|
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
08.04.2026 Криминал
Уфада студентны урлаганнарПрокуратура судка кеше урлау, янап куркытып алу һәм талау турындагы җинаять эшен юллаган. Күзәтчелек ведомствосы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә,2025 елның ноябрендә ике гаепләнүче матди файда алу өчен элек таныш булмаган кешене урларга карар кылган. Алар «Лада Приора» да Уфа көллиятләренең берсенә килгән. Очраклы студентка психологик басым ясый башлаган һәм, янап, машинага утырткан. Пычак күрсәтеп, ир-атлар аңардан акча бирергә таләп иткән. Алга таба алар зыян күрүченең телефонын тартып алган һәм мобиль кушымта аша үзләре теләгәнчә кулланган 20 мең сум акча күчергәннәр. Җинаять эше Уфаның Киров район судына җибәрелгән.
Лиана Ханмурзина |
Иң күп укылган
|