поиск новостей
Көн мәзәге
  • Инструктор:
    – Беренче кагыйдә: урманда югалмас өчен үзегез белән кечкенә кыңгыраулар алыгыз. Икенче кагыйдә: аю тизәге күрсәгез, ул җирдән ераккарак китегез.
    – Абый, ә аның аюныкы икәнен ничек аңларга соң?
    – Аның янында кечкенә кыңгыраулар булыр.

     

Бүген кемнәр туган
  • 15 Май
  • Фәрит Йосыпов - галим
  • Гөлнара Исмаева - җырчы
  • Радик Фәизов (1931-2011) - язучы
  • Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская (1892-1974) - актриса
  • Мәгъсүм Хуҗин (1930-2008) - язучы
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • Июнь аеннан Казан шәһәре, Бондаренко ур., 28 адресы буенча 2 бүлмәле фатирда бер бүлмә сдаваться ителэ. Район тыныч, янәшәдә мәктәп, кибетләр һәм көндәлек тормыш өчен кирәкле барлык уңайлыклар бар. Транспорт йөреше бик уңайлы: автобус тукталышлары якында, метрога җәяү 5 минут кына. Фатирда уртача ремонт, яшәр өчен кирәкле җиһазлар бар. Сораулар булса, языгыз. 89047632862
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
Архив
 
14.04.2026 Авыл

Язгы ташуның яме китте, авыл елады...

Язгы ташу күңелдәге хатирәләрне уятты. Менә тагын шаулап-гөрләп яз килде! Кояшның алтынсу җылы нурлары бар җиһанны ямьгә төрде. Җылы, рәхәт, күңелләр мәтәлчек ата – алда җәй! Ә әлегә гөрләвекләр җырын тыңлап, җылы яклардан кайткан кошларга сөенеп саф һавада ләззәтләнәбез.

Һәр ел фасылы бит әле үзе белән истәлек-хатирәләр дә яңарта, аларның кайсылары күңелгә шифа бирә, кайберләре исә моңсу уйларга чумдыра. Авыл баласы буларак бу чорны без язгы ташу дип көтеп алырга гадәтләнгән. Балачакта әниләргә ияреп авылыбыз елгасының ярларыннан ташып, тирә-ягындагы бөтен чүп-чарны җыеп бозлар белән бергә агызып киткәнен күзәтер өчен әллә ничә көн инеш буена бара идек.

Кайвакыт боз өстендә учак янып килә иде, бусы искиткеч манзара инде. Югары оч малайларының шаяруы булгандырмы ул. Ә без аны бездән 10-12 чакрым ераклыклагы күрше Тигәнәле авылыннан яндырып җибәрәләр дип кабул итә идек. Мөгаен, әнием шушы авылдан килен булып төшкәнгәдер, мин аны Ерак әбиләр безгә учак ягып җибәрәләр дип, уйлый идем.

Ә ул суда ни генә акмый иде бит, бүрәнәләр тартып алганнарын да хәтерлим әле. Ә иң күңеллесе – суга ни дә булса агызып җибәрү. Су буена төшәр алдыннан әнидән нәрсә булса да сорыйбыз. Гадәттә, берсе югалып икенчесе ялгыз калган сыңар бияләй була иде. Шуны тотып су буена йөгерәсең. Шунда такмаклап: Чирем-чирем чирмешкә чирем китсен инешкә, дип бияләйне бар көчеңә селтәнеп, өелешеп аккан бозлар өстенә ыргытасың. Икенче-өченче көннәрне инде, көн дә бияләй булмый бит сиңа, һич югы җирдән йомычка табып, шуның агып киткәнен карап хозурланасың. Бу йола сыман иде безгә, аны бер елны да калдырырга ярамый кебек иде, чөнки, һичшиксез, синең чирләрең агып китәргә тиеш!

Әниләр эштән арып кайтсалар да, өйдәге мәшәкатьләрдән бераз арынырга диптер, һәр кич диярлек боз акканны карарга киләләр иде. Алар бергә җыелышып гәпләшәләр, без я куыш уйныйбыз, я булмаса, хәтерлим әле, җыр дәфтәрләрен алыша идек. “Иртәгә минем дәфтәргә истәлек, җыр язып кил, мин синекенә такмаклар язармын”, - дип бер-береңә тапшырасың. Шунысын да әйтим, ул дәфтәрләр, мәктәпне тәмамлаганчы алар әллә ничәгә җыела иде, миндә һаман саклана әле. Болары күңелле хатирәләр. 

