поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
05.11.2011 Мәдәният

Бөеклек һәм күңелдәге яралар

(Ачык хат)

Галиҗәнап Вакыт... Аның галәмдә һич гаме юк: көн кояшлымы, яки болытлымы, дәрьяда караб батамы, күктә самолет янамы, җирнең кайсыдыр бер кыйтгасында сугыш бара һәм җаннар кыеламы—ул битараф. Әйе, вакыт үз «эшен» генә белә: ул сиздерми генә уза да уза. Көнне—төн, төнне көн куган кебек, җәйне кыш алыштыра тора. Баксаң, безнең күрешмәгәнгә дә, хәл-әхвәл белешмәгәнгә дә, София ханым, бер дистә ел икән ич инде.

 

Хәл-әхвәл дигәннән... Юк-юк та Сезнең хәлләр бертуган апагыз Ида Гобәйдуллина аша да, сабакташыгыз Валентина Холопова аша да ирешкәләп торды. Мин үзем дә... юбилеегызга (70 яшь) багышлап Казанда һәм Мәскәүдә узган Халыкара музыка фестиваленнән соң (ул 2001 елның 20-31 октябрендә узды), Сезгә озын-озын хатлар язып маташкан идем. Әмма җибәрми калдым шул.

 

Сиксән яшегез якынлашкан ошбу көннәрдә аларны янә укып, җибәрмәвемнең, дөресрәге, җибәрә алмавымның сәбәпләрен эзлим. Һәм күз алдында ун ел элек булган манзаралар яңара.

 

Иң әүвәл—Сабан туйларыбыз кебек шаулап узган Казан фестивале.

 

И ул көннәр!.. Афиша-плакатлар белән бизәлгән Казан урамнары!.. Үзегезне күрү, музыкагызны тыңлау өчен халыкның ташкындай С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залына агылуы... Өч көн дәвамында Сезне зурлау: чәчәкләргә, алкышларга күмү... һәм—Сезнең бәхетле йөзегез...

 

И ул бәйрәм рухы!..

 

Шулай да мин аны Сезнең «Юбиляция» әсәрегездә тасвирланган коллар тантанасына охшаттым.

 

Ни өченме?

 

Үзегезне чорнап алган протоколлы чиновниклар боҗрасыннан чыга алмавыгызга, Яңа Бистә татар зиратына, әти-әниегез каберенә баш ияргә дә баралмыйча китүегезгә—күңел риза булмагандыр, мөгаен.

 

Инде фестивальнең Мәскәү көннәрен хәтерлик.

 

Җир һәм күкләр «сөйләшүен» Казанда тыңлаганлыктан (Мәскәү фестивале дә шул әсәрегез—дин проблемаларына, кешелек дөньясы һәм галәм язмышына багышланган «Страсти по Иоанну»ыгыз белән ачылды), мин Мәскәүгә Сезнең белән үк түгел, ә бераз соңрак килдем. Һәм... һәм, Сезнең монда үги булуыгызны күреп, гаҗиз калдым.

 

Әйе, әйе, юбилеегызга багышланган Халыкара фестиваль турында бөтен Мәскәвендә бернинди дә белдерү-афишаның булмавы, музыкагызның исә консерваториянең яртылаш буш Кече залында яңгыравы—аптырашта калдырды. Мондый хәл йөрәгегезгә яра салгандыр, күрәсең—Сез үзегез дә бик боек идегез. (Ярый әле һәр кичәдә яныгызда кызыгыз Надежда булды һәм үзегезгә булышып йөрде.)

 

Сезне мондый мохиттә күрү күңеленә ятышмагандыр, ахры, «Казань» журналының баш редакторы Юрий Балашов та (ул—журналының бер санын Сезгә багышлаган, «Международный фестиваль музыки Софии Губайдулиной» дигән 110 битле затлы буклет чыгарган һәм фестивальнең һәр көненә (аерым-аерым!) гаҗәеп бизәлешле чакыру билетлары бастырган кеше!), консерваториянең кече залында бер генә көн таптанып йөрде дә, үз калабызга кайтып китте.

 

Мине исә монда музыкагызны тыңлыйсы килү генә түгел, рухи мәсләгегезне дә аңлыйсы килү теләге тота. Һәм—Сезгә затлы бер журнал өчен гаиләгез турында язарга теләвемне әйтәм.

