поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Ой, шундый матур песи! Кушаматы ничек моның?
    – Тима.
    – Тимофеймы?
    – Тимерһади.
Бүген кемнәр туган
  • 14 Октябрь
  • • Раил Садриев - мәдәният хезмәткәре
  • • Фәнис Зыялы - шагыйрь
  • • Ирек Хафизов - актер
  • • Фидаил Зарипов - җырчы
  • • Роза Хәмидуллина - шагыйрә
  • • Владимир Корчагин (1924-2012) - язучы
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
17.04.2026 Икътисад

"Министрлык фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләре (НИОКР) кысаларында инновацион чишелешләр эшләүгә һәм аларны гамәлгә кертүгә системалы нигездә ярдәм итә"

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәгариф һәм фән советы утырышында катнашты.

Утырышны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мөһим илкүләм максат – технологик лидерлыкны тәэмин итү – ул 2024 елда ил Президенты Владимир Путин тарафыннан куелды. Татарстанның югары уку йортлары һәм фәнни учреждениеләре бу максатка ирешүгә актив кушылдылар, диде ул.

“Безнең югары уку йортлары һәм тикшеренү учреждениеләре технологик лидерлыкның барлык илкүләм проектларында да торган саен күбрәк үз урыннарын алалар, дип уйлыйм”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы НИОКР кысаларында инновацион чишелешләрне эшләүгә һәм гамәлгә кертүгә системалы рәвештә ярдәм итә, дип сөйләде. Төп басым җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыруга, тармакны технологик яңартуга һәм агросәнәгать комплексын тотрыклы үстерүгә юнәлдерелгән гамәли эшләнмәләргә ясала.

Фәнни-технологик максатларны гамәлгә ашыруда төп рольне профильле фәнни һәм мәгариф оешмалары уйный, болар: Токсикология, радиация һәм биологик иминлек федераль үзәге, Казан милли тикшеренү технология университеты, Казан дәүләт аграр университеты, шулай ук Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты.

Республикада 2020 - 2025 елларда НИОКРның 122 проекты хуплану тапкан, шуларның 104е гамәлгә ашырылган, 18е сынау стадиясендә. Проектларның гомуми саныннан 108е гамәли үзенчәлеккә ия һәм конкрет бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән, 14 проект тармак үсешен методик һәм стратегик тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Министр әйтүенчә, фәнни тикшеренүләрне индустриаль партнерлар катнашыннан башка тормышка ашыру мөмкин түгел. “Фән һәм бизнесның үзара бәйләнеше эшләнмәләрнең гамәли үзенчәлеген, аларның җитештерү шартларына яраклашуын һәм алга таба киңәюен тәэмин итә”, - дип өстәде ул.

Республикада гамәлгә ашырыла торган проектлар фән һәм бизнесның нәтиҗәле кооперациясе үрнәге булып тора. Аерым алганда, Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты (ТатНИИСХ) «Август» компаниясе заказы буенча сабан бодаеның һәм борчакның җирлеккә яраклаштырылган сортларын булдыру проектын гамәлгә ашыра. ТатНИИСХның яшь галимнәре авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Данил Әсхәдуллин җитәкчелегендә сабан йомшак бодаеның «АВГ Биолан» һәм «АВГ Балерина» дигән ике сортын чыгарганнар, аларны сынау нәтиҗәләре уңышның 21%ка артуын раслый.

Шулай ук Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты һәм «Чистополье» ХК катнашында Казан ДАУның Агробиотехнопаркы базасында селекция-орлыкчылык үзәге төзү проекты эшләнә. Проектны авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Зинон Сташевски җитәкли. Ул үз селекция базасын булдыруга, җитештерүне оештыруга һәм конкурентлыкка сәләтле сортлар булдыруга юнәлдерелгән.

Фәнни белгечлекләрне популярлаштыру һәм яшь галимнәрнең казанышлары белән таныштыру «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында һәм Фән һәм технологияләр унъеллыгы инициативаларын хуплау йөзеннән гамәлгә ашырыла.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы