поиск новостей
Көн мәзәге
  • Инструктор:
    – Беренче кагыйдә: урманда югалмас өчен үзегез белән кечкенә кыңгыраулар алыгыз. Икенче кагыйдә: аю тизәге күрсәгез, ул җирдән ераккарак китегез.
    – Абый, ә аның аюныкы икәнен ничек аңларга соң?
    – Аның янында кечкенә кыңгыраулар булыр.

     

Бүген кемнәр туган
  • 15 Май
  • Фәрит Йосыпов - галим
  • Гөлнара Исмаева - җырчы
  • Радик Фәизов (1931-2011) - язучы
  • Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская (1892-1974) - актриса
  • Мәгъсүм Хуҗин (1930-2008) - язучы
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • Июнь аеннан Казан шәһәре, Бондаренко ур., 28 адресы буенча 2 бүлмәле фатирда бер бүлмә сдаваться ителэ. Район тыныч, янәшәдә мәктәп, кибетләр һәм көндәлек тормыш өчен кирәкле барлык уңайлыклар бар. Транспорт йөреше бик уңайлы: автобус тукталышлары якында, метрога җәяү 5 минут кына. Фатирда уртача ремонт, яшәр өчен кирәкле җиһазлар бар. Сораулар булса, языгыз. 89047632862
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
Архив
 
17.04.2026 Хатлар

Бертуган сеңлем мине күрә алмый...

Балачактан ук сеңлем белән минем арада дуслык җепләре нык булмады.

Кечкенә чакта уенчыкларны махсус вата, ә гаепне миңа аудара иде. Ул миннән 6 яшькә кече. Мәктәпне тәмамлап уку йортына укырга керергә вакыт җиткәч, әти-әниләрнең аны башка шәһәрдә укытырга акчасы булмаса да, мин ярдәм иттем. Чөнки 17 яшьтән эшкә кереп, акча эшли башлаган идем.

Без якыная башладык, күпмедер вакыт ул миндә яшәде, аңа ярдәм иттем. Вакыт узды, ул бик хәлле кешегә кияүгә чыкты. Бервакыт гаиләләребез белән ял итәргә килгәч, кинәт ресторанда балачактан бирле үпкә саклавын, мине күрә алмавын әйтеп салды, шуларны иренә сөйләде, мине каралтырга тырышты. Янәсе, мин акча артыннан куып, ул укырга килгәч тә, аны ач тотканмын, акча бирмәгәнмен. Ире ни әйтергә белмичә, бер сүз әйтмәде. Шул кичке сеңлем белән бик нык ачуланыштык. Берничә көннән соң ул гафу үтенде һәм башка тавыш-гауга чыкмады.

Тормышымда кара сызык башланды - балам чирләп китте, ирем шуны сәбәп итеп хәмер колына әйләнде, аның белән аерылыштык. Балам еш чирләгәнгә, эштән китәргә туры килде.

Әти-әнием янына кайтырга туры килде. Аларның фатиры бик кысан булганга, сеңлемә яшәп торырга урын табылмасмы, дип мөрәҗәгать иттем. Чөнки аның 2 фатиры буш тора. Янәсе, ире кара көнгә, дип алып куйган. Ирем сине фатирга кертүгә каршы, теләсәң нишлә, диде дә бертуганым телефон трубкасын куйды. Җитмәсә, әти-әниләрне дә миңа каршы котырта башлаган. Янәсе, мин инде урта яшьтәге хатын, соранып йөргәнче, торак мәсьәләсен үзем хәл итәргә тиеш.

Әти-әни белән дә аның мөнәсәбәтләре киеренке, ул аларны гел кимсетә, янәсе, хәерче кварталда яшисез. Чәй эчәргә каткан сохаридан кала башка тәм-том да юк. Мин аның кыланмышларын күреп ни әйтергә белмим, аның ачу тоту сәбәпләрен ачыкларга тырыштым, тик ул: "Мин бу хакта сөйләшергә теләмим" дип кенә җавап бирә.

Студент вакытта аңа күпме ярдәм иттем, укуы өчен түләдем. Башкалардан ким-хур булмасын дип, үзем кимәгәнне, аңа кидердем. Ә хәзер рәхмәт ишетәсе урында, ул миңа борылып та карамый. Балам белән ай саен хастаханә юлын таптыйбыз. ә аның ире медицина өлкәсендәге түрә. Ник шунда, ярдәм итимме, дип сорамый. Якын кешеңнең шундый карашта булуы, дошманнарча мөнәсәбәте нык борчый.

Казаннан Кристина


---
Шәһри Казан
№ --- | 17.04.2026
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы