|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
18.04.2026 Авыл
Татарстанда сабан культураларын чәчүгә керештеләрЛениногорск муниципаль районында борчак чәчүгә керештеләр, Кайбыч, Буа һәм Бөгелмә муниципаль районнарында арпа чәчә башладылар. Республикада барысы 1 млн 730 мең га мәйданда язгы чәчү планлаштырыла, шулардан 818 мең га - бөртекле культуралар, 684 мең га - техник культуралар. Шулай ук уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру дәвам итә. Көзге культураларны тукландыру 142 мең га мәйданда башкарылган, бу планнан 29% тәшкил итә. Күпьеллык үләннәргә 45 мең гектарда, ягъни планнан 14% мәйданда ашлама кертелгән. Республиканың барлык муниципаль районнарында да чәүлекләрне тукландыруга керештеләр.
--- |
Иң күп укылган
|