поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.11.2011 Җәмгыять

Әби-бабай, китәсезме?!

"Улей" дискуссия клубы утырышында пенсионерларның барысын да чит илгә яшәргә җибәрергә тәкъ­­дим иткән­нәр. Бу – өл­кәннәрне карау, пенсия һәм башка чыгымнарны киметәчәк, имеш. Тик бу яңа­лык әби-бабайларны гына аптырашта калдырды.

Тәкъдимнең авторы – Табигатьне саклау илкүләм оешмасы президенты, "Русское лото"га нигез салучыларның берсе, эшмәкәр Әлморат Рәсүлмөхәм­мәтов. Аның сүзләренә караганда, теләге булган бөтен әби-бабайлар чит илгә китә алачак. Яңа урында яшәү шартлары мондагыга караганда күпкә яхшырак булачак, дип тә ышандырган Рәсүлмөхәммәтов.

 

Эшмәкәр пенсионерларны яшәү минимумы Россия белән чагыштырганда түбәнрәк ­булган илләргә җибәрергә тәкъдим итә. "Уртача 6 мең сум пенсиягә Латвия, Үзбәкстан, Болгария һәм Һиндстанда иркенләп яшәр­гә мөмкин. Ә айлык акчасы 10 мең сум булган өлкәннәр Төркия һәм Мисырда рәхәт­ләнеп яши алачак", – дигән ул. Яңалыкның әби-бабайлар өчен ике­ләтә отышлы икәнен дә искәрт­кән ул. Беренчедән, яшәү шартлары яхшырса, икенчедән, өлкән яшьтәгеләрнең сәламәтлегенә җылы як кояшы үзе генә дә ни тора!.. Чит илгә китүче пенсионерларга эш тә кушмакчылар. Алар яңа җирдә рус телен һәм мәдәниятен тарату белән шө­гыльләнә ала, дигән Рәсүлмө­хәм­мәтов. Аның фикеренчә, бүген ике генә юл бар: йә бертуктаусыз пенсияне арттырып торырга, йә әби-бабайларны күчерергә.

 

Эшмәкәр үз фикерен дә­лил­ләргә дә тырышкан. Аның сүз­ләренә караганда, әлеге идеянең әллә ни яңалыгы юк. "Мул тормышта яшәүче гаиләләргә игътибар итегез. Акчасы күп булганнар әти-әниләренә махсус рәвештә чит илдә йорт сатып ала. Өлкәннәрне җылы якка яшәргә җибәрә, – дип сөйләгән ул. – Без исә бай балалары булмаган өлкәннәргә ярдәм итә алачакбыз". Россия Дәүләт Думасының ветераннар эшләре буенча комитет рәисе урынбасары Франц Клинцевич әйтүенчә, депутатлар әлеге тәкъдимне эш тәртибендә тикшерәчәк.

 

Тик түрәләр әби-бабайларның күчеп китүгә карата фикерен белергә оныткан, ахры. Бу хакта сорашып, газета укучыларыбызга шалтыраткач, уңайсызланып ук калдык. "Кызганалар икән, пенсия акчаларын кире алсыннар. Әмма туган нигеземнән беркая китмим, – ди Яшел Үзән районы Олы Шырдан авылында яшәүче Нәгыймә Җәләлова. – Монда балаларым, оныкларым бар. Шөкер, кадер-хөрмәттә яшим. Ә чит илдә мин кемгә кирәк?"

 

Татарстан ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы республика советы рәисе Рәфис Әхмәтҗанов әйтүенчә, бу яңалыкны күз алдына да китереп булмый. "Шәһәрдә бөтен уңайлыклары булган фатирда яшәүче балалар еш кына авылда яшәүче олыгайган әти-әни­ләрен үзләре янына чакыра. Өл­кәннәр исә Үзбәкстанга, йә булмаса Латвиягә түгел, авылдан шәһәргә чыгып китәргә дә ризалашмый, – дип сөйләде ул. – Тормышны бөтен­ләй аңламаган кеше генә әлеге идеяне тәкъ­дим итәргә мөмкин. Минемчә, бу – чынга ашмаслык нәрсә".


Эльвира ВӘЛИЕВА
Ватаным Татарстан
№ 121-122 | 04.11.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»