гына да 18 татар мәктәбен башкортчага күчерделәр, анда башкортча укытырга теләмәгән бар укытучыларны да эшләреннән чыгарып.
Район җитәкчелегендә бер генә татар да калмады, барысын да татар булганы өчен генә эшләреннән азат иттеләр. Шул ук вакытта колхоз, җирле идарә җитәкчеләрен дә. Элек районның 40 % халкы татар иде (40 % рус), хәзер районда татар язылган бер генә авыл калды, анысының да яртысын башкорт итеп яздылар.

№9 (785616) / 08.11.2011 16:21:04

Оппа, №1дә язган Чиләбе, Курган, Оренбур, Барда, Самар татарларының күп сыйфатлары №8дә сез язганнарга туры килә бит... Ул чакта, татар булып кемнәр генә кала соң???
БҮЛГӘЛӘМӘГЕЗ татар-башкортны!!! Сатмагыз халыкны, империянең тиеннәренә!!!

№8 (785615) / 08.11.2011 16:13:28

Татар белән башкортның аермасы җир белән күк арасы кебек.
Кыяфәттән башлап китик. Чын башкортлар кап-кара, кысык күзле, табак битлеләр. Алар чыннан да безгә Чыңгызхан белән килгән монгол татарлар. Тәңгәверләр - Янгужинны укыгыз, катайлар - кара татарлар, Кытай иле исеме шулардан алынган, сезнең хәләл җефетегез, белүем буенча, катай-кытаннардан, бөрҗәннәр - Чыңгызның үз ырулары.
Гореф-гадәт: башкортлар җырларга, бигрәк тә биергә яраталар, җыр-биюләре безнекеннән нык аерыла; туй, килен төшерү йолалары бездәгегә бөтенләй ошамаган, гел калмыкларныкы кебек. Чөнки минем калмык туенда булганым бар.
Яшәү рәвеше: башкортларны генетик тирәнлектә тирмәгә, күчмә тормышка, малчылыкка тарта, алар игенчелек, өй кырында бакча үстерүне белмиләр.

№7 (785613) / 08.11.2011 15:58:12

"башкорт лазутчигымы, татарны эчтән таркатыр өчен?" вәйт лазутчика охшамаган, чөнки, татар белән башкортның аермасы-атамаларында гына, бер тел, бер гореф-гадәт. Ә менә сезнең урыс лазутчигы булуда шигем бар. Татар-башкорт арасына чөй кагагучы...  
"татар кешесенә бернинди дә эш тә, карьера да, бернинди көн дә юк икәнен беләсезме соң?" юк, белмим, бабайлар бертуган абыемнар, үзләрен татар дип атасалар да, Башкортстанның әйдәп баручы эшмәкәрләре...
Айдар Хәлим кебек "татарлар" булганда, "Чемодан, вокзал, Татария!" булуына әллә ни аптырарга кирәкми.
Сезнең кебек "татарлар" Татар-башкортның көнбатышта яшәүчеләрен юкка чыгарып бетергәндә, һич югы көнчыгышта яшәүчеләре калыр ичмасам, молодцы башкортлар. Иван көнбатышта яшәүчеләрне чукындырганда, көнчыгышта сыену тапкан чукынудан качучылар кебек...

№6 (785604) / 08.11.2011 14:15:13

Башкорт булуда әллә ни гаеп юк шикелле татарда.
Бу сезнең сүзләрегез тулы бер манкорт икәнегезне күрсәтә.
Әллә сез үзегез башкортмы, безгә килгән башкорт лазутчигымы, татарны эчтән таркатыр өчен?
Казан урамында Уфа, Баймактагы кебек "Русские в Рязань, татары - в Казань!" кебек язулар күргәнегез бармы соң?
Яки берәр татар эшлеклесе эшләгән эш урыны яки аның яшәгән йорты каршында милләтче яшьләрнең пикет оештырып "Чемодан, вокзал, Татария!" дип кычкырып торганнарын?
Әгәр сез башкорт булсагыз берәрсе сезгә очрашкан саен күрешәсе урынга "Башкиры - в Бурзян" дигәне бармы?

№5 (785602) / 08.11.2011 14:02:25

Нишләп яздырмасын инде, нишләп кенә яздырмасын.
Башкортстанда татар кешесенә, мин татар дип курыкмыйча әйтә алган татар кешесенә бернинди дә эш тә, карьера да, бернинди көн дә юк икәнен беләсезме соң?
Башкортстанда авыл, район администрацияләре җитәкчеләре әгәр дә халык саны алу вакытында үз территорияләрендә 90 % башкорт күрсәтмәсәләр, андагы татар мәктәпләрен башкортчага күчермәсәләр, район газетасын башкортчага әйләндермәсәләр,аларны икенче көнне үк эштән куып чыгарганнарын?

№4 (785598) / 08.11.2011 13:39:30

Тамашачы,син язганнарда башкортлармы гаепле? Халык белән ялган язучы ученыйны бутама. Татар Башкорт халкы татау яши. Ә акча бүлә алмаган,җадный кешеләр бутый тормышны.
Халык ызгышынданан алар акча эшли.

Син дә шуларның берсе түгелме????

Әйт әле,кем мине үз теләгемнән башка, башкорт дип яздыра ала?
Значет татары шундый! Татарларга хас сыйфат,узган гасырларда алар чукындылар да әле. Башкорт булуда әллә ни гаеп юк шикелле татарда.

№3 (785596) / 08.11.2011 13:27:14

Бүгенге көндә татарга башкорттан да күбрәк зыян салган халык юк.
Миллионлап татарны башкорт итеп язу, йөзләгән татар зыялысын, әдибен, галимен, аларның бар иҗатын үзләштерү, йөзләрчә татар мәктәбен башкортчага күчерү (бөтен Башкортстанга өч татар гимназиясе калды), татар мәдәниятен, татар эшлеклеләрен эзәрлекләү- санап кына бетергесез, башкортларның татарга салган зыянын.
Ә безнекеләр, Казанның татар интеллегенциясе, җитәкчеләре, без- мәңгегә бергә, без бер ананың ике игез баласы дип, һаман да шул башкортлар белән кочаклашып, дуслашып, аракы чүмереп утыралар.

№2 (785595) / 08.11.2011 13:17:35

булдыралар!!!!
ә татар, татарны ашый.

№1 (785594) / 08.11.2011 13:14:00

Кояшлы Татарстанның Тинчурин яки башка театры Самара татарларына татар драматургы иҗат иткән берәр татар пьесасын татар телендә сәхнәгә куйса, тагын да шатрак булыр идек.
Башкортлыктан, башкортлаштырудан - гарык инде!
Башкортстанда бер миллион татарны башкортлаштырулары гына җитмәгән, читкә чыгып, Чиләбе, Курган, Оренбур, Барда, Самар татарларын да башкортлаштыра башладылар.
Безнең исәптән тагы бер-ике миллион башкорт өстәргә исәпләре.
Ул гына да түгел, Татарстанны да, Казанның үзен дә башкортлаштыра башладылар инде.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar