|
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
07.04.2026 Шоу-бизнес
Данир Сабиров танышы ясаган сыерчык оясын 10 мең сумга сатаАвылыңа сыерчыклар килсен дисәң, башта сыерчык ояларын яса, дигән танылган драматург Туфан Миңнуллин. Күпләр йорт тирәсенә сыерчык ояларын элеп куярга ашыга. Кемдер үзе ясый, икенче берәүләр сатып ала. Игъланнар сайтында бәяләр төрле. Уртача — 600-1000 сум. Җырчы Данир Сабиров танышы ясаган ояны 10 мең сумга сатабыз дип тә куйган иде социаль челтәрдә. Марат ГАЛИМОВ, Актаныш:
— Һөнәрем буенча төзүче, күп еллар заказга сыерчык оялары ясыйм. Былтыр 80 сыерчык оясы ясаган идем, быел 50 гә якын булды. Ояларны борысны хәтерләткән калын вагонкадан ясыйм. Кайбер кеше, ояның тишеге каршындагы басманы кирәк түгел, ди. Ул — сыерчыкның басып, җәеп очкан канатын җыяр урыны. Шуңа басып, ул балаларын ашата.
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|