|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
15.04.2026 Мәгариф
Татарстанда йөкле студент кызларга 44,9 миллион сум күләмендә акча биреләчәкРеспублика бюджетында быелга көндезге бүлектә укучы булачак әниләргә ярдәм итү өчен 44,9 миллион сум акча каралган. Бу хакта ТР Финанс министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте, дип яза «Татар-информ». Әни булырга әзерләнүче студентлар учетка басканда бер тапкыр бирелә торган 100 мең сум күләмендәге түләү ала алачак. Ел дәвамында бу ярдәм чарасыннан 449 кыз файдаланыр дип көтелә. Министрлыкта билгеләп үтелгәнчә, студентлык чоры еш кына финанс тотрыксызлык белән бәйле, ә бала көтү өстәмә авырлыклар тудыра. Түләү бала тууга әзерлек чыгымнарын өлешчә каплау һәм финанс кыенлыкларны киметү максатыннан бирелә.
--- |
Иң күп укылган
|