|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
09.04.2026 Мәдәният
Свердловск өлкәсендә «Гашыйклар тавы» фильмы күрсәтеләчәк (ФОТО)10-11 апрельдә Свердловск өлкәсендә Татарстан киносы көннәре узачак. Уралда бу чара 2019 елдан бирле үткәрелә. Бу көннәрдә әлеге төбәк тамашачылары зур экраннарда Татарстанда төшерелгән фильмнарны карый алачак. Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге консультанты Рифат Йосыпов сүзләренчә, проект туган якларның мәдәнияте белән элемтәне сакларга ярдәм итә. Халыклар бердәмлеге елында бу башлангыч өстәмә мәгънә дә ала: кино төрле милләт кешеләрен берләштерүче күпергә әверелә. Татарстан киносы көннәренең быелгы программасында «Гашыйклар тавы» фильмы күрсәтеләчәк. Фильм татар телендә күрсәтелә, русча субтитрлар булачак. Фильмның режиссеры Салават Юзеев, генераль продюсеры – Миләүшә Айтуганова. Татарстанның халык шагыйре һәм драматургы Илдар Юзеев әсәре нигезендә төшерелгән фильмны Екатеринбург, Буланаш, Югары Пышма, Первоуральск һәм Серов шәһәрләрендә күрсәтәчәкләр. Роуд-муви стилендә төшерелгән картинасын тамашачылар белән иҗади очрашуда режиссер Салават Юзеев үзе тәкъдим итәчәк. 10 апрельдә – Екатеринбург шәһәренең «Дом Кино»да күрсәтелә. Соңыннан Салават Юзеев белән иҗади очрашу планлаштырылган. 11 апрель – Серов шәһәренең «Родина» кинотеатрында. 11 апрель – Первоуральскның ИКЦ кинозалында. 11 апрель – Буланашның «Родина» кинотеатрында. 11 апрель – Югары Пышманың «Киноград» кинотеатрында. Күрсәтүләр Свердловск өлкәсенең Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә. Әлеге чара Рәсәйдә Халыклар бердәмлеге елы кысаларында уза.
--- |
Иң күп укылган
|