 

Иркенләбрәк сөйләшү өчен уңай дип Сез (26 октябрьдә сәгать 11гә) үзегез тукталган «Ширатон палас» кунакханәсенә чакырдыгыз. Менә әйбәт булды, әтиегез турында да бәйнә-бәйнә сөйләрмен, бәйрәмегезгә бер бүләк булыр ичмасам дип сөендем мин. (Том-том романнар герое булырлык әтиегез Әсгать ага хакында бик аз беләсез чөнки. Хәтерегез калмасын берүк, гаепләп әйтүем түгел. Без бит сөйләшми торган чор, «телсез-сүзсез» буын балалары. Үзем дә, мәсәлән, әткәм турында берни дә диярлек белмим.)

 

Әйе, әйе, әтиегез турында... Бәйрәкә авылы тирәли (Татарстанның Ютазы районы) 262 дисәтинә (ягъни 286 гектар!) җир биләгән морза-хәзрәтләр нәселеннән булган Әсгать Мәсгут улы Гобәйдуллинның кечкенә чагы турында да, уку еллары, мәхәббәт яралары турында да һәм, әлбәттә инде, яшәү рәвеше—титаник хезмәте хакында да сөйләрмен дип фараз кылдым. Һәм кунакханә номерыгызның бусагасын да шундый ният белән атлап үттем.

 

Күңелегезне күтәрергә теләптер инде, сүземне янә юбилей бәйрәмегез белән тәбрикләүдән башладым. Ә Сез:

 

—Минем өчен бәйрәм—музыка белән очрашу ул,—дисез дә, урындыгыгыз артына килеп баскан ирегез Петр Мещаниновка карап алып:—Минем кызым, бер дигән апаларым бар, әмма минем өчен музыка бар нәрсәдән дә кадерлерәк,—дип өстисез. Һәм... рас әйттемме, шулай әйтергә ярый идеме дигәндәй, тагын ирегезгә карап аласыз.

 

Кеше иреге, иҗат иреге бәрабәренә хәтта туган илне калдырып китәргә дә үзендә көч тапкан шәхеснең ошбу халәте сискәндереп ала. «Сезме соң бу —күкләрнең җиденче катына менеп галәм белән сөйләшүче ханым?!» дип әйтүдән көчкә тыелып, шәхси тормышыгыз, яшәү рәвешегез, кыскасы, гаиләгез хакында сөйләвегезне үтенәм.

 

—Кечкенә чагымда әти мине кырларга-болыннарга алып чыга иде. Ул дәшми. Һәм без тып-тын гына кыр-басулар, елгалар буйлап бик озак барабыз. Табигать белән әти һәм мин!.. Бала чагымның иң бәхетле мизгелләре бу. Германиядә яшәгән соңгы елларымны да мин әнә шул бәхетле елларга тиңлим. Йортым каршында әти образын искәртеп торучы имән бар, ә янәшә-тирәли әти яраткан сиреньнәр утырттым. Әти... ул намус феномены!

 

Менә каян килә икән ул музыкагыздагы сагыш-юксыну аһәңнәре дип уйларга да өлгермим... ирегезнең тамак кыруы Сезне сүзсез калдыра. Минем дә түземлегем сынды, господин Мещаниновтан гафу үтенеп, үзебезне генә калдыруын сорарга мәҗбүр булдым.

 

Әмма Сез «бикләнгән» идегез инде. Ирегез йокы бүлмәсенә, икенче катка менеп китсә дә, Сез барыбер ачыла алмадыгыз. Иҗатыгызга илһам бирүче мәхәббәт хакында соравыма да, яшь вакыттагы гөнаһларымны искә аласым килми дию белән чикләнеп, үзегезгә рухи таяныч булган музыка осталары турында сөйләүгә күчтегез.

 

...Әтиегез турында сөйләргә теләвемне «онытып», китәргә җыендым. Сез каушый төштегез. Ниндидер бик мөһим сер әйтергә җыенгандай ашыгып-каударланып кулымнан тоттыгыз.

 

Нәкъ шул мәлдә яныбызда ирегезнең пәйда булуы Сезне янә «айнытып» җибәрде.

 

Дилбегәне шундук ирегез үз кулына алды. Һәм аның: «Без Татарстанга бик рәхмәтле, бу турыда господин Президентка җиткерсәгез иде», диюе—ошбу очрашуның аккорды булып яңгырады.

 

Петр әфәндегә бу очрашу да шул сүзләрне әйтү өчен генә кирәк булган икән дигән уй белән, ишеккә юнәлдем.