Әмма язгы ташу җитә башлау белән, мин генә түгел, ә авылыбызда шул чорда яшәгән күпләр аянычлы бер фаҗигане искә төшерми калмыйдыр. Чулман елгасы кушылдыгы булган безнең Шонталы авылы инеше элек тирән һәм мул сулы булган диләр. Хак булса, анда элек суднолар, баржалар йөзгән дип тә сөйлиләр иде. Аннан ул тараеп калса да, язын югары яктан, аннан басулардан гөрләп төшкән кар сулары белән шактый җәелә иде.

Колхоз чорында барлык фермалар да аръякта, ягъни авылдан аерым булып, елганың икенче ягында урнашкан. Эшкә басмалар аркылы да, ә төп юл - агач күпер аша йөриләр иде. Билгеле, һәр елны диярлек язгы ташу күпернең бүрәнәләрен йолкып, агызып алып китә. Андый чакта бигрәк тә сыер савучылар, бозау караучылар аръякта кала иделәр. Анда агачтан Коммунизм ызбасы дип йөртелгән ике катлы бина бар иде (мәктәп янгач без бер ара шунда укып та йөрдек әле), терлекчеләр йорты санала иде ул, шунда кунып, ташу үтеп күпер рәтләнгәнче, берничә көн торалар иде. Кич белән инде алар елганың теге ягыннан, балалары, гаиләсе бу яктан кычкырышып, хәл-әхвәл белешә иделәр. Бусы үзе бер  искитмәле тамаша була иде. Бер елны безнең әни дә сыер савучы булып эшләгәндә аръякта калып, без дә кич саен “переговорга” йөгергән идек.  

... Ул елны да язгы ташу күперне алып киткән. Шулай да ничектер эләгеп калган бүрәнәдән сыер савучылар авыл ягына чыгарга уйлаган. Кемнәрдер чыккан, ә менә Мәңмүрә апа, кияүгә дә чыкмаган яшь кыз, аягы таеп, бүрнәдән суга егылып төшә, шаулап аккан бозлы елга исә аны бөтереп тә ала.  

Миңа 5-6 яшьләр генә булса да бик хәтерлим, өйдә сүз гел шул турыда. Дәү әни өйдән бик чыкмаганлыктан, әти белән әнидән гел шуны сорый: һаман эзлиләрме, багорлар белән чыкканнармы, тапмаганнармы... Ниһаять. икенчеме-өченчеме көнне әти кайтып хәбәр җиткерде – тапканнар, аръякка запаркага, ягъни терлекләргә азык әзерли торган җиргә алып кайтканнар, диде. Яр кырыена эләгеп калганмы, диде ул. Бөтен авыл хәсрәттә булды ул көннәрдә. Язгы ташуның яме китте, авыл елады. Без әле кечкенә булсак та йөрәккә шулкадәр уелып калды ул фаҗига. 

Язгы ташу әнә шулай күңелләрне кузгатып, айкап ала. Әмма шәһәр җирендә бик сизелми дә кала шул ул. Мәктәпне тәмамлап, Казанга килгән елларны кызлар белән берничә тапкыр Елга портына төштек. Язгы ташу карыйсыбыз килеп, бозлар акканны... Боз кузгалмаган да иде. Ә авылда бу вакытта ташу ярларгы чыккан чак. Авылга кайта алмыйбыз, чөнки ул вакытта Чулман елгасы аша Алексеевск, Чистай якларына күпер салынмаган иде әле. Менә шулай язгы ташу тора-бара күңелләрдә генә торып калды. Шулай да соңгы елларда без Нокса елгасына төшеп, әлеге дә баягы: Чирем-чирем чирмешкә чирем китсен инешкә, дип, йомычка кисәге агызгалый башладык әле...  

Надия Шәйхетдинова.
Казан.


автор
Шәһри Казан
№ --- | 14.04.2026
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы