|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.11.2011 Медицина
Түләмәгез бәби өчен акча!Күршебез Чулпан белән икебез бер вакыттарак бәби таптык. Кыю хатын ул Чулпан: икеләнеп-нитеп тормады – табиб биргән юлламасы белән хатын-кыз консультациясеннән алган сертификатын кулына тотып барды да, беркем белән сөйләшмичә, икенче баласын бәбиләп тә кайтты. Ягъни, бушлай бәбиләде танышыбыз. Аның бу “кыланмышы” гадәттән тыш вакыйга кебек тоелды минем ишеләргә. Ничек инде ул бер табиб белән дә алдан сөйләшмичә, кесәсенә 10-15 меңеңне салып куймыйча бала табарга барып була ди, җүләр?! Минем дә баштан үткән вакыйгалар булгач, танышыбыз Чулпанның кыюлыгына сокландым. Чыннан да, бик дөрес эшләде бит ул! Ә мин алай булдыра алмадым, курыктым. Беренче балам белән йөкле вакытта, бәби тапкан дус кызларымның киңәшен истә тотып, бала табу йортларындагы “тамаша”ны ишетеп, акчаны алдан ук әзерли тордым. Ирем дә каршы килмәде. Ул-бу була калса дип, ышанычлы табиб эзләп таптык. Ул безне берәр атна алдан бала тудыру йортына кертеп яткырды. Үзем табам дип барган идем, кызганычка, “кесарево” ясарга туры килде. 2008 ел иде бу. Кызыбыз өчен 9 мең сум акча, шәфкать туташларына өч торт, баланы киендереп-төреп биргән өчен 300 сумны чыгарып салып, тагын килербез дип, бик бәхетле генә чыгып киттек.
Икенче балабызны – улымны бәбиләр алдыннан саранлык баса башлады бит мине. Гаилә, тормыш, тавык-чебеш дигәндәй... Бераз акыл да керде бугай. Акчаны куярга урын юкмы әллә безнең? Ул кызыл төстәге сертификат дигәннәрен ни өчен алып барабыз роддомга? Барыбер икенчесе дә “кесарево” операциясе белән бәбилисе иде миңа. Юллама белән барам да керәм роддомга, имеш. Тик вакыт якынайган саен күңелне шик кимерә башлады. Ул-бу була калса, карарлармы, ярдәм итәрләрме?
Ирем икеле-микеле сөйләшә торган кеше түгел, бу юлы да акча түләп бәбиләрсең диде. Имеш, ышанычлырак булыр. Бер табиб белән сөйләшеп, үзебезнең өйдән ерак түгел бала тудыру йортына кереп яттым. Табибыбыз бәяне алдан әйтмәде, “соңыннан” диде. Күршем Чулпан да юлламасы белән шунда ук ятты.
Аллага шөкер, икебез дә исән-имин бала таптык. Инде акчаны күпме бирергә дип сүз салгач, табибым: “Дәвалау – 12 мең сум, анестезия – 1500 сум!” – дип тормасынмы! Соң иде шул инде. Әгәр алдан сөйләшеп куймаган булсак, миңа операцияне ясамыйча баламны эчемдә калдырырлар, ясаган очракта да анестезия кулланмаслар идемени соң! Чулпан белән икебез дә кеше ашаган ризыкны ашадык, кеше йөргән бәдрәфкә йөрдек, бер үк душ кабинасына бүтәннәр белән беррәтттән чират тордык. Бөтен кешегә дә шул бер мөнәсәбәт, бер үк палаталар иде югыйсә. Аерма шул гына: күршем бала тудыру йортыннан кызын төреп бирүче шәфкать туташына – 500 сумын, ә мин “особый” мөнәсәбәт өчен 13500 сум акчамны калдырып чыктык. Терсәк якын да, тешләп булмый...
“Кем гаепле?” дигән риторик сорау монда да урынлы булыр. Акча “кысучы” табиблармы? Дөресен генә әйткәндә, гаепне табибларга гына аударып калдырырга ярамый. Без – пациентлар, аларны кырыкмаса кырык кеше аркылы эзләп табып, кулларына акчаны үзебез тоттырабыз. Бәбиләргә генә булышсыннар! Үзгә мөнәсәбәт кирәк дип, узындырып бетердек табибларны. Югыйсә, акча түләп кую да синең исән калу-калмавыңа бернинди гарантия бирми бит. Барысы да Ходай кулында (дөрес, табиб бик кешелекле булып, һәрьяклап ярдәм күрсәтеп, нарасыеңны исән-имин кулыңа тоттыра икән, рәхмәт йөзеннән, көчеңнән килгән сумманы биреп калдыруның бернинди гаебе юк). Беребез дә автобус шоферына, исән-имин алып барып җиткерегез дип, өстәмә акча түләмибез бит. Алар бары тик тиешле эшләрен генә башкаралар һәм шуның өчен хезмәт хакы алалар. Табиблар белән дә шулай ук тиештер ләбаса!
Әлбәттә, һәр кеше үз акчасына үзе хуҗа, һәркенең үз акылы үзе белән. Ләкин мин бүген, башымнан үткәннәрне искә төшереп, йөкле хатын-кызларга артык акчаларын чыгарып салмаска киңәш итәм. Медицина хезмәткәрләре барлык пациентлар өчен дә бер дәрәҗәдә җавап тота. Ә безгә бары тик шәфкать туташларының кешелеклелегенә һәм табибларның җаваплылыгына ышанасы кала.
Алсу ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|