 

...Менә, ниһаять, фестивальнең соңгы көне—ябылу кичәсе.

 

Бу кичәнең Мәскәү консерваториясенең Зур залында узуы да җаныгызны җылыта алмаган иде.

 

Минем үз хәлем дә—шул чама. Янәшәмдә пәйда булган якташым Фәрит Гобәевнең «София ханымга ни булган, нигә бик боек ул», «Нишләп залда буш урыннар күп», «Ник бер түрә дә күренми», «Фестиваль хакында урамнарда нишләп бер реклама да юк» кебек дистәләгән соравының берсенә дә җавап таба алмыйча азапланып утырам.

 

Фотокүргәзмәнең ябылуын да көтеп тормыйча, юбилей бәйрәмегезне күрү, музыкагызны тыңлау өчен әле генә Франциядән кайтып төшкән фотохудожникны Сезнең мондагы хәл-халәтегез нык борчыды булса кирәк, ул озак кына пошынып-уфтанып утырды да, дөньякүләм бөекләрне күп күргән Мәскәүнең беркемгә дә исе китми бугай дигән нәтиҗә ясап, үзен тынычландырды. Тик мин генә тынычлана алмадым.

 

Казаныма кайткач та Сез күңелемнән китмәдегез. Мәскәү фестивале көннәрендәге арыган-йончыган кыяфәтегезне кысрыклап, безнең тәүге очрашуда туган образыгыз (ул очрашу 1990 елның декабрендә булды)—«Азат хатын» журналының «Сөембикә» булып үзгәрүенә чиксез сөенеп фатиха бирүегез дә, үзегезгә бүләк итеп алып килгән «Кыйссаи Йосыф» китабын күкрәгегезгә кысып: «Шушындый зур бүләк—миңамы?!» дип, бәләкәй бала кебек куануыгыз да—күз алдына килә. (Хәтерлисездер, 1991 елда яңадан туган «Сөембикә» журналының беренче санында Сезнең фатихагыз да бар. Ә икенче (февраль) санында Сезнең белән очрашу тасвирлана.) Шуннан соңгы (1992, 1993, 1996 елларда) очрашуларыбыз исә ихлас табигыйлеге белән әнә шул җылы, якты образны тагы да баеткан иде.

 

... Һәм менә: үзгә мохит, үзгә халәт, үзгә моң!

 

Кеше шушылай да үзгәрә ала икән—йә Хода! Гүя ике кеше, ике образ. Берсе—якын, үз. Икенчесе—ят. Берсен оныта алмыйм, чөнки ул йөрәк түрендә урын алган, ә икенчесен... аңлый да алмыйм, күңел дә кабул итми. Һәм бу «икәүне» бербөтен итеп күрү—мөмкин түгел.

 

Шул сәбәпле, яраткан журналымда фестиваль турында да, гаиләгез хакында да бер хәбәр дә чыкмады. Язу теләге үзе үк, бөтенләй булмаган да кебек, юкка чыккан иде инде. Әмма минем үземә бушанырга кирәк иде. Шул нисбәттән Сезгә хатлар язарга тотынганмын да. Һәм «Ни-нәрсә булды Сезгә?» дип битәрләп башлаган ул хатларга тулышкан күңелемне түгеп бушанганмын да—җибәрмәгәнмен бит менә. Ә җибәрмәвемнең сәбәбе инде аңлашыла булса кирәк.

 

Әйе, әйе, болай да яралы җаныгызга җәрәхәт өстисе килмәгәндер. Шуңа күрә моңлы күңелегезнең нечкә кылларын аяганмын, димәк.

 

Ни генә дисәк тә, әлеге музыка фестивале—адәм күтәрә алмаслык иҗади хезмәтегез белән яулап алган бәйрәмегез иде бит. Аннары... Сез үзегез дә татар исемен бөтен дөньяга танытучы бөек композитор гына түгел, үз иле Татарстан өчен титаник хезмәт башкарган шәхес—Әсгать ага Гобәйдуллинның кызы да бит әле.

 

Ә ул миңа да «кызым» дип дәшә иде. Һәм аның турында мин шушы ук журналга олылап язачакмын әле.

 

Р.S. Сиксән яшегез тулу уңаеннан, юбилей фестивален бу юлы Амстердам шәһәре башлый дип ишеттем. Мөбарәк булсын—музыка бәйрәмегез!

 

Сентябрь, 2011.


Рәйсә ЮСУПОВА
Казан утлары
№ 11 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»