поиск новостей
Көн мәзәге
  • Инструктор:
    – Беренче кагыйдә: урманда югалмас өчен үзегез белән кечкенә кыңгыраулар алыгыз. Икенче кагыйдә: аю тизәге күрсәгез, ул җирдән ераккарак китегез.
    – Абый, ә аның аюныкы икәнен ничек аңларга соң?
    – Аның янында кечкенә кыңгыраулар булыр.

     

Бүген кемнәр туган
  • 15 Май
  • Фәрит Йосыпов - галим
  • Гөлнара Исмаева - җырчы
  • Радик Фәизов (1931-2011) - язучы
  • Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская (1892-1974) - актриса
  • Мәгъсүм Хуҗин (1930-2008) - язучы
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • Июнь аеннан Казан шәһәре, Бондаренко ур., 28 адресы буенча 2 бүлмәле фатирда бер бүлмә сдаваться ителэ. Район тыныч, янәшәдә мәктәп, кибетләр һәм көндәлек тормыш өчен кирәкле барлык уңайлыклар бар. Транспорт йөреше бик уңайлы: автобус тукталышлары якында, метрога җәяү 5 минут кына. Фатирда уртача ремонт, яшәр өчен кирәкле җиһазлар бар. Сораулар булса, языгыз. 89047632862
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
Архив
 
20.04.2026 Ир белән хатын

«Ирем моңа көчкә түзә»

Психотерапевт четерекле сорауларга җавап бирүен дәвам итә.

Хатын-кыз һәрчак яхшы хуҗабикә булырга тиешме - чисталык-пөхтәлек канында булмаса, моны ничек хәл итәргә? Абьюзерга кияүгә чыгып ялгышкансың икән, аннан ничек качып котылырга? Бернәрсә эшләргә теләк булмаса, бу һәрчак ялкаулык билгесеме? Психолог, психотерапевт Гүзәл Саттарова хатын-кызлар күңелен борчыган сорауларга җавап бирүен дәвам итә.

Гүзәл Саттарова КДМУның Дәвалау факультетын, аннары психиатрия буенча интернатураны тәмамлаган. 10 ел дәвамында Казанда һәм Яшел Үзәндә М.Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсендә бүлек мөдире булып эшләгән. 2021 елдан табиб-психотерапевт, психолог практикасын алып бара.

Минем өйдә бер дә тәртип юк, балачактан шулай иде. Мин төрле якка таралып яткан әйберләрне күрмим, алар мине борчымый. Хәзер аңлыйм, барлык билгеләр һәм тестлар буенча миндә СДВГ (игътибарлылык дефициты һәм гиперактивлык синдромы). Ирем моңа көчкә түзә. Мин яхшы хуҗабикә булырга хыялланам, җыештырам, ләкин түземлегем озакка җитми. Бары тик чиста-пөхтә булачакмын дигән карар гына ярдәм итми. Бу очракта нәрсә эшләп була?
Настя К.

СДВГ тестлары – диагноз түгел. Гомумән, шәхеснең эчке төзелешен тестлар бик сирәк төгәл тасвирлый, алар бары тик юнәлеш кенә күрсәтә. Мин үзем бу очракта башка нәрсәне күрәм.

Кайбер кешеләр үз эчке дөньясына чумып яши, ә тышкы тирәлек алар өчен артык мөһим түгел. Майлы кәстрүл, саргайган пәрдәләр, идәндә аунап яткан әйберләр – болар барысы да алар өчен бернинди сигнал бирми торган фон гына. Алар өчен нейтраль булган нәрсәләр, тирә-юньдәгеләргә бик нык тәэсир итә. 

Сез, мөгаен,  беркайчан да бик пөхтә, «идеаль» хуҗабикә була алмассыз. Монда ихтыяр көче генә җитми – моны үз тәҗрибәгездән беләсез инде. Шуңа күрә сүз җыештыру турында түгел, ә ирегез белән бергә яшәү кагыйдәләрен  килештерү турында барырга тиеш. Һәр кешенең үзенә авыр бирелгән өлкәләре бар. Әгәр сез акча эшлисез икән, аның бер өлешен атнага бер яки ике атнага бер тапкыр клинингка юнәлтергә була – һәм мәсьәлә хәл ителәчәк. Әгәр акчаны ирегез эшли икән, бу – аның уртак уңайлылыкка керткән өлеше. Чит кешеләр өен акчага җыештыручылар һәм моны рәхәтләнеп башкаручы кешеләр бик күп бит.

Ирегез белән ачыктан-ачык сөйләшегез. Аны яратуыгызны, өйдәге тәртипсезлек аңа карата мөнәсәбәт белән берничек тә бәйле түгеллеген аңлатып бирегез. Сез шундый булып корылгансыз һәм бу мәсьәләдә бергәләп чишелеш табарга әзерлекне әйтегез.
Һәм иң мөһиме: һәр кеше үзенең нинди икәнен белергә, моны оялмыйча кабул итәргә өйрәнергә тиеш. Үз-үзебезне кабул иткәч, якын кешебезгә дә: «Бәхеткәме, кызганычкамы – мин менә шундый» дип әйтү күпкә җиңелрәк була. Һәм шул хәл белән бергәләп яшәргә дә өйрәнеп була.


Гүзәл Камалова
Шәһри Казан
№ --- | 20.04.2026
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы