поиск новостей
Көн мәзәге
  • Инструктор:
    – Беренче кагыйдә: урманда югалмас өчен үзегез белән кечкенә кыңгыраулар алыгыз. Икенче кагыйдә: аю тизәге күрсәгез, ул җирдән ераккарак китегез.
    – Абый, ә аның аюныкы икәнен ничек аңларга соң?
    – Аның янында кечкенә кыңгыраулар булыр.

     

Бүген кемнәр туган
  • 15 Май
  • Фәрит Йосыпов - галим
  • Гөлнара Исмаева - җырчы
  • Радик Фәизов (1931-2011) - язучы
  • Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская (1892-1974) - актриса
  • Мәгъсүм Хуҗин (1930-2008) - язучы
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • Июнь аеннан Казан шәһәре, Бондаренко ур., 28 адресы буенча 2 бүлмәле фатирда бер бүлмә сдаваться ителэ. Район тыныч, янәшәдә мәктәп, кибетләр һәм көндәлек тормыш өчен кирәкле барлык уңайлыклар бар. Транспорт йөреше бик уңайлы: автобус тукталышлары якында, метрога җәяү 5 минут кына. Фатирда уртача ремонт, яшәр өчен кирәкле җиһазлар бар. Сораулар булса, языгыз. 89047632862
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
Архив
 
15.04.2026 Могҗиза

Уйламыйча сөйләмә: нинди сүзләрне әйтергә ярамый?

Телдән ялгыш ычкынган яисә уйнап кына әйткән сүзнең дә киң җиһанда яңгыраш табуы һәм яхшы-яман булып үзеңә кире әйләнеп кайтуы, киләчәкне программалаштыру көченә ия булуы хакында дөнья галимнәре, күптөрле тәҗрибәләр үткәреп инанган.

Әйткән сүзне юкка гына аткан укка тиңләмиләр. Димәк, кемгәдер тия, яралый, җәрәхәтли ул. Күңелне генә түгел, тәнне, әгъзаларны да! Чынында, ничек сөйлибез, шулай яшибез. Немец психотерапевты Носсрат Пезешкиан тән авыруларын китереп чыгара торган сүзләр булуын ачкан. Шуларны зарарсызландыру ысулларын эзли башлаган. Вакытлар үтү белән галим, тормышны җимергеч сәләткә ия булган сүзләрне һәркем диярлек көн саен әйтүен ачыклаган. Югыйсә чир-сырхауларны программалаштыра торган сүзләр алай ук күп тә түгел, әмма без алардан саклануга әһәмият итмибез икән. Шуңа күрә алар тәнгә үтеп керә, савыгырга ирек бирми. Галим андый сүзләргә органик–тереклек сөйләме дигән атама бирә.

Җимергеч сүзләрнең кайберләре:

сабыр канатларым сынды, сабыр итәлмәм инде; башым каткан; эчтән мине нидер кимерә; өзгәләнәм, эч поша.Башымны ашыйлар инде ; үзәк-бәгыремә үтте (кемдер, нидер).Бугазга пычак салалар; аркага пычак кададылар; күрәсем дә, ишетәсем дә килми берсен дә.Җанымны алалар; канны кайнаттылар; колак итемне ашыйлар;Туйдырдылар; гарык булдым, бер кабарлыгым калмады; дер калтырап торам... Җилкәгә менеп атландылар, күңелне кайтардылар; буалар; үтерәләр болар мине.Кычытмаган җирне кашый; бугазга басалар; тын алырга ирек бирмиләр.

Кайсы сүзләр һәм гыйбарәләр чиргә этәрә соң?

Менә кайберләре:

Косасы килә; бугаздан гарык; күңел кайтты – нерв авыруларына ишарә.

Өстә йөк булып тора; җилкәгә менеп атландылар – остеохондрозга;

Нидер буа, тормышны агулый; үз-үземә хуҗа түгел; үләселәр килә – онкологиягә.

Үз-үзеңне ашау, мыскыллы сүзләр әйтү, кемнедер күралмау – ашказаны җәрәхәтен китереп чыгара.Бөергә таш утыргандай, көч юк, үләрлек булып арыдым – урология авыруларына.

Йөрәк ярыла; йөрәккә кадалды; йөрәккә якын алу – инфарктка.

Кычытмаган җирне кашый; тиресе калын – тире авырулары, аллергиягә.

Баш ярыла; мием череде; баш чатный – мигрень, һава торышына бәйлелек.

Канымны эчәләр; канны сыгалар; кан тамырларына, үзәгемә үтте – кан авыруларына, аллергиягә.


Ләйсән КАСПРАНОВА
Өмет
№ --- | 15.04.2026
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы