|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.11.2011 Мәдәният
Бүген Филүс Каһировның туган көне!Башкортостан Республикасының Бүздәк районы Килем авылында туып үскән Филүс Каһиров бүген үзенең туган көнен билгеләп үтә. Аңа – 25 яшь! Нибары 25 яшь! Ә бит Филүс Каһиров бүгенге көндә - республикабызның, халкыбызның иң мәртәбәле җырчыларының берсе. Халкыбызның зыялы, затлы җырчысы. Аны хаклы рәвештә Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичевларның лаеклы дәвамчысы дип атыйлар. Филүс – Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленең гран-при иясе. Узган ел “Гәлсәр сандугач” фестивалендә “Башкортостанның ел җырчысы” дигән исемегә лаек булды. Быел исә Ф.Каһировка Татарстан дәүләтенең югары бүләге – М. Җәлил исемендәге Республика премиясе тапшырылды.
Ф.Каһиров Казан дәүләт консерваториясен тәмамлады, хәзер исә шунда ук аспирантурада укуын дәвам итә.
25 яшьлек Филүс Каһиров быел Казан тамашачысына 5-нче концерт программасын тәкьдим итәчәк. Концерт 22 декабрьдә республикабызның иң затлы залларының берсе булган – М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында үтәчәк.
Без Филүсне ихлас күңелдән туган көне белән котлыйбыз! Исәнлек -саулык, озын гомер, яңа иҗат унышлары сиңа, Филүс!
Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды. |
Иң күп укылган
|