|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
19.04.2026 Хәвеф-хәтәр
Циркта юлбарыс читлектән сикереп, тамашачылар янына чыккан (ВИДЕО)Ростов-На-Дону шәһәрендә циркта тамаша вакытында читлек җимерелгән. Бу хәл юлбарысларны да куркыткан. Ким дигәндә бер юлбарыс тамашачылар янына чыккан, урындыклар арасыннан йөргән. Кайбер тамашачылар паникага бирелгән, әмма күбесе үзләрен тыныч тотарга тырышканнар. Видеодан күренгәнчә, кайбер ата-аналар үз балаларын үз тәннәре белән каплый. Соңыннан юлбарысны тамашачылар яныннан алып китәләр, берәү дә зыян күрмәгән, дип хәбәр итә "Матбугат.ру".
Соңгы номер булу сәбәпле, тамаша бүгенгә тәмам булган. Әмма, цирк хезмәткәрләре әйтүенчә, залда ике хатын-кыз калган һәм тамашаны күрсәтеп бетерүне таләп иткәннәр. Читлекне рәтләгәч, аренага кабат юлбарысларны чыгарып, шул ике хатын өчен номерны кабат күрсәткәннәр, имеш.
--- |
Иң күп укылган
|