поиск новостей
Көн мәзәге
  • Инструктор:
    – Беренче кагыйдә: урманда югалмас өчен үзегез белән кечкенә кыңгыраулар алыгыз. Икенче кагыйдә: аю тизәге күрсәгез, ул җирдән ераккарак китегез.
    – Абый, ә аның аюныкы икәнен ничек аңларга соң?
    – Аның янында кечкенә кыңгыраулар булыр.

     

Бүген кемнәр туган
  • 15 Май
  • Фәрит Йосыпов - галим
  • Гөлнара Исмаева - җырчы
  • Радик Фәизов (1931-2011) - язучы
  • Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская (1892-1974) - актриса
  • Мәгъсүм Хуҗин (1930-2008) - язучы
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • Июнь аеннан Казан шәһәре, Бондаренко ур., 28 адресы буенча 2 бүлмәле фатирда бер бүлмә сдаваться ителэ. Район тыныч, янәшәдә мәктәп, кибетләр һәм көндәлек тормыш өчен кирәкле барлык уңайлыклар бар. Транспорт йөреше бик уңайлы: автобус тукталышлары якында, метрога җәяү 5 минут кына. Фатирда уртача ремонт, яшәр өчен кирәкле җиһазлар бар. Сораулар булса, языгыз. 89047632862
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
Архив
 
14.04.2026 Интернет

Сереңне ачып салма: смартфонда нәрсәләрне сакларга ярамый?

Кайберәүләрнең смартфоны паспорты фотосурәтеннән алып домофоны кодына кадәр бөтен «сер»ен сыйдырган. Ә аны югалту яки урлату куркынычы да юк түгел.

Шулай була калса, барлык мәгълүматларыгыз мошенниклар кулына эләгергә мөмкин бит. Смартфонда нәрсәләрне сакларга ярамавын искәртеп үтәбез.

 

Документ. Паспорт сериясен һәм номерын, ИНН, СНИЛС, документларның фотосурәтләрен. Аферистлар боларны белгән хәлдә кредит алырга яки сезнең исемгә яңа телефон номерын теркәтергә мөмкин.

 

Шәхси фото. Фото-видеолардан алдау яки куркыту максатында файдаланулары бар. Шуңа күрә аларны флешкада яки «облако»да саклау дөрес булыр.

 

Пароль. Банклар кушымталары, социаль челтәрләргә керү парольләрен смартфонда саклау зур куркыныч белән яный. Аларны кәгазьгә язып саклаудан да яхшысы юк. Белеп торыгыз: мошенникларга исемне һәм туу датасын берләштергән парольләрнең очына чыгуның бернинди дә кыенлыгы юк. Шул рәвешле алар шәхси мәгълүматларыгызны гына белгән хәлдә дә сезнең исемгә кредит рәсмиләштереп куярга мөмкин.

 

Банкның СМС-хәбәрләре. Аферистлар хезмәт хакы күчерү һәм товар сатып алу турындагы СМС-хәбәрләрдән керемегез, башкасы турында бик күпне белергә мөмкин. Шуңа күрә банктан килгән хәбәрләрне әледән-әле чистартып, юкка чыгарып торыгыз.

 

Шәхси чатлар. Угры яки парольне «ватучы» иң элек шул шәхси язышуларны игътибар белән укып чыгачак. Документлы, парольле, шәхси мәгълүматлы хәбәрләрне кичекмәстән бетерегез.


---
Ватаным Татарстан
№ --- | 14.04.2026
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы