|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
14.04.2026 Шоу-бизнес
"Араларында мәхәббәт икән, диләр"Татарстанның атказанган артисты, мәдәният эшлеклесе, җырчы Артур Минһаҗевның профессиональ сәхнәдә иҗат итә башлаганына 30 ел. Шул уңайдан 30 мартта — туган көнендә “30 ел җыр ритмында” дип аталган концерты булып узды. — Артур, композитор Гүзәлия белән дуэтларыгыз тамашачыга зур яңалык булды, җылы кабул итәләр. “Гүзәлия белән Артур бергә икән”, — дип берләштереп тә куярга өлгерделәр сезне.
— Гүзәлия белән күптән танышлар без. Ул — бик көчле музыкант. Аңа нык рәхмәтлемен! Арабызда бернәрсә юк, без — дуслар. Бу — иҗадый эш процессы. Мәхәббәт турында, “сине сагындым” дип җырлап дуэтлар башкарабыз икән, әлбәттә, артист буларак, мин Гүзәлиягә карап җырлыйм. Сәхнә бит образга керүне дә сорый. Таныш түгел апалар яныбызга килеп: “Сез бер-берегезгә бик туры киләсез”, — дип әйтәләр. “Рәхмәт”, — дибез инде. “Икәү бергә яшисезме әллә?” — дип тә сораучылар бар. “Юк”, — дип матур итеп аңлатабыз.
Аллаһка шөкер, гаиләм бар, тигез, матур яшибез. Хатыным Луиза белән тормыш итә башлаганга 26 ел булды. Очрашуларыбыз белән 30 елга җыела. Институт елларыннан бергә без. ![]()
